news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дүртөйле районында балалар утырган мәктәп автобусы авариягә очраган

Биредә «Лада Ларгус» һәм «ПАЗ» мәктәп автобусы бәрелешә.

news_top
Дүртөйле районында балалар утырган мәктәп автобусы авариягә очраган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

18 февральдә Башкортстанның Дүртөйле районында балалар утырга мәктәп автобусы авариягә очраган. ЮХИДИ белешмәсе буенча, юл һәлакәте Дүртөйле-Нефтекама юлында Гөблөкөсөк авылы янында була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Биредә «Лада Ларгус» һәм «ПАЗ» мәктәп автобусы бәрелешә. Ике транспортта да механик җимерекләр бар. Бәхеткә, кешеләр исән-сау.

Автобус салонында биш бала булган, аларны авария урыныннан ата-аналары алып киткән.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар