Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт яшьлек сабый әнисен эзләргә дип өйдән качып чыгып киткән

Өйдәге өлкәннәр сабыйның җиңелчә генә киенеп чыгып киткәнен күрми калган.

news_top_970_100
Дүрт яшьлек сабый әнисен эзләргә дип өйдән качып чыгып киткән

Мәскәү өлкәсендәге Солнечногорск шәһәрендә дүрт яшьлек кыз бала туганнарыннан качып, өйдән чыгып киткән. Ул эшкә киткән әнисен эзләргә дип шоссе буйлап юлга чыккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Юл буйлап баручы кызчыкны узып баручылар күреп ала. Алар полициягә хәбәр итәләр. Хокук саклаучылар бу урынга бик тиз килеп җитә һәм сабыйны әнисе янына илтеп бирәләр.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, кыз өстенә бер кат кофта гына кигән. Полиция аны Пятницкий шоссесының 43нче километрында АЗС янында таба. Алар дүрт яшьлек сәяхәтчене машинага утырталар, кәнфит бирәләр һәм сораштыралар. Автоинспекторлар янында җылынгач, кыз тынычлана. Ул үзенә дүрт яшь булуын сөйли, исемен дә әйтеп бирә. Сабый анасының кайда эшләгәнен дә аңлата ала. 

Шуннан соң тиз арада кызның әнисен табалар.

Баланың анасы сүзләренчә, ул иртән эшкә китә, кызын туганнары белән калдыра. Сабый алардан бик тиз туя һәм әнисен эзләргә чыгып китә. Шулай итеп кыз шоссега кадәр барып җитә. Хәзер Солнечногорск шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек хатынга балигъ булмаган баласын тиешенчә карамаган өчен штраф түләтүләре ихтимал. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100