news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дүрт яшьлек сабый әбисенең мәете белән берничә көн яшәгән

Бала әбисе белән икәү генә яши торган булган.

news_top
Дүрт яшьлек сабый әбисенең мәете белән берничә көн яшәгән

Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә фатирда әбисе белән дүрт яшьлек малай яшәгән. Бу хатын баланың бердәнбер опекуны булган. Әби үлгәч, бала берничә көн мәет белән бер йортта яшәгән. Бу турыда Arigus.tv каналына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Хокук саклау органнары мәгълүматы буенча, бала йөри торган бакча хезмәткәрләре чаң суга башлый. Алар опека органнарына мөрәҗәгать итә. Баланың ни сәбәпле бакчага йөрмәвен ачыклыйлар.

Соңрак әбинең үлүен белеп алалар. Мәет яткан фатирда сабый берничә көн бер үзе генә яши. Хәзер малайны дәвалыйлар һәм тәрбиялиләр. Аның сәламәтлеге стабиль дип бәяләнә.

Кайсыбер мәгълүматлар буенча, баланы башка туганнары опека алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар