Дүрт яшьлек малай кешеләрне янгыннан коткарган
Ишегалдында велосипедта йөргән бала ялкын телләрен күреп алган.
Уфадагы бәхетле очрак турында "Башкортстан хәбәрләре" язды.
Бала шәхси йортлар янында уйнап йөргәндә янгын чыкканны күреп алган. Ул тиз арада барып, әтисенә әйткән. Әтисе исә янгын сүндерүчеләр чакырган. Шулай итеп фаҗига булмый калган, диелгән әлеге хәбәрдә.
Нәни Алешага коткаручылар китаплар бүләк иткән.