Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт тапкыр дөнья чемпионы Александра Солдатова үз-үзенә кул салган

Табиблар 21 яшьлек спортчының хәлен канәгатьләнерлек дип бәялиләр.

news_top_970_100
Дүрт тапкыр дөнья чемпионы Александра Солдатова үз-үзенә кул салган
pixabay.com/ru

5 февраль көнне Башкортстанның Стәрлетамак кызы, нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы Александра Солдатова Склифосовский фәнни-тикшеренү институтына, суицид омтылышы белән бәйле рәвештә, тән җәрәхәтләре яса килеп эләккән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Билегеле булганча, кызны якыннары вакытында табып ала һәм кичекмәстән аны медицина учреждениесенә илтеп бирәләр. Әлегә аның янына килүчеләрне кертмиләр. Табиблар әйтүенчә, аның хәле канәгатьләнерлек, тән температурасы да нормада. Тик кызда артык авырлык булдырудан куркып килеп чыккан ашказаны чире «булимия» булуы да ачыкланган. Авыру тән өянәге рәвешендә һәм үлчәүне һәрдаим тикшереп торып артык борчылу тудыру рәвешендә барлыкка килә, бу исә кешене чиктән тыш чаралар күрүгә китерә.

Медиклар килгән вакытта Солдатова агрессив — ярсыган хәлдә була. «Мин бу гамәлемне ахмаклык белән эшләдем. Шуннан соң ук куркып калдым һәм хастаханәгә киттем», — дип сөйләде гимнастка.

Әлеге фаҗигага нәрсә этәргеч булганы әлегә ачык түгел. Шәхси тренере гимнастка белән бар да яхшы дип ышандырган.

Дөрес, соңгы вакытта Сашаның сәламәтлек белән бәйле проблемалары килеп чыга. Нәфис гимнастика буенча узган дөнья чемпионатына Солдатова үтә алмаган. Нәфис гимнастика буенча чемпионка сентябрьдә Бакуда узган дөнья чемпионаты алдыннан Россия җыелма командасына эләкмәгән. Чөнки аның алдыннан кыз белән гадәттән тыш хәл килеп чыга. 2019 елның сентябрь башында Португалиядәге Чакыру Кубогының финал этабында программаны үтәү вакытында аңын югалткан. Кыз үзе дә чыгыш вакытында күз аллары караңгылануын, хәле бик начарлануын һәм аңын югалтып егылуын әйткән. Ә берничә көн элек гимнасткалар арасындагы иң чибәр кызны Гран-приның Мәскәү этабына кертмәгәннәр.

«Аның ДНК дәрәҗәсендә билгеле бер кыенлыклары барлыкка килде. Алар олыгаю процессында үзләрен сиздерә башлады. Хәзер без аның белән эшлибез, дәвалыйбыз. Тик әлегә ул тулысы белән терелеп бетмәде. Саша сәламәтлегенә бәйле проблемалар аркасында дөнья чемпионатыннан төшеп калды», — дип белдерә Ирина Винер-Усманова Россия Олимпия комитеты сайтындагы хәбәрдә. Нәкъ менә аның белән булган әлеге хәләте спортсмен кызда рухи төшенкелек китереп чыгаргандыр да инде. Шул сәбәпле ул иң соңгы чиккә дә җиткән.

21 яшьлек Александра Солдатова — дүрт тапкыр дөнья чемпионы. Моннан тыш, аның исәбендә дөнья беренчелекләренең өч көмеш һәм бер бронза медале бар, ә Европа чемпионатларында ул өч тапкыр алтын медаль яулаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100