Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дәрт тә, дәрман да бар әле»: Данир Сабировның кызы белән биюен ошатканнар

Пародияләр остасы кызы белән биегән видео куйган.

news_top_970_100
«Дәрт тә, дәрман да бар әле»: Данир Сабировның кызы белән биюен ошатканнар
Салават Камалетдинов

Пародияләр остасы Данир Сабиров кызы Мәрьям белән биегән видео куйган. Видео янына: «Есть еще порох в пороховницах и ягоды в ягодицах. Әйдәгез, бергәләп шушы әйтемне тәрҗемә итик әле. Татарча ничек була?» — дип язган.

Инстачылар кызык тәрҗемәләр тәкъдим иткән: «Бар әле дары дары савытында һәм җиләкләр утраксаларда», «Дәрт тә, дәрман да бар әле», «Артта чәчәк, алда гөл», «Арт ягы кычыткан Әстерханга барган ди. Җиләк җыя-җыя китеп баралар».

Данир Сабировның виртуаль дуслары биюне бик ошаткан. Карап туймаслык видеоның дәвамын көтүләре турында язганнар.

«Молодец, Данир! Сокланып карыйм үзегезгә, балаларыгызга. Бәхетле булыгыз»;

«Яшь әти булу яхшы»;

«Атасына да, баласына да килешә. Күз тимәсен»;

«Әтисе кызы»;

«Шәп»;

«Булдырасыз, сокланам»;

«Супер әти»;

«Текә»;

«Алмагач алмасыннан ерак төшми. Артист булыр»;

«Кызым, молодец». Текә биисең, чын артист» кебек комментарийлар калдырганнар.

Мәрьямнең уңышлары әнисе Миләүшәнең тырышлыгы нәтиҗәсе булуын да искәрткән берсе.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100