Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт мең еллык тарихы булган Аркаим шәһәрчегендә ике торак янып беткән

Дүрт мең еллык тарихы булган Аркаим шәһәрчегендә ике торак янып беткән

news_top_970_100
Дүрт мең еллык тарихы булган Аркаим шәһәрчегендә ике торак янып беткән
Чиләбе өлкәсендә урнашкан "Аркаим" тарихи музеенда 1 сентябрьгә каршы төндә янгын чыккан. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Чиләбе өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

31 августта 23.49 сәгатьтә янгын турында котаручыларга хәбәр иткәннәр. Бердинский районының Аркаим бистәсендә урнашкан тарихи объектта янгынны бер сәгать чамасы вакыт эчендә сүндергәннәр. Биредә реконструкцияләнгән ике тарихи йорт янып беткән.

Чиләбе өлкәсенең мәдәният министры Алексей Бетехтин сүзләренчә, музейга ут төрткән булулары ихтимал. "Төнлә "Аркаим" музей-тыюлыгында янгын булды. Таш гасырын сурәтләгән ике торак янып бетте. Бу - ут төртү нәтиҗәсе булуы ихтимал. Урында тикшерүчеләр эшли", - дип язган Бетехтин инстаграмдагы сәхифәсендә. 
 
 
 
  • "Аркаим" - ачык һавадагы музей комплексы, анда реконструкцияләр дә, витриналар һәм археология табылдыклары куелган музей да бар. Дүрт мең ел элек биредә бронза гасыр тораклары була. 1991 елда бу урын тыюлык дип игълан ителә. Россиядә мистик туризм объектлары унлыгына керә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100