Дүрт кызны машина таптаган мизгел видеога эләккән

14 сентябрьдә иртәнге якта Рязань шәһәренең Ирек урамында бер машина дүрт кызны бәрдереп киткән. Бу авария мизгеле төшерелгән кадрлар "Новости Рязани ВКонтакте" төркемендә чыкты.
Кадрлардан күренгәнчә, җәяүлеләр чыга торган урынга җитәрәк, машина бераз тормозлый, ләкин шуннан соң ул тизлеген арттыра һәм җәяүле кызларга таба китә. Шулай иттереп бу автомобиль дүрт кызны бәрдерә.

Җәяүлеләр чыга торган урынга таба килгән машинаны күргән кызлар юл уртасында туктап кала. Алар автомобильне уздырмакчы була. Ләкин машина кызлар ягына таба борыла һәм аларны таптый.
Бу машина белән идарә итүче кеше парковкада торган "Шкода"ны урап узмакчы булган һәм маневр килеп чыкмагандыр, дип фаразлана әлеге хәбәрдә.

Кызларны таптаган Hyundai Accent автомобиле белән 24 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Имгәнгән кызларның өчесенә 19 яшь, берсенә 18 яшь. Аларны хастаханәгә озатканнар
Хәзер тикшерү эшләр бара, дип хәбәр итте Рязань басмасы.