Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт кешене үтергән аварияне китереп чыгарган йөртүчене эзлиләр

Юл һәлакәте китереп чыгарган караңгы төстәге (зәңгәр йә кара) "ВАЗ-2115" машинасын йөртүчене полиция эзли.

news_top_970_100
Дүрт кешене үтергән аварияне китереп чыгарган йөртүчене эзлиләр
Воронеж өлкәсендә билгесез машина йөртүче аркасында коточкыч авария килеп чыгып, дүрт кеше һәлак булган. Тагын ике кеше имгәнгән. Бу турыда Воронеж хәбәрләре сөйләде.

Гаепле машина йөк машинасын узган, шул рәвешле ул каршы яктан килүче транспортка комачау тудырган. 41 яшьлек хатын-кыз утырган "ВАЗ-2111" машинасы 45 яшьлек ир-ат утырган "ВАЗ-2115" машинасына бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә "унбишлене" йөртүче ир-ат, аның 43 яшьлек хатыны, "унберле" машинасын йөртүче хатын һәм аның 67 яшьлек әнисе һәлак булган. 

"Унбишле" машинасында һәлак булган ир белән хатынның 22 яшьлек малае, "унберле" машинасындагы 57 яшьлек пассажир хатын имгәнеп, хастаханәгә эләккән.

Воронеж өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Воронеж-Луганск" трассасында ике "ВАЗ" машинасы бәрелешкән. Бу юл һәлакәте узып баручы караңгы төстәге (зәңгәр йә кара) "ВАЗ-2115" машинасы аркасында килеп чыккан диелгән әлеге хәбәрдә. Гаепле машинаның номерлары да, хуҗасы да әлегә билгеле түгел. Аны полиция ачыклый.

Хокук саклау органнары авария китереп чыгарган  машина йөртүчене күргән кешеләргә мөрәҗәгать итте. 4 июльдә 10.20 сәгать тирәсендә "Воронеж-Луганск" юлы буенча барганда Кошарное бистәсе янында килеп чыккан юл һәлакәтен видеорегистраторга төшереп алучылардан түбәндәге телефоннарга шалтырату сорала: 8-980-340-56-22, 8-(473)-945-65-12, 8(473)-945-32-81. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100