Дүрт кеше һәлак булган коточкыч аварияне регистратор төшереп алган

1 ноябрьдә кичке якта Самара өлкәсенең Волжский районында коточкыч авария була. Бу мизгелләрне шаһитларның видеорегистраторы төшереп ала. "Вести" каналы шул кадрларны күрсәтте.
Toyota Land Cruiser Prado машинасы узарга чыга һәм каршы як полосага күчә. Шунда ул "Лада Гранта" автомобиле белән кара-каршы бәрелешә.
"Лада" юл кырыена таба китәргә тырышып карый, тик Land Cruiser да шул якка күчә. Шулай итеп бәрелешү килеп чыга.
Төбәк полициясе хәбәр иткәнчә, фаҗигадә дүрт кеше һәлак була. Land Cruiser йөртүчесе, "Лада" салонындагы өч кеше урында үлә. Авариядә 13 яшьлек кыз бала гына исән кала. Хәзер ул авыр хәлдә хастаханәдә ята.