Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт көн рәттән температура рекорды куйган Казан кайчан суыныр?

Соңгы дүрт көндә Казанда майның беренче яртысында югары температура рекорды куелды. Тропик эссегә бик тиздән салкын һава киләчәк. Һава тырышының анамалияләре сәбәпләре хакында "Татар-информ" агентлыгы мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан федераль университеты экспертлары бәян итте.

news_top_970_100
Дүрт көн рәттән температура рекорды куйган Казан кайчан суыныр?
Температураның яңа рекордлары

Бер атна диярлек Казанда климатик җәй хөкем сөрә. Климатның глобаль җылынуы үзен сиздерә. Яздан җәйгә күчеш чоры елдан-ел кыскара бара. Май һәм сентябрь айларының уртача көнлек температураны карасак, климатның җылынуы күренә. Ел саен температура, алдагы елның шул вакытындагы күрсәткечләргә караганда, югарырак үрмәли.

"Быелның 11 маенда метеокүзәтүләр тарихында Казанда температура рекорды куелды. 1875 елдан алып эсселек 32 градуска җитте. Моңа кадәр иң югары температура 2004 елның 11 маенда билгеләнгән булган һәм 26,5 градус тәшкил иткән. Быелның 12 маенда КФУ метеостанциясендә 33,9 градус эссе күрсәткән. Моңа кадәр 1974 елның 12 мае иң кызу дип исәпләнгән - 27,9 градус. Шул рәвешле, якшәмбе көнне температура алдагы рекордны да 6 градуска узып китте", - диде КФУ Метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.


Әңгәмәдәшебез китергән мәгълүматлар буенча, 13 май көнне Казанда өченче көн рәттән алдагы елларның температура рекорды яңартылган. Дүшәмбе көндез КФУ метеостанциясендәге термометр 32,5 градуска күтәрелгән. Моңа кадәр 2014 елның 13 мае иң эссе саналган. Анда 29,6 градус эссе булган. 14 майда РФ Гидрометеорология үзәге фаразларынча, температура 31 градус тәшкил иткән. Иң эссе булган 14 май 2014 елда исәпләнә һәм ул чакта һава температурасы 31 градуска җиткән булган. 15 май көнне Казанда һава 29 градуска кадәр җылыныр дип фаразланган иде.

"Әгәр дә бу шулай була калса, метеокүзәтүлр буенча соңгы 144 елда чәршәмбе бишенче көн рекорд эссе булачак. 144 ел күзәтүләр эчендә 1975 елның 15 мае иң җылысы дип исәпләнә. Температура көндез 29,3 градуска кадәр күтәрелгән булган", - диде Мәдинә Шәрипова.

Май климатик норманы күпмегә узып китте?

РФ Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, май аенда төнлә температура 8 градус, көндез исә 18,9 градус тәшкил итә. Айлык уртача явым-төшем 37 мм, яңгырлар яуган көннәр якынча 6 була.

"Хәзер без циклонның җылы секторында. Бездә тропик һава. 33 градус май ае өчен эссе һава. Бу көннәрдә уртача температура 14 градус тәшкил итә", - ди КФУ профессоры, география фәннәре докторы, метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.


Салкыннар кайчан килер?

РФ Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 16 майдан алып эсселек кими башлый. Тропик җылылкка Арктикадан салкыннар киләчәк. Пәнҗешәмбе Казанда көндез 21 градус, җомга 18 градус, шимбә 16 градус, якшәмбе 17 градус, киләсе дүшәмбедә 16 градус булуы көтелә.
"Аномаль җылылыкка Татарстан башкаласына бу атнада салкыннар киләчәк. Җил төньяк-көнбатыштан булачак. Шәһәрдә яңгырлар явуы көтелә", - дип бәян итте Юрий Переведенцев.

Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, салкынайту булмаячак та, температура климатик нормага гына якынаячак. Бу 17 майда булыр дип көтелә. Алда язылганча, Казанда уртача һава температурасы 14 градус тәшкил итәргә тиеш.

"Һава торышы үзгәрәчәк, чөнки безнең якка көньяктан зур булмаган циклон килә. Синоптик процесслар үзгәреш кичерә һәм алар безнең территориягә салкын арктик һава китерәчәк. Бу исә температураның климатик нормага якынаюына, соңгы көннәрдә нормадан да түбән булуга китерәчәк. РФ Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 22 майга кадәр уртача һава температурасы 15 градус тәшкил итәчәк", - диде КФУ белгече.

КФУ профессоры сүзләренчә, Татарстан башкаласында салкыннар бер атнага тоткарланачак. Һава шартлары үзгәреп, явым-төшемнәр,, болытлы көннәр көтелә. Яңгырлар җәйге, кыска вакытлы гына булачак.


Татарстан Гидрометеорология үзәге ни фаразлый?

Татарстанда һава торышы 15 майда үзгәрә башлаячак. Атмосфера фронтлары республикага яшенле яңгырлар алып киләчәк. Боз явуы, көчле җил булуы ихтимал, дип фаразлый Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге.

15 майда җилнең тизлеге 17-22 м/с, ә пәнҗешәмбе, 16 сы көнне 24 м/с кадәр көчәюе көтелә. Шул ук вакытта температура төшәчәк. 15 май көнне көндез һава 26-31 градуска кадәр, 16 сы 21-26 градуска кадәр җылыначак.

Фаразлар буенча, 17 май көнне һава температурасы +12-+17 градуска кадәр төшәчәк, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Шимбә, 18 майда салкынайту дәвам итәчәк. Төнлә термометрлар 2 градуска кадәр түбәнәйсә, көндез һава 9-14 градуска кадәр җылынуы көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100