«Дүрт Батыр» фэнтези романыннан бер өзек (Ильяс Хәбибуллин)
Бердәмлек тауны күчерә…
Корылтай нәтиҗәсе нинди булыр?
Еракта, Көнчыгыш Азиядә, бердәм хан астында күптән түгел оешкан Тумут дигән илдә Икенче Бөтентумуткүләм Корылтай уза. Күк йөзе кап-кара, һавада ниндидер зәхәр тамакны буар ис. Калкулыкта урнашкан түгәрәк аланда, очлы башлы олы чатыр эчендә, ханның күп кенә яраннары, багатурлар, өлкән нойоннар һәм төрле ыруг башлыклары җыелган. Чатырның тышында ата шаман һәм икенче баскыч аксөякләр катламы, сәкеләрдә утырып, Корылтайның нәтиҗәләрен һәм ханның соңгы сүзен көтәләр. Чатырда озын өстәлләрнең иң түрендә Быргыз хан үзе утырган. Җыелганнарның һәммәсенең дә күзләре озынча кыска, йөзләре саргылт төсмерле, карашлары үтә дә кырыс. Боларның арасында, атлар өере эчендә дөя аерылып торган шикелле, бер ниндидер сәер җан иясе утыра. Бу затның кыяфәте генә дә йөрәкләргә шом салырлык. Өстәл артыннан күренгән олы гәүдәсе, торып басса, алты терсәктән артык буе. Сиңа караса, йөзләре, киң табак кебек, чүкеп ясалган калканга ошаган. Күзләре бәләкәй, әмма тумутлыларныкы шикелле кысык. Яньчек борыны, кара чәчләре, зур колаклары. Моның колак яфраклары шундый олы ки, хәтта үзенең гәүдәсен капларга җитәдер, валлаhи. Аның йөз-чалымнары күбрәк тумутлыларныкын хәтерләтсә дә, ә үзе кеше токымыннан булса да, ул барыбер алардан, әйткәнебезчә, дөя атлардан аерылып торган кебек, аерыла иде. Үзе аз сүзле, сөйләшми, бары тик карап, тыңлап кына утыра. Шундый да шөкәтсез кыяфәтле зат булса да булыр икән. Кечкенә малай моны төнлә күрсә, куркуыннан үләр, ә йөкле хатынның игътибарына бу чалынса, ихтыярсыз рәвештә баласын төшерер иде. Кайларда җан асраучы аңлаешсыз зат микән соң бу? Мондый вәкилле халык дөньяда билгелемени? Ул Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ токымыннан, диделәр.
Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ халкының начар эшләрен тарих белә инде. Ышанычлы чыганаклар шуны сөйли, Искәндәр Зөлкарнәйн гаскәре белән Көнчыгышка таба яу хәрәкәтендә, бер урынга килеп туктагач, мондагы җирле халыкларның күз яшьле моң-зарына юлыга. Бу халыклар гадәти булмаган үз телләрендә генә сөйләшәләр, шунлыктан тәрҗемәчеләрне кулланырга туры килә. Халыклар Зөлкарнәйнга Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрнең вакыт-вакыт тау мәгарәсеннән чыгып, ничек аларның авылларын талап, яндырып, золым таратып, кеше җаннарына кул сузып йөрүләренә зарланалар һәм аннан ярдәм сорыйлар. Зөлкарнәйн бу бозыклыкны туктатырга була. Халыклар аңа Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр яшәгән, өслеге тереклексез һәм шома олы тауны, һәм тауга алып керүче, ике кыя арасында урнашкан, тарлавыкны күрсәтәләр. Зөлкарнәйн бу тарлавыкны биек дивар белән каплап куерга карар кыла. Җирле халыкның һәм җеннәрнең ярдәме белән утын һәм тимер өрлекләр катыштырып өйдерә. Шул рәвешле ике кыяны да тигезләгәч, эшчеләргә учак ягырга әмер итә. Олы учак кабына һәм аның эсселегендә тимер корылма эри башлый. Моннан соң эрегән бакыр алып килеп, шушы корылманың өстенә агызалар һәм бербөтен биек дивар хасил була. Әйтәләр, бу дивар ярымтүгәрәк рәвештә булып, нигезе 30 терсәкне, киңлеге 200 терсәкне, биеклеге 50 терсәкне, калынлыгы 15 терсәкне тәшкил итә. Тышкы күренештән ул буй-буй булып күренә. Тимер плитәләр бакыр белән капланганын ачык күзәтергә була, ди. Шулай итеп явыз Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр шушы олы дивар аркылы чыга алмас, хәтта диварга зыян да сала алмас була. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ халкы әле бик озак дәверләр Зөлкарнәйн дивары артында бикләнеп торыр, диләр. Ләкин алар тауны әкренләп казый, имеш. Һәм Кыямәт көне алдыннан бөтенесе җир өстенә чыгачаклар, ди.
Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр яшәгән тауның кайда икәнлеге моңарчы билгеле түгел иде. Әмма анда барып чыгып, элегрәк аны күргән кешеләр булгалады. Әлеге тауның бер өлешен диңгез-сулык әйләндереп алган дип сөйлиләр. Шул сулык аша бу халыкка hәр көнне ризык өчен балыклар килә һәм алар шуларны тотып алып тукланалар икән. Гомумән, ЯдҗүҗМәдҗүҗләр ике халыктан торалар. Берләре, аңлашылганча, ядҗүҗ, икенчеләре мәдҗүҗ. Ядҗүҗләре мәдҗүҗләреннән бер-ике терсәккә озынрак, имеш. Бер Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ гаиләсеннән меңләп үзләре шикелле бала туа ала дип тә әйтүчеләр бар. Алай булса, алар бик күп булырга тиеш.
Искәндәр Зөлкарнәйнның үзе турында сөйләп китик. Зөлкарнәйнның мәгънәсе «ике мөгезле» дип тәрҗемә ителә. Кемнәрдер әйтә, ике мөгезле дип кояшның ике тарафы күздә тотыла, ягъни Көнчыгыш һәм Көнбатыш, чөнки Зөлкарнәйн Көнчыгышны да, Көнбатышны да яулый. Кемнәрдер ике мөгезле дип аның Рум һәм Фарсы иле белән идарә иткәнен әйтәләр. Зөлкарнәйнның очлымында (очлым — шлем) ике мөгез булган диючеләр дә бар. Пәйгамбәрме ул яки изге бер кешеме, монсы төгәл билгеле түгел, ләкин аны искиткеч гаскәр башлыгы һәм кодрәтле җитәкче итеп сөйлиләр. Ул гаскәрендәге hәр сугышчының исемен белгән дип әйтәләр. Зөлкарнәйнның икенче мөхтәрәм кушаматы «Аламир» булган. Аламир, ягъни «гадел хаким».
Вакытлар узган. Диңгез сулары кимегән. Кыя-таулар җимерелгән. Шул таудагы Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрнең бер өлеше иреккә чыккан. Чыгу белән якын-тирәдәге авыл һәм төбәкләрне талап, җимереп юкка чыгарганнар, ә тыныч халкын таптап үтергәннәр. Ләкин тумутлылар бу көчне вакытында күреп алып, үзләре ягына аударып, оста файдаланганнар.
Быргыз хан Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрдә нинди көч-кодрәт барлыгын күреп, аларны үзенең гаять зур максатларында кулланырга уйлаган. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ халкы гыйлем иясе түгел, шунлыктан тумутлылар «без сезнең туганнарыгыз» дип игълан итеп, «Бөек берләшмә» төзегәннәр. Без сезгә талар өчен яхшы җирләр күрсәтербез дип вәгъдә биргәннәр. Быргыз хан бу берләшмәгә ирешү өчен бик күп вакытын сарыф итте. Ышандыру өчен аларга бер өлеш тоткыннарын да бүләк итеп бирде. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр кулында бу мескен тоткыннарның язмышлары билгесез, әмма тиешле нәтиҗәгә ирешелде. Алга таба басып алу хәрәкәтләрен бергә яки янәшә алып барырга сөйләштеләр.
Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр кеше яшәгән торак урыннарны иң явызларча рәвештә җимереп чыгарга сәләтле. Моңа өстәмә, алда торган дошман дала халыкларының мондый куркыныч илбасарларны күргәннәре юк әлегә, бер күрүдә үк куркып качачаклар. Шунлыктан аларны сугышка беренче булып җибәрү кулай. Менә нинди максат белән утыра икән Корылтайда әлеге Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ халкы вәкиле. Бу инде ата Ядҗүҗ-Мәдҗүҗнең үзе булса кирәк. Чатыр тышында, икенче баскыч аксөякләр янында, тагын бер дистәләп үзе шикеллеләр утырган. Аксөякләр болардан шөбһәләнеп читкә тайпылганнар.
Корылтай чатыры эчендә куе әңгәмә бара. Быргыз хан боларны, горур карап, тыңлап утыра. Моның кыяфәте дошманда да хөрмәт уятырлык. Горур карашы, җитди фикерләве, төз гәүдәсе, тыңларга мәҗбүр итүче сөйләме чын әйдәүче икәнлегендә һичнинди шик калдырмый. Быргыз хан исеме «чиксез далаларның падишаһы» дигән мәгънәгә ия. Дөрестән дә, ул тумут далаларын берләштергән олы хан булды. Аның үзен «Бөек хан» дип игълан итүенә инде берничә ел узган. Бу арада инде аның тарафыннан Цзинь империясе юк ителгән, Төньяк Кытай яулап алынган. Урта Азиягә һөҗүм бара. Ләкин Быргыз ханның һәм тумутлыларның нәфесләре туймый. Алар басып алу хәрәкәтләрен киң колачларда Көнбатышка таба юнәлдерергә уйлыйлар. Корылтайның төп максаты шуның хакта.
— Урта Азия белән мәсьәләне тиз арада хәл итәрбез, Кушлук җиңелде, Харәзм патшалыгы да безнең көчләр тәэсирендә озак аякта тора алмас, егылыр, — диде, кырыс карашын ташлап, Быргыз хан. — Хәзер алдагы хәрәкәтне, Көнчыгыш Ауропага бәреп керүне уйларга кирәк. Минем фикерне беләсез, басып алу сугышларын озакка сузырга ярамый, дошман айныганчы яки каршылыкка әзерләнеп өлгергәнче, аларны башларына сугып, гаскәриләрен үтереп, халкын буйсындырып бару хәерле.
— Йә, Бөек хан! — дип сүзен башлады Кулкан нойон. — Көнчыгыш Ауропа кыпчак далалары, Идел Болгары һәм урыс кенәзлекләре белән башланып китә. Кыпчак далаларында хәрбиләр таралганнар, аларны тиз тар-мар итәрбез. Урыс кенәзләренең башы үз-ара ызгыш-талаштан чыкмый, тырышлык куллансак, аларны да басып алырга, Кияү каласын кулга төшерергә булыр. Әмма менә Болгар иленең төйнәлгән йодрык кебек бердәм чагы. Өстәвенә аларның саклану корылмалары Көнчыгыш Ауропада иң алдынгылардан санала. Шуларны ничек тә җиңсәк, Көнчыгыш Ауропага безгә юл ачык.
— Мондый очракта, беренче дала халыкларын тар-мар итәргә, аннан соң, төп көчләрне туплап, Болгарга сугырга кирәк, — диде Джэбэ багатур.
Кулкан нойон килешү белдергәндәй башын селкеде. Аның элегрәк Болгарда булганы бар иде. Быргыз ханның якын көрәштәшенә әйләнгәнче, дөнья гизеп күп йөрде ул. Хәзер шул тәҗрибәсе тумутлыларга файда китерә.
— «Хөрмәтле» Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрне, ниһаять, менә без кайда куллана алабыз, — диеп, сүзен дәвам итте Джэбэ. — Алар тиз хәрәкәт итә, таулардан яхшы төшәләр. Аларны алдан җибәрергә тәкъдим итәм. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләргә инде хәзер үк ул җирләрдә күзәтчелек алып барырга була. Мөмкинлекләре белән яшерен зыян да салып йөрсеннәр. Бу эшләр үзләренә дә күңелсез булмас. Аннан соң ике гаскәр янәшә Көнбатышка чыгарбыз.
Шушы сүзләрдән соң Корылтайдагы әңгәмә икенче төсмер алды. Тәкъдимнәр һәм сораулар алышынуы бертигезрәк барды. Кайбер урыннарда җиңелчә бәхәс чаткылары да кабынып китте. Ләкин кабынган уңайга сүнә бардылар. Җыелганнарны бигрәк тә багатурларның җаваплары кызыксындырды. Багатурлар — ягъни үзләрен аеруча булдыклы итеп күрсәткән өлкән гаскәр башлыклары була. Сугыш эше багатурлар эше ул. Аларда тәҗрибә. Тумут илендә кануннар бик кырыс, монда булдыксыз гаскәр башлыгын аеруча сөймиләр. Гомум кануннар буенча, сугыш вакытында булдыксыз гаскәр башлыгына үлем җәзасы тиеш диеп язылган. Әңгәмәдә икътисад белгече дәүләтнең азык-төлеге, матди кирәк-яраклары сугыш өчен җитәрме, шуны кайгыртты. Нойоннар күбрәк тыңлап утырдылар.
Кинәт Быргыз хан торып басты. Бөтен чатыр тын булды.
Ул әйтте:
— «Фәрманым шундый: Көнчыгыш Ауропага хәрби хәрәкәтне башларга, беренче кыпчак халыкларын, икенче болгар халыкларын, өченче урыс кенәзлекләрен һәм Кияү каласын (Киев) басып алырга! Иң авыр һөҗүм Болгарга төшсен. Каршылык күрсәткәннәрне юк итәргә! Горур башларның нәселләре дә калмасын! Сезнең белән Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ гаскәрләрен дә җибәрәм. Аларның көчен куркыту һәм җимерү максатында кулланыгыз! Көнчыгыш Ауропага хәрәкәт эшен Субедей багатурга йөклим! Аңа ярдәмгә Джэбэ һәм Тугачар багатурларны һәм Кулканны җибәрәм».
Субедей багатур Корылтай тәмам булып урамга чыккач, аңа каршына ата шаман очрады.
— Болгар ханлыгының хәрби гаскәриләре генә түгел, ә безгә билгеле булмаган тылсымлы көчләре дә бар, мәсәлән, урманнарында җан итүче шүрәлеләре, — дип кисәтергә тырышты ул багатурны. — Мин сихерем аша аларның карурманындагы явыз Албастысын уяттым. Ул шүрәлеләргә һәм, гомумән, болгарлыларга зур зыяннар салып торыр, — диде.
Субедей бер юлчабарын үз эше буенча кайдадыр йөгертте дә, үзе атына атланып чатырлар тирәсеннән юл буенча кызу-кызу китеп барды.
Авылдан калага
Катнаш яфраклы урман һәм киң болын чигендә тырыш халыклы бер авыл яшәп ята иде. Урманында йомырка кадәрле бал кортлары, ә болынында җәелгән ике уч кадәрле күбәләкләр очып йөрер булды. Болынындагы мул печәне белән көтү сыерлары туена иде, ә урманында нинди генә җанвар, кош-кортлар, бөҗәкләр яшәмәде. Болыны яшел дәрьяны хәтерләтте. Урманы исә үзенә күрә бер серле дөньяны тәкъдир итте. Авылның тирә-юньдәге табигатен җәннәт белән чагыштырырлык. Урман ягыннан авылны калкулыклар әйләндереп алган, һәм шулар астыннан дистәләгән чишмә бәреп чыга. Әлеге чишмәләр, ага-ага, бергә бәрелеп кушылалар да, авыл башында инеш елгасын хасил итеп, йортлар, бакчалар, урамнар аша болынга Көнчыгышка таба агып китәләр. Авылны чыккан җирендә инеш тал-камышка күмелгән. Ә шушы тал-камышлыктан читтә, инешнең сул ягында, кеше утырткан олы җиләк-җимеш бакчасы җәелеп ята. Бу бакчада җиләк-җимеш төрләренең саны йөздән артып китәдер. Кура җиләге, карлыган һәм караҗимеш куакларыннан башлап төрле төсле алмагач, кызыл чия һәм армут агачларына барып җитәсең. Бу бакчага еш кына кызылтүшләр килеп сайрап утырырга яраталар. Әлеге җиләк-җимешлек элек яшәгән бакчачы бабайның халыкка карата юмарт васыяте, шунлыктан ул шәхси милек түгел, ә халыкныкы булды.
Кичке кояш нурларын чәчеп сибеп тора иде. Болынлыкта көтү сыерлары кайту вакытлары җитүне көтеп бакканнар. Алар, үзләре белән авыл арасында баскан ябык көтүчегә шактый гына ачулары килеп, «ник җибәрмисең, күзле бүкән» дигән сымак карап торалар да, ара-тирә каты итеп мөгриләр. Үгез дә тик тормый, ары-бире йөри дә, ахыр чиктә гаҗәпсенеп мәтәлчек атып куя. Инеш ярында балчыклы комлыкта меңгә якын малай-шалай су коенып ята. Балачакның мәшәкатьсез вакыты булгач, җәйге һава астында хәятнең гүзәллеген тоеп рәхәтләнәләр. Бер-берсен ярдан этеп төртешәләр, сикерәләр, су чәчрәтешәләр, суга батырышалар да көлешәләр. Безнең малайлар су коенган арада, әллә ни уйламый, шул ерак булмаган җиләк-җимеш бакчасына да барып киләләр. Әйе-е, су коенгач тамак ача ул…
Сез инде малайлар саныннан аңлаганча, бу авыл бик зур булып, яшәгән халкы да бик ишле иде. Төп көнкүреш шөгыльләре бакчачылык, терлекчелек һәм йомырка кадәрле бал кортлары асрау булды. Бөтен болгар милләтенә хас булган төзелешне ярату, сораусыз ки, боларга да хас иде. Авылның сары агачлы дәү-дәү йортлары, каралты-куралары төзек, рәт-рәт булып утыралар. Һәр урамда биек ике, өч, хәтта дүрт катлы, шурфәле (шурфә — балкон) дистәләгән корылмаларны очратырга була. Бу авылда син ташландык йортларны күрмәссең, чөнки һәр хуҗалыкта да биналарга ихтыяҗ бар. Йортларның күп булуына карамастан, авылның урамнары киң, иркен, ә инеш аркылы узган урамнарга күп кенә басма-күперләр салынган. Һәр урамны, һәр юлны, хәтта һәр сукмакны да икенче як белән күптөрле басмалар һәм төрле киңлектәге күперләр тоташтыра.
Авылның тимер кыр капкасы аша һәрдаим кеше йөреп тора иде.
Иртәгә Сабантуй бәйрәме. Авылның һәр кешесендә алдан ук сизелгән хозурлык һәм бәйрәмчә күтәренке кәеф. Бу көннәрдә иң-иң көлемсез чырайлы абыйлар да елмаерга тырыша. Сабантуй буласы алан болын дәрьясы куенында урнашкан. Бу аланны инде күптән бәйрәмчә кыяфәткә керткәннәр. Өч сәхнә, урындыклар, колгаларга эленгән бизәкләр, чатырлар һәммәсе дә үз урынында.
Кинәт, авылда гармун тавышы ертып яңгырады. Бәйрәмгә яулык һәм йомырка җыерга чыктылар, ахрысы, шундук безнең малайлар, дәррәү килеп, кузгалдылар һәм авыл урамнарын тутырып, шул тавыш ягына таба чабып киттеләр.
Боларның тавышына Аудан батыр да сискәнеп уянды. Артык олы да булмаган йорты артында бакча бисәдкәсендә ятып тора иде ул. Аның аудан кайтканына әле күп вакыт та үтмәгән. Бүгенге уңышы — ике куян да бер төлке. Бүген ауда вакытта яныннан аю узып киткән иде батырның. Аю белән бәрелешкә дә әзерләнгән булды ул, ләкин аю тату нияттә булып, үз юлы белән тыныч кына куаклык арасына кереп юкка чыкты. Аюдан түгел, бу урманнарда кабан дуңгызыннан уяу булырга кирәк дип өйрәтә иде Ауданның бабасы. Бездә кабаннар бик усал. Хәзерге ханның ерак бабасы Габдулла ханны, яраннары белән ауда вакытта, бер алып гәүдәле кабан чөеп үтергән дип сөйлиләр. Шуннан соң ханлыкның сәясәте үзгәргән, ди. Ләкин ничек кенә булмасын, артык борчылырга сәбәп юк, кабаннар күп кеше яшәгән торак урыннарга килергә куркалар, ә Аудан күңеле белән андый һөҗүмнәргә һәрвакыт әзер.
Аудан бисәдкәдә ятып тора иде дә, уйлары еракларга китте. Яшермичә генә әйткәндә, уйлары хан кызында иде аның. Ул бер ай элек Болгар каласында хан сарае яныннан узып барганда күреп алды әлеге кызны. Аның ачык төстәге пөхтә киеме, төз гәүдәсе, олы коңгырт-кара күзләре һәм алмадай тулы нурлы йөзләре егет күңелен үтә дә җәлеп иттеләр, ә кызның, Ауданга карап, энҗе тешләрен күрсәтеп, самими көлүе, бичарабызның йөрәген тәмам гашыйк итте. Бу күренеш озак бармады, хан кызы тыйнак кына йөгереп, гөлбакча эченә кереп тә югалды.
— Әһ-һ, күптәннән болай җүләрләнеп йөргән юк иде!.. — диде Аудан үз-үзенә һәм торып басты. Ваклы адымнары белән бисәдкәдән чыкты да, ауда ирешелгән уңышка карап:
— Бу өчесенең дә тиресе тун тегәргә, куяннарның итен ашарга, ә төлке итен эткә, — дип уйлап куйды, аннан йортына кереп китте.
Иртәгесе көнне иртүк торды Аудан. Ләкин авыл халкының инде күптәннән хәрәкәттә икәнен сизде. Нишләп хәрәкәттә булмаска әле, Сабантуй иртәсе бит бүген! Кешеләр бәйрәмгә әзерләнә. Тәрәз аркылы урамда бала-чагалар йөргәне күренә. Димәк, яулык җыю тәмамланган, ә балаларның күчтәнәч җыеп йөрүе дәвам итә. Батыр атын һәм кош-кортларын карады да, аннан соң матур киемнәрен киеп куйды.
«Даң-доң, даң-доң, даң-доң!..» — капка шакыйлар…
Кинәт капканың теге ягыннан кечкенә бала тавышы ишетелде:
— Хуҗала-а-а-а-р?!
Аудан капканы ачты һәм капка төбендә кара чәчле бер малайны күрде.
— Син күчтәнәчең артыннан килдеңме, дустым? — дип сорады ул.
Малай кулындагы чүлмәген сузып:
— Әйе, абый! — диеп җавап бирде.
— Хәзер, — диде дә, тиз генә йортына кереп китте Аудан. Күп тә үтми куенына бер савыт буялган йомырка, бер олы кулъяулык, әфлисун төсле кызгылт-сары төлке бүреге һәм бер дәү рогатка тотып чыкты. — Менә, энекәш! Бу рогатканы сак кына тиешле урынга куллан, ә бүрекне үскәч киярсең, — диеп аркасыннан сөеп, малайны озатып җибәрде.
Аучы кулыннан ясалган махсус рогатка иде ул. Монда шулай малайларны яшьтән үк корал тоттырып, яугир (сугышчы гаскәри) итеп үстерәләр. Малайга әниләре «Һәр өйгә кергән саен рәхмәт әйтеп чык!» дип әйтеп җибәргән булсалар да, бу шатлыгыннан ул, рәхмәт әйтергә дә онытып, чыгып китте, чөнки аңа моңарчы кулъяулык белән йомыркадан башка мондый шәп күчтәнәчләр биргәннәре юк иде.
Кояш инде кыздыра башлаган. Аудан әкрен генә Сабантуйга чыкты. Бүген авылда гомумкүләм күтәренке кәеф. Батырның да күңеле бәйрәмчә шат булды.
— Сәлам, бабай! Сәлам, апалар! Сәлам, егетләр! — дип, як-якка сәламнәр яудырып барды. Каршыга очраган елмаюлы көләч йөзләр аның да авызын һаман елмаерга мәҗбүр иттеләр.
— Сәлам, Аудан баты-ы-р! — дигән җаваплар ишетелә торды.
Сабантуй аланы, әйткәнебезчә, бик киң. Аудан килүгә, басу тигезлегендә ярыш атлары чаптырып китте. Әһә, һәр атның иярдә утыручы хуҗасы җиңү ниятләгән. Инде еллар буе тәрбияләнгән атлар сызык буйлап сыздыра гына. Әйтерсең, тоякларыннан болытлар чыга. Чапкыннарның артыннан олы тузан өеме күтәрелеп кала. Ауданның бер биш ел инде атта чабышмаганына. Аңа кадәр әлегедәй бәйрәм уеннарында бик тере катнаша иде ул.
Аудан мәйданның эченәрәк үтте. Монда сатучы сәүдәгәрләр, карасаң, ярминкә оештырып куйганнар. Тегендә уеннар кызганнан-кыза бара. Бер җирдә малайлар капчык киеп чабалар, әнә берсенең капчык тишегеннән башы гына күренеп тора. Икенче җирдә яшь кызлар, булачак киленнәр, көянтә чиләкләр күтәреп, йөгерәләр. Барган уңайга берсе гөрселдәп китеп тә егылды, өстенә ике чиләктән дә су чәчрәде, киемнәре мам-ма юеш булды. Ә тамашачылар шушы хәлләрдән хихихи кычкырып көләргә тотындылар. Мәйдан үзәгендә бала-чагалар, яшь егетләр дәррәү киләләр. Умарта күче ботакны сырып алган сыман, оештыручы абыйны түгәрәкләп әйләндереп алганнар. Кычытканлык өстендә ике каты яшь яугир капчык көрәштерә. Икесенең дә күзләре очкынланып акайган, бер-берсенә төрле яклап шап та шап, эченә саламлы ком тутырылган капчык белән, бәрәләр дә сугалар. Берсенең дә җиңеләсе килми. Ләкин, кинәт, берсе икенчесенә селтәнеп сугам дигәндә, тегесе, бәләкәйрәк буйлысы, иелеп калды. Сугучының селтәнүе бушка китте, чүт үзе егылып төшә язмады. Шуны гына көткән икенче көндәше тагын да көчлерәк селтәнү белән беренчесенә орды, теге мескен очып барып кычытканлыкка төште. Җиңүче ике кулын өскә күтәрде. Моннан соң халыкның игътибары биек колгага юнәлде. Авылыбызның атаклы колгачысы биек колгага менә. Биеклекне үзенең дусты итүче колгачы егет, иң өске очка менеп җиткәчтен, Көньякка чик сакчысы сыман карап:
— Болгар каласын күрәм, Болгар каласын күрәм! — дип кычкырды.
— Чынлап күрәсеңме?! — дип сорады халык.
— Чынлап күрәм, Болгар каласын күрәм! — диеп кабатлады колгачы. Әлбәттә, Болгар каласы мондый арадан гына күренмәсә дә, бу күренеш елдан-ел кабатлана торган гореф-гадәт иде. Моннан соң колгачы егет колга очында төрле хәрәкәтләр ясый башлады. Халык бу тамашаны күреп аh итте.
Мәйдан үзәге кайнап торды. Төп сәхнәдә авылның әйдаманы котлау сүзләрен әйтә. Инешлеккә якын сәхнәдә «Болгар кызы» дигән матурлык һәм уңганлык бәйгесе бара. Биредә бу авылның асыл кызлары әлеге мөхтәрәм исемгә лаек булыр өчен үзләрен чибәрлектә, тырышлыкта һәм зирәклектә сыныйлар. Өченче сәхнәдә, кечерәгендә, авылның бер моңлы сандугачы матур мәгънәле җыр суза. Батыр бик күп дус-кардәшләре белән күрешеп сөйләшергә өлгерде. Моннан соң әйдаман янына барып, хәлләрен сорашып килде. Авылның әйдаманы өлкәнрәк кеше, ул үзе дә Ауданны бик ихтирам итә. Аудан авыл эшләре буенча әйдаманга да бик еш булышкалап тора. Гомумән, Аудан батыр ярдәм һәм терәк сорап килүче кешеләрне беркайчан да кире борып җибәрми, мөмкин кадәр яхшылыгын күрсәтә.
Аудан батыр үзе баhадир гәүдәле, киң һәм нык җилкәле, урта буйлы, калын беләкле һәм калын аяклы, зур йодрыклы, гади булмаган бер яугир иде. Яшьтән үк хезмәт күреп эшләп үскән, бала чагыннан ук атасы белән ауда йөргән, урманда күп кенә хәвефле хәлләр аша үткән, һәрдаим хәрәкәттә булучы егет булып тәрбияләнде. Малай чакта ук көрәштә аның көндәше булмады. Үзеннән ике мәртәбә авыр көрәшчене бөкләп салганын да, берьюлы ун усал малайны җиңгәнен дә халык яхшы күз алдында тота әле. Ләкин батыр хәзер алай уйнап йөрми, чөнки ул ханда хәрби хезмәттә. Хизәрлеләрне берничә урында тар-мар иткәч, аңа шулай «батыр» дәрәҗәсен бирделәр. Хан да, өлкән сәрдар (гаскәр башлыгы) да яхшы беләләр үзен. Аудан батырны иң хәлиткеч сугыш учакларына җибәрә торган булдылар. Туган иленә тугрылыгы һәм ышанычлы җилкәсе өчен барча яугирләр дә аңа хөрмәт күзе белән карадылар.
Гомумән, Болгар илендә барлыгы дүрт батыр бар дип сөйлиләр. Аудан, Боян, Газзал һәм Нарат атлылар, диләр. Аудан белән беррәттән дүртесе дә Идел Болгарының иминлек сакчылары, ди. Дүртесе дә илгә күп каһарманлыклар күрсәткәннәр, диләр. Бик ихтимал, ләкин калган өчесенең безнең якларда күренгәннәре юк.
— Аһ-һ, мин җиңелмәс батыр, мин бөгелмәс батыр, мине быел беркем дә, беркем дә җиңә алмас, а-а-а-а!.. — дигән каты ир тавышы яңгырады мәйдан уртасыннан. Бу келәмдә ары-бире йөрүче быелгы көрәш батыры иде. Аның бер унлап үзе шикелле көрәшчене чистага атуын халык инде күптән күзәтте. Ирешелгән уңыш кайвакыт акылны томалый ди бит, хисләре ташып чыккан көрәшче ир:
— Ауданны, Ауданны монда! — дип ярсыды.
Бөтен алан тын булды. Халык арасында бераз киеренкелек барлыкка килде. Барча игътибар хәзер Ауданга юнәлде. Аудан бу вакыт тимерче абзый белән сөйләшеп тора иде. Батыр мәйдан уртасына карашын ташлады һәм ашыкмыйча гына келәмгә таба атлады. Әйткәнебезчә, аның уеннарда катнашырга нияте юк иде дә, әмма мондый күперенке (мактанулы, масаюлы) чакыруга чыкмый булдыра алмады.
— Хәзер без синең батырлыгыңны тикшерәбез! — дип кычкырды көрәшче ир. Аудан үзен тыныч тотты.
Сабантуйда һәртөрле уеннар туктатылды. Унарлаган мең күз келәмгә текәлде. Куллар билгә тотынышты, аяклар аерым үрә торып бастылар. Аяк табаннары җиргә батып керделәр. Кинәт, хөкемдарның сызгыруына, ике көрәшченең берсе, йолкып алынып, өскә күтәрелде һәм һавада асылынып калгандай булды, аннары өч кат тугланды, өч кат әйләнде дә һаваны ярып аркасы белән гөрселдәп җиргә төште. Өстә калганы Аудан батыр булды, аста күзләре йолдызланып ухылдап ятучы теге көрәшче ир иде.
— Горурлыгы сынды бугай! — диделәр, киеренкелектән бушаган кешеләр, — Аудан батыр афәри-и-и-и-н! Аудан! Аудан! — диеп дан кычкырдылар.
Аудан батыр торып басты да:
— Төп батыр булып ул калсын, мин көрәштә катнашучы түгел, минем вазыйфа башка, ә ул көрәшче һәм бу җиңүләренә үзе иреште! — диде дә, мәйдан үзәгеннән чыгып китте.
Халык арасыннан чыгуга, Аудан батырны атка атланган бер юлчабар (хәбәрче, гонец) каршы алды.
— Афәрин, афәрин! Сине болай әле һаман көрәшеп йөрисеңдер диеп уйламаган идем. Халыкка тамаша кыласың. Сүз дә юк, афәрин! — дип кул чапты юлчабар, елмаеп.
Бу юлчабар сәрдарның гаскәрендәге бер яугир булса кирәк. Киемнәре гади кешенеке булса, үзен яугирләрчә тота. Авызы җырык, әмма каш асларында ниндидер әйтәсе хәбәре күренә.
— Бәйрәм белән! Нинди йомыш илә килдең, яугир? — диеп сүз катты Аудан.
Юлчабар җитдиләнеп:
— Сине хан калага чакыра, Аудан, бик мөһим бер мәсьәлә булса кирәк, — диде.
— Мондый тыныч вакытта нинди мәсьәлә икән? — дип тулырак белешмәкче булды Аудан.
— Ансы миңа билгеле түгел, минем эш әйтү, синең эш бару, батыр, — диде дә юлчабар, аты белән борылып, китеп тә барды.
Бу төнне йоклый алмады батыр күңеле. Бер яктан калага баргач хан кызы белән күрешү мөмкинлеге туачак, шуңа йөрәге ашкынды, икенче яктан хан нинди эш буенча җыя микән, шул сорауга җавап борчыды аны. Бу сорау буенча күңелендә ниндидер шом да бар иде. Ятагында озак вакыт изаланып чыкса да, иртә җитәм дигәндә генә йокыга китте. Төшендә күргән нәрсәләре бик гаҗәеп булды… Иң әүвәл күктәге куе кара болытлар, зәхәр җил тәэсирендә, Көнчыгыштан Болгар каласына таба киттеләр. Моннан соң ул, кинәт, сары чәчәкле көнбагыш басуында басып тора, имеш, ә аның каршысында бер ара ераклыкта хан кызы баскан. Энҗе тешләрен елмайтып, мөлдерәмә күңелгә хуш карашы белән «монда кил!» дигән шикелле ишарә ясый. Ауданның башы әйләнде. Шушы мизгелдән йокысыннан да уянды.
Таң ата. Әтәч кычкыра:
—“Кикри-күүүүк, киккри-күүүүүк!..»
Уяна җиһан, уяна Болгар Йорты… Иртәнге саф җиләс һава борыннарны иркәли. Шәфәкъ яктысы җәннәти бер күк йөзе ясап куйган. Иртәнең чык тамчысы урам чирәмнәрен юешләгән. Авылның мал-туары ашарга сорый. Әйтергә кирәк, бу якларда Сабантуй бәйрәме гадәттә өч көн уза. Халык сабан эшләреннән соң өч-дүрт көн рәхәтләнеп ял итә, бәйрәм тантана кыла. Шунлыктан бәйрәми хәрәкәт hаман да дәвам итә иде әле.
Аудан батыр атын сәфәргә әзерләде. Үзе белән хәрби коралларын эләктерде. Ашлык капчыгына көбәләрен (кольчуга) салды, биленә пулат кылычын элде, ияренә ук-җәясен бәйләп куйды һәм сул кулына атасыннан калган сөңгесен тотты. Юлда ашап алырга кара арыш ипиен алды һәм аны кәгазьгә төреп көбәләр өстенә салды. Шул рәвешле җыенды да, атына атланып юлга чыгып китте.
— Хуш китәсең, шөhрәтле батыр! — дип саубуллашу сүзләрен әйттеләр, Сабантуй аланына җыелып торган кешеләр. — Безнең иминлекне кайгыртып йөрүче яугиргә Аллаһ үзе юлдашчы булсын, туган якларыңа исән-сау әйләнеп кайта күр, — диеп хушлашып калдылар.
Аудан батыр юлын дәвам итте.
Болгар дөньясы
Катнаш урманнар, үзәнлекләр (долина) һәм калкулыклар аша бер җайдак (атлы сугышчы) атлады. Ияре өстендә пәһлеван гәүдәле ир утырган һәм башын аска иеп бара. Җиһан тыныч, күк йөзе зәп-зәңгәр. Аты әкрен генә атлаган уңайга, безнең Аудан батыр, башын югары күтәреп, тирә-якка күз атты. Аның алдында киң офык ачылды.
И, серле һәм матур да инде бу болгар табигате!.. Ел фасылларын гына алсаң да, алар һәрвакыт гүзәл бер тәртип белән алышынып торалар. Хәзер җәй башы, ул эссе һәм яшел, җәйдән соң моңсу көз килә, көздән соң ап-ак кыш килә, кыштан соң хәятле һәм мәхәббәтле яз килә. Һәр ел фасылы да үзенчә күркәм, һәрберсе дә кирәк. Мондагы яшел диңгезне хәтерләткән болыннар, ятактагы йобырганны хәтерләткән калкулыклар, гаскәриләрне хәтерләткән урманнар үзенә күрә бер әкияти ямьле дөнья. Монда урманнарның да төрлесе була: катнашы, ылыслысы, куесы, борынгысы, шомлысы, карурманы һәм башкасы.
Гомумән, Болгар ханлыгы Урта Идел, Түбән Идел, Чулман алды һәм Чулман арты җирлегендә урнашкан. Идел Болгарының Көнчыгыш чиге Урал тауларына кадәр барып җитә, ә Көнбатыш чиге Янкала вилаяте белән тәмамланып, Урыс дәүләте белән чиктәшлек ясап, Сура елгасына барып тоташа. Төньяк чиге Чулман елгасының уң як яры буйлап үтә, һәм Көньяк чиге Идел елгасының Сәмара Борылышы дигән җирендә туктала. Биредә Җигүле таулары урнашкан. Күргәнегезчә, бик киң һәм олы бу Идел Болгары.
Болгар ханлыгы аркылы турыга-кыекка дүрт зур елга агып үтә: Идел, Чулман, Нокрәт һәм Чиремшән сулары. Әлеге җирлектә дүрт данлыклы тау урнашкан: Чатыр-Тау, ЕланТау, Сурәҗ-Тау һәм өлешчә Урал таулары. Шулай ук, гадәттә, җирле халыкка, сәяхәтчеләргә һәм эзтабар-юлчабарларга гына билгеле булган Балкан-Тау, Хинуба, Рыштау һәм, алда әйтелгән, Җигүле таулары. Тубылгытау дигән таучыкта шул ук исемдәш шәһәрчек урнашкан.
Урманнардан әлеге җирлектә иң мәшһүре Басан урманнары. Бу урманнар карурман булып санала һәм инде бик борынгы булып чутланыла. Шомлы булганы өчен анда керүчеләр дә бик сирәк. Юлчабарлар да урап уза үзен. Шомлылыгы анда яшәүче шүрәлеләр белән бәйле. Әйе, Басан карурманында шүрәлеләр яши. Яши генә түгел, анда аларның кышлагы. Хан алардан дошманлык күрмәсә дә, якын мөнәсәбәтләр була алмавын аңлап һәм аларның котсызлыгын күздә тотып, шүрәлеләрне кешеләрдән ерак итеп урнаштыруы белән ике дөньяны да аерды. Шуннан бирле шүрәле заты кеше күзенә күренмәскә тырыша, ә кешеләр Басан карурманына зур сәбәпсез керми.
Идел Болгары шәһәрләргә, калаларга бик бай. Ханлыкның башкаласы мәшһүр Болгар шәһәре. Икенче зур шәһәр Биләр, аннары Сувар, Ашлы, Кашан, Янкала, Казан, Җүкәтау, Кирмәнчек, Илбуга һәм Саксин дигән олы шәһәрләр. Ханның хакимият йорты Болгарда урнашкан, әмма ул кайвакыт аны Биләргә күчерә. Бу бигрәк тә Көнбатыштан илбасар дошманнар янаган очракта эшләнелә.
Ханлыкның башында Ибраһим хан. Аның тулы исеме Ибраһим бине Мөхәммәд бине Габдулла бине Микаил бине Җәгъфар бине Шилки. Җәгъвар бине Шилки Алмыш хан була. Ягъни хәзерге Ибраһим ханның ерак бабасы Алмыш хан булган, ул аның нәселеннән. Ханлык вилаятьләрдән (вилаять — әмирлек) тора. Һәр вилаятьнең башкаласы санап киткән шәһәрләргә туры килә. Вилаятьләрдә әмирләр җитәкчелек итә. Алар турыдан-туры ханга буйсына.
Халыклардан Идел Болгарында төп халык болгарлар. Алар куенына кергән халыклар булып суварлар, барсиллар, элбирлар, буртаслар, арьяннар, башкортлар һәм мәдҗәрләр тора. Көнбатышта урыслар яши. Көньяк-Көнчыгышта башкортлар. Төньяк-Көнчыгышта арьян халкы. Соңгылары үзләренең Алангасар исемле биек гәүдәле батырлары белән дан тоталар. Шуларның әйдәүчеләре Чупаш, Нурыз һәм аюга вә тилгәнгә әйләнә алучы Мәрдан атлы батырлар, ди.
Күршеләр Болгар ханлыгын «җәннәт җире» диеп атый. Бәхәсләшмим. Күршеләр ничек уйлый, шулай булсын. Дөрестән дә, монда күп вакыт тыныч. Яшеллеккә һәм чишмә-суларга кытлык юк. Бакчаларда киң-күләм җиләк-җимеш үсә, кырларда мул игеннәр шаулап тора. Әйткәнебезчә, мондагы урманнар үзе бер байлык. Төзелешкә агачы, бина җылытырга утыны, себеркегә яфрагы, ауга киек-җәнвары, хайваны, ризыкка гөмбәсе тулып ята. Кием өчен кеш, сусар, соры төлке һәм кондыз тиресе зур сорауда. Бар да бар. Ханлыкның тауларыннан һәм текә елга ярларыннан төзелеш өчен ташлар чыгаралар, анда бик күп мәгарәләр барлыгы билгеле. Халыкның рухы зур елгаларга бәйле, диләр. Шунлыктандыр күпчелек торак корылмалар һәм халык күләме Идел, Чулман һәм Нокрәт ярлары буйлап урнашкан. Бу елгалар болгарлыларга көч һәм ватанпәрвәрлек бирә. Шушыннан алар дәрт алалар һәм бизәкле рәвештә матур итеп калаларын төзиләр.
Болгар ханлыгында кешеләр генә түгел, ә башка төрле гадәти булмаган затлар да яши. Елан-Тау итәгендә болгарларның милли билгесе Барыс йөри, диләр. Ул фәкать яшерен яшәү рәвеше алып бара. Аның серле ягы шунда, ул кешеләр белән сөйләшә һәм ниндидер тылсым көченә ия, ди. Аны үзен аклы-каралы, ак төсе күберәк, кара төсе төрткеле-төркеле әзрәк, ә күзләрен зәп-зәңгәр итеп сурәтлиләр.
Идел Болгарында мәхәббәт рухы Туран ана да яши. Аның көнлек шөгыле табигать белән хозурлану, Аллаһка мәдхия әйтү һәм яшь парларга күңелләренә мәхәббәт һәм мәрхәмәт хисләрен салып йөрү икән. Кайчак ул хан-әмирләргә дә күңелләренә мәрхәмәт хисләрен салып китә, ди. Туран ананың да көчле тылсым иясе икәнлеген сөйлиләр.
Каладан калага күчеп йөрүче, күп сәяхәт итүче, гыйлем иясе Тарвил исемле тылсымчыга аерым тукталып китик. Аның төп шөгыле гыйлем эстәү һәм кешеләргә үз киңәшләре белән ярдәм итү. Гыйлемен ул ханлык бәхете өчен куллана, диләр. Кирәк чагында ханга да яхшы тәкъдимнәрен биреп китә. Ул мәдрәсәләрдә дә әзрәк укыткалый, әмма үзенең тылсым серләрен беркемгә дә чишми икән. Бу гына да түгел, ул әмирләр янында күп йөрергә яратмый, ди. Вакыт-вакыт югалып та ала, көтмәгәндә генә килеп тә чыга икән.
Төньяк халыклары Басан урманнары чигендә ниндидер галәмәт озын гәүдәле Дәфгый атлы ир кешенең ялгызы яшәвен дә әйтәләр. Моның буен унике терсәк дип бәялиләр. Чыраен күңелгә ятышсыз дип сөйлиләр. Шөгыле умартачы, имеш.
Һәм, ниһаять, Сурәҗ-Тавы артында зур аждаһа Зилант барын бәян итәләр. Соңгы тапкыр бу аҗдаханы Микаил хан күргән. Өслеге зәңгәрле-яшелле кара төсмерле икән. Сөңге кебек тырнакларын кысып, кыя ташларын да җимереп китә ала, ди. Авызыннан ялкынлы ут чыгара, үзеннән кайнар эсселек бөрки, диләр. Карашы яшен кебек дип тә өстиләр.
Аудан батыр шушыларны уйлап юлында булды, һәм әкренләп инде кич җитеп килә иде. Сап-сары игенлек кырын узгач, ул уңга борылыш ясап, кечкенә генә урманлыкка кереп китте. Урманда туктап, ипиләп алды. Аннан соң төн булды дигәндә генә яңадан кузгалды.
Аудан моңа тикле бер йөзләп авыл аша узган иде. Шәһәрләреннән кала, авыллары күп Болгар ханлыгының. Һәрбер ата кеше монда уллары белән үз авылын булдыра ала. Хан сәясәте бик чикләми, чагыштырмача ирек бар. Салымнарны да күп алмыйлар. Әмирләр артыгын таләп итми. Авыл хуҗалыгы бу якларда бодай, арыш, арпа, тары һәм борчак үстерә. Дәүләткә төп керемне дә авыл хуҗалыгы китерә. Авыллар аша узганда күпләр Ауданны таныдылар, кемнәрдер игътибар да итмәде.
Төн салкынайтты. Күктә тулы ай калыкты. Аудан батыр урман аша үз уйларына чумып бара иде. Кинәт аның күзенә ниндидер, озын колаклы кешегә охшаган, бер шәүлә узганы чалынып китте. Шәүлә аның нәкъ каршысыннан узды.
— Әстәгафируллаh!
Аты да моңа сискәнде бугай. Ләкин батыр абайлап кала алмады. Сурәтләп киткәнчә, кем генә йөрмәс бу җирлектә, җене дә, өрәге дә, шүрәлесе дә булыр, инкарь итеп булмый. Шулай дип уйлап, Аудан үз юлын дәвам итте. Кечкенә урман эченнән чыкты да, хәзер инде туп-туры Болгар каласына юнәлде. Ай һәм йолдызлар яктысында салмак кына атлаган җайдак күренеп калды.
Болгар каласы һәм хан кызы белән танышу
Таң беленүе белән күз алдында бөек бер шәhәр калыкты. Ул киң Идел елгасының сул ярында урнашкан. Әллә елга якын булганга, әллә таң hавасы тәэсирендә, шул яктан салкынча җил исә. Шәфакъ яктысы искиткеч инде. Күк йөзе дөм кызыл. Шул офык манзарасында әлеге мәшhүр кала мәhабәт булып утыра. Шәhәр эченнән манаралары күренә.
— Йә, Болгар!.. — дип, таң калды Аудан батыр, хозурлануын яшерә алмыйча. Бераз карап торганнан соң, шәhәрнең Көнчыгыш капкаларына таба төбәп, атлап китте.
Күз алдына таш кирмәннәргә тоташтырылган агач диварлар, киртәләр, төрле ныгытмалар килеп баса. Болгар шәhәрен өлешчә су әйләндереп алган. Су өстенә күперләр салынган. Күпер астында тирән чокырлар казылган. Диварның капкалары тимердән эшләнгән. Ә кирмән өсләрендә һәрчак уяу каравыллар йөри.
— Әлеге кирмәннәр аша кайсы дошман үтеп керергә җөръәт итә алыр микән?! — дип үз эченнән уйланды батыр. Шундый ныгытылып ясалган кала бу.
Аудан Көнчыгыш капкасы аша кала эченә үтте. Шәһәрнең йоклаганын, урамнарның тыныч икәнен күрде. Бары тик иртә торуның бәрәкәтен аңлаган hөнәрчеләр генә ары-бире йөриләр. Биредә тирмәләр (юрта), түгәрәк чатырлар һәм кечкенә киез өйләр урнашкан. Үзәккә атлагач, бара-бара, нәкышлы (бизәкле) агач йортлар, зуррак чатырлар очрый башлады. Моннан соң тоташы белән агач йортлардан торган урамнар аша атларга туры килде. Биналар зурайганнан-зурая, матурайганнан-матурая бара кебек тоелды. Күзгә сары һәм кызгылт-кара бура өйләр hәм түбәле шурфәләр ташланды. Биек очлымлы капкаларны, тигез коймаларны, бормалы сукмакларны күзәтеп барды. Тиздән таш корылмалар да күренде. Аудан кечкенә бер пулат яныннан узып бара иде. Бу пулат мунча өчен каралган булуга охшаган. Мондый мунчалар, гадәттә, ак мунча булып саналалар. Эчендә миче бар, төтене тышка чыгып китә торган, җир астыннан торбалар аша су үткәргәннәр. Моннан соң күп тә үтмәде, игътибарга дүрт манаралы Җәмигъ мәчете килеп басты. Аннан соң уртача ераклыкта Хан сарае да күренде.
Бу вакытта киче буе башы авырткан Ибраһим хан үзенең юыну бүлмәсеннән чыкты. Битен һәм кулларын сөртте дә, сөлгесен хезмәтчеләренә бирде. Моннан соңра кием бүлмәсенә юнәлде.
Хан йортының кунаклар бүлмәсендә Ибраһимның сөекле кызы Айзирәк сабыйларча йоклап ята иде. И, шуның самими күзләре!.. Фәрештәдәй якты йөзләре!.. Атаның моңа карап күңеле сөенде. Кичә яраннарның кызлары белән йөреп, арыгандыр инде, балакаем. Ханның улы Хәсәннең дә соңгы көннәрне әтисе шикелле йокысы качкан. Көнчыгыштан килгән хатәр хәбәрне ул да белә. Ләкин Айзирәккә бу хакта әйтүче юк. Күз карасыдай саклаган эчкерсез кызының күңеленә Ибраһим хан әлегә һичнинди курку-шөбһә дә салырга теләмәде. Хәсән сарайда түгел, ул кайдадыр чыгып киткән. Хәсәнгә атасы киләчәккә зур өметләр баглый, аңарда яхшы ышаныч һәм терәк күрә иде.
— Нуретдин вәзир? — дип кычкырды хан, — Нуретдин вәзир, кил әле!
Олы зал ягыннан бер карт абзый күренде.
— Әйе, хан?
— Мин чакырган кешеләр җыеламы?
— Җыела, җыела, хан. Ауданнан кала, өч батыр да калада. Газзал белән Нарат кичә иртән үк килделәр. Боян төшке аштан соң Идел ягыннан килде. Тылсымчы нәкъ билгеләнгән вакытка килеп җитәм дип хәбәр җибәргән. Каравыллар сөйләвенчә, үзәк кирмән өстеннән ак ябалак очып киткән, ди. Шунда ук сакчылар кечкенә хат табып алганнар. Тылсымчының эше бар, имеш, тоткарлана. Ә, гомумән алганда, Ауданны гына көтәбез, хан.
Ике түрә зал ишеге бусагасында сөйләшүләрен дәвам иттеләр. Ибраһим ханның буе, чыннан да, озын. Карашы ипле, җитди. Үз-үзен тотышы таң калдырырлык. Гәүдә-сыннары пөхтә, өстенә затлы яшел кафтан кигән. Йөзгә Ибраһим хан озынча нык битле. Җилкәләре тигез калканга охшаган.
Хан сараеннан урам якта пешекчеләр йөгереп йөри. Аш өендә хезмәтче кызлар кишер турыйлар. Хезмәтче егетләр учак тергезү белән мәшгуль. Ташлар өстенә тирән эчле казаннарны китереп утырттылар. Сарайга чи төтен исе чыкты. Аудан батырны иң беренче Нуретдин вәзирнең улы Шаһгали очратты.
— Арыгансыңдыр, әйдәле, минем чатырга кереп чык әле, минем байлыкны күреп чык әле, синең өчен бик отышлы тәкъдимем дә бар. Киттек әле! — диеп кыстап, чатырына алып кереп китте.
Чатырның түренә узып икесе дә өстәл артына утырдылар. Ауданга нишләптер алдан ук ошамады бу чатыр эче. Артык нык бизәлгән дип уйлады. Өстәлдә вәзирең сап-сары алтын очлымы тора. Чатыр почмагында, юрган астында кемдер йоклап ята бугай. Кинәт Шаһгали сүзен башлады:
— Син үзеңә кара әле, Аудан… Нишләп син хан күзе алдында шундый олы дәрәҗәдә булып, гади киемнәр киеп хәерче булып яшисең? Ибраһим хан сине шулай мыскыл итәме соң?! Синең бит аягыңда кияргә яхшы тегелгән читегең дә юк. Ник болай хурланып йөрисең?
Аудан батыр мондый сүзләрне һич тә көтмәгән иде.
— Тел төбеңне аңламыйм, вәзир улы? — дип сәерсенеп сорады.
— Вәт, менә мин сиңа үземнең тән сакчым булырга тәкъдим итәм, Аудан батыр, тел төбем шунда. Ибраһим белән Кошчак сәрдар сине бәяли белмиләр икән, мин сине яхшы бәялиячәкмен. Алтын-көмешкә күмәм мин сине, батыр. Бары тик минем якын тән сакчым бул, гел янымда йөр. Сиңа ышанам мин…
— Тән сакчысы ялларга кемнән шулай куркасың соң син, дошманнарың бармы әллә синең, Шаһгали вәзир? — дип әйтте Аудан, үз муенын сыпырып.
— Туры сүзлелегем өчен яратмаучылар бар, — дип җаваплады тегесе. — Син ансына карама, син мин тәкъдим иткән алтын-көмешкә кара, егет! Менә читегемдәге бизәкләрне күрәсеңме? Ул алтын белән йөгертелгән. Ятагым да кыйбатлы ак аю тиресеннән. Ашаган табак-савытларым көмештән. Менә очлымым, — очлымын кулына алып, — ул алтыннан, тулаем алтыннан ясалган, егет. Күрәсеңме, миндә байлык җитәрлек. Риза булсаң, сине дә шулай яшәтәм.
— Юк, Шаһгали вәзир! — дип кырт кистерде Аудан. — Байлык өчен кызыгып йөрмим, синең тәкъдимеңә риза түгелмен. Ибраһим ханга килгәндә, ул миңа инде күпме бүләкләр бирмәкче иде, ләкин үзем алмыйм. Җитәрлеге белән канәгатьләнәм, чөнки мин тормыш тәмен алтын-көмештә түгел, ә башка әйбердә күрәм. Гафу ит.
Ауданның җавабы шундый ныклы булды ки, ул яңадан сорарга урын калдырмады.
— Бүтән сүзең булмаса, мин киттем, — дип чатырдан чыгып китте.
— И, җүләр ахмак, шундый байлыкка кызыкмыйлар ди мени, авыл сарыгы?! Авыл баласы авыл баласы инде бу. Гомерең буе ханга бил чүгеп, фәкыйрь булып яшә инде алайса — диеп, эченнән мыгырдап калды Шаһгали. Ауданның мондый җавабын, билгеле, ул да көтмәгән иде. Байлыкка кеше кызыктырып йөрүче вәзир улы Шаһгали шушы булды.
Аудан батыр, чатырдан чыгып, урамның икенче ягына таба атлады. Урамның өске башына менеп җитүгә, гаҗәпсенеп, туктап калды. Артына борылып караса, аның күз алдына бөтен шәһәр эчке күренеше килеп басты. Валлаһи, матур икән бу!
Әнә Урыс, Әрмән, Мәдҗәр бистәләре күренә. Галәмәт киң Идел буйлап берничә зур сибаш (көймә) йөзеп бара. Балыкчылар яки сәүдәгәрләрдер бу. Менә озынлыгы чакрымнарга сузылган олы сәүдә үзәге Ага-Базар. Монда инде күптән кешеләр йөри.
Әйтергә кирәк, бу урын аша күп кенә дөнья-күләм сәүдә юллары уза. Мәсәлән, Идел-Чулман һәм Бөек күрек (мех) юллары, Бөек Ефәк юлының бер тармагы. Болгар ханлыгы Кытай, Һиндстан, Харәзм, Фарсы иле, Хоросан, Гарәп дөньясы, Кавказ, Хизәр каганаты һәм Урыс дәүләте белән сатулык итә. Кытай кәрваннары Болгарга ефәк алып киләләр, Хоросан иле зәгъфран тәмләттергечен китереп тора. Болгарның үзеннән төрле җанвар тиреләре, тун, ит, бал, кондыз мускусы һәм «чарме-и булгхар» дигән танылган шифалы май алып китәләр. Ага-Базар Кече шәһәр өлешенә керә. Биредә син нәрсә телисең, шуны таба аласың дип әйтәләр.
Хан мунчасы морҗаларыннан төтен чыга. Инде көндез җитте. Урамнарда кешеләр артты. Аудан батыр Ага-Базарга таба юнәлеп, аты белән аска төшеп китте. Нияте берәр дустын очрату иде. Ага-Базарга килеп җитүгә, күрде, монда халык, дөрестән дә, мыҗ итә икән. Мыҗ итә генә түгел, кайный монда базар. Кибетләр буйлап кешегә этешми-төртешми узыр хәл юк. Аудан атын калдырып, үзе эчкә атлады.
Әйтергә кирәк, монда күренүче күпчелек хатын-кызлар яулыктан һәм озын итәктән йөри. Сөйләшкәндә дә бик чәпренмиләр, үз-үзләрен тыныч тоталар, сөйләмнәре дә йомшак, басынкы, татлы чишмә кебек. Болгар кызларына тыйнаклык хас.
Каршыга зур гына хәрефләр белән «Чарме-и булгхар сатам» дип язылган кибет килеп чыкты. Моның артында бер яшь кенә кыз сатып утыра. Уң якта чират тезелгән. Кешеләр арасында кысык күзле кытай әфәнделәре дә күренә.
— Яңа китерелгән иртәнге майлар, абый, күпме бирим? — дип әйтә кыз, кибет каршында басып торган ирдән сорап.
— Ярты мичкә, яным, — дип җавап кайтара мыеклы абый. Кыз ап-ак куллары белән шифалы май салып бирә. Бу абзыеңнан соң аның каршына икенче бер ир-ат килеп баса. Буе бәләкәй, муены боргалана. Куллары хәрәкәтчән. Тавышын астан өскә күтәргән шикелле, ул әйтергә тотынды:
— Мин монда басыр өчен күпме чират көттем, иртәдән бирле торам, сине күрер өчен көттем, җаным, гафу ит бәрелеп әйтүем өчен, ләкин җавап бир әле, матур кыз, күңелең азатмы синең?..
Кыз югалып калды. Бераз артка чигенде.
— Син оялма да, курыкма да, кызый, син миңа тизрәк җавап кына бир, чөнки әнә күрәсеңме күпме кеше көтә синең җавапны, — чират торган халыкка ишарәләп, башын борып. Ләкин шулчак кинәт кибетнең тышка караган ишеге ачылып китте. Ишектән бер чүмәлә хәтле ир чыкты. Халыкны этеп-төртеп, бу шаян телле кеше янына килде дә, аны этеп екты.
— Син үлчәп сөйләш, маеңны алсаң ал, алмасаң кит моннан, мәхлук! Юкса үзеңнең кәҗә маеңны алырбыз, — дип кычкырды. Бу сатучы кызның абыйсы булды. — Тапкансың танышыр урын…
Җирдә ятучы ир тизрәк аякларын элдертте.
Аудан алгарак атлады. Тар урам буйлап әтәч чаба иде. «Кыт-кытак та кыт-кытак!!!» Кемдер куа моны. Әтәч, урам чикләреннән чыгып, кибетчекләргә сикереп менде. Һәм хәзер инде табак-савытларны җимереп, кибетчекләр буйлап чаба башлады. Ачуы кабарган сатучылар элдертүче әтәчкә тукманнар, тәпәчләр аттылар, ләкин берсе дә аңа тимәде. Аудан бу котырынган әтәчне берәр хуҗасы куа дип уйласа, ялгышты, урам чатында олы бер кара мәче күренде. Ул да чапкан уңайга кибетчекләргә сикереп менеп, әтәчнең баягы ук гөнаһарын кабатлап, тәлинкәләрне ишә-ишә, шул якка чабып китте. Мәченең әтәчкә нинди үпкәсе булды микән дип уйлап калды Аудан.
Болар күздән югалгач, батыр юлын дәвам итте. Урам тутыры кеше. Яулыклы хатын-кызлар, матур киенгән ирләр. Һәммәсе дә базар буйлап йөри, карана, эзләнә, сайлана, һәрберсе дә хәрәкәттә. Төп урамда махсус киемнән матур гына тәртип сакчылары һәм әхлак яклаучылары тора.
Болгарда, гомумән, урта хәлле җәмгыять матур киенә. Бу илне хәерче дип әйтмәссең. Ирләрдә урта сыйфатлы кафтан, озын җиңле халат яки сәдәпле камзол, кемнәрдәдер чапан. Аякларында читек. Ирләрдән күпләре билбау йөртә. Киемдә тишек-мошык җирләре юк. Башларында гарәпләрнекенә охшатып бәйләнгән чалма, башлык яки түбәтәй, яугирләрдә очында каурыйлы очлым. Кием төсенә килгәндә алар төрле, әмма яшел, ак һәм зәңгәр төсләр өстенлек итә. Төсләре сырлы-сырлы катышкан чуар киемлеләр дә бар. Болгарның хатын-кызлары җиңле озын күлмәк, аяк тубыгына кадәр җиткән итәк киеп йөриләр, үзләренең сафлык билгесе итеп озын тастар яулык бәйлиләр. Өсләренә алъяпкыч ябалар. Кайберләре моның өстенә ачык төсле җиңелчә шарф урап кия. Кызларның да аягында читек, әмма яланаяк йөргәннәре дә күренә.
Базар эскәмиясендә башын көрәпәлә (көрәпәлә — капюшон) белән каплаган бер яугир утыра иде. Аудан батыр моның яныннан үтеп барганда, бер карашта ук ниндидер таныш сын-гәүдәсенә игътибар итте. Мөрәҗәгать итергә кыюсынмыйча, узып китмәкче иде, кылычына күз ташлады. Сары саплы кылыч, кызыл төсле кыны. Кылычыннан таныды моны Аудан. Боян батыр бу! Ләкин уена шаярту ниятләп, сиздермичә генә үтеп китергә булды. Әмма кинәт яңгыраган үтемле тавыш, аны берсүссез туктарга мәҗбүр итте.
— Ай-һай, батыр, мине таныдың бит инде, ләкин сәламләргә ашыкмыйсың. Кардәшләрне шулай каршы алалар ди мени?!
— Ә Боян батырны мин базардан эзләп йөрергә тиеш микән ни?! — дип, көлеп, югалып калмады Аудан.
Шулчак көрәпәләсен ачып, Боян батыр торып басты. Ике батыр, елмаешып, ике кул белән күрештеләр, өч мәртәбә кочаклаштылар.
— Базарны әйләнеп килик! — дип сүз катты Боян. Ага-Базарның бу төшендә кешеләр әзрәк, урамнары да иркенрәк иде. Ике батыр базар урамы буйлап киттеләр.
— Ханлыкның Көньяк чикләре ничек, иминлектәме, Боян батыр? — диеп сорады Аудан.
— Чагыштырмача әйе, ләкин шушы соңгы ярты еллыкта бер тапкыр башкисәрләр һөҗүмен кире бәрергә туры килде. Төнлә белән безнең ике авылга һөҗүм итеп, талап чыкканнар. Без сәрдар рөхсәтен алып, Газзал белән Наратны йөз яугир белән башкисәрләр оясын туздырырга җибәрдек. Ният өлкән башкисәрне әсирлеккә төшерү иде. Ләкин бу омтылулар нәтиҗәсез булды. Аны тапмадылар, качып өлгергән. Безнең хәрби эзтабарлар кайтып барганда, сизмичә юлбасарлар тозагына очраганнар. Юлбасарлар Наратның башына таш атып, тегесе егылып аңын югалткан. Йөз яугире белән Газзал берүзе биш йөзләп дошманга каршы сугышкан. Бәрелеш каты булган, ди. Бер яугиребезнең муенына балта орып үтергәннәр, икесе каты яраланган. Ләкин ахыр чиктә теге юлбасарлар барыбер куркып качканнар. Наратның айнып кычкыруы өнен алган икән тегеләрнең. Берсен-берсен таптый-таптый чапканнар, ди. Хехх… — дип уйланып калды Боян, — һәм менә бу соңгы яңалыклар, Аудан батыр. Ә, гомумән, шушыннан соң Көньяк чикләрдә бернинди хәрби хәрәкәтләр дә сизелми.
— Һм-м, Нараттан көт инде шундый сәер йомгакны. Әле ярый исән чыга алганнар, — диде Аудан.
— Газзал авыр хәлдә калдырмас, — дип әйтеп куйды Боян.
— Тылда хәлләр ничек соң? Быелгы Сабантуйны күрә алдыңмы? — диеп үзе кызыксынды.
— Сабантуйны күрдем. Мин авылда күбрәк шул ау белән шөгылләнәм инде. Яшьтән үк урманда үскәч, күңел гел шунда тарта да тора. Йөрәгем маҗара эзли дип әйтимме, — ике батыр да көлештеләр. — Мин үзем калада да еш булгаладым. Кошчак сәрдар яшь яугирләргә дәресләр бирергә сораган иде.
— Яхшы! — дип соклануын белдерде Боян. Бераз уйланып баргач:
— Гаҗә-ә-ә-п!.. Әһ, Аллага шөкер бит Болгар ханлыгыбыз, Аудан дустым. Аякка баса, үсеп килә. Менә кара инде син бу матур калага, — Боян ике кулын алдына күтәреп, — мәдәният бит монда! Безнең әти-бабайлар мондый матур тормышны күрмәгән.
— Ибраһим ханны язмыш халкыннан аермасын! Дөрес, кемнәрдер зарланган була, ә бит яхшы яшибез, — дип өстәде Аудан.
Боян теләктәшлек күрсәткәндәй башын селкеде. Батырлар, бераз уйланып, сүзсез бардылар.
— Әй, бүген җомга бит әле, ярты сәгать калып бара! — дип кычкырып җибәргәндәй булды Боян.
— Киттек, киттек! — дип ашыгып Җәмигъ мәчеткә таба төбәп юл тоттылар.
Ибраһим ханның ике мунчасы бар. Берсе Хан сарае янында, икенчесе Идел ярында. Соңгысы Кызыл пулат дип йөртелә. Бүген хан шунсында мунча керә. Баштан мичнең кызган ташларына агач чүмеч белән су сипте ул. Аннары яңа каен себеркесе белән рәхәтләнеп чабынды. Пулатның иң биек ләүкәсендә кызынып утырды. Өстенә тазыяк белән су койды да, йөгереп чыгып, Иделгә сикерде. Яхшы чабынган кебек, суда да әйбәт йөзә хан. Бака кебек каполт суга чума да, балык кебек болк өскә калкып чыга. Ниһаять, юынып чыккач, хезмәтчеләре Ибраһимга киенергә булыштылар. Хан яңа киемнәренә тәмле хушбуй гатырша маен сөртте. Моннан соң яраннары белән үзенең сараена менеп китте.
Хан бакчасыннан узып барганда, Ибраһим чирәмгә аякларын кушырып утырган кызын Айзирәкне күрде. Гомумән, хан бакчасы монда кечкенә дала кебек киң. Тирә-якта рәт-рәт булып тәбәнәк агачлар, тәрбияләнгән гөлләр, сөю күргән төрле чәчәкләр, җимеш куаклары үсә. Җир өслеге яшел чирәм белән түшәлгән. Ибраһимның иң яраткан шөгыле дә, кич кырын ялгызы шушы бакча буйлап әйләнеп йөрү. Гөлбакчаның хуш исле саф һавасы фикерләргә ачыклык, күңелгә тынычлык кертә.
— Хәерле иртә, әтием! — дигән йомшак тавыш ишетелде.
— Нишләп утырасың, кызым? — диде Ибраһим. Аның бу гадәтсез күренешкә бераз исе китте.
— Болай гына, әти. Җомганың сихри мизгелләре белән хозурланып утырам әле. Ә син кая болай ашыгасың?
— Җомгага, кызым. Мәрҗәни хәзрәт тиздән бәйрәм вәгазен сөйли башлаячак. Ә мин соңга калып йөрим.
Айзирәк елмаеп куйды. Күп тә үтми, бәләкәй бала наз эзләгән шикелле, әтисенең куенына килеп сарылды. Әтисе дә кызын кочаклап, маңгаеннан үпте.
— Мин чаптым, кызым. Анда ике мунча да әзер. Кайсына телисең, шунсына кер. Берәр нәрсә борчыса, миңа әйт, яме, балакаем?
— Ярар, — диеп тыныч кына җавап бирде Айзирәк.
Ибраһим хан Җәмигъ мәчетенә таба китте.
Былтыр Йосыф каган, Ибраһимның чәчәк кебек кызы барлыгы турында ишетеп, Каганат хакына дип ханнан Айзирәкне таләп итмәкче иде. Элек-электән килгән җирәнгеч гадәтне истә тота, ә үзенең мескен эт хәленә калганын оныткан, нәфсесе ташып чыккан каган. Ибраһим бу юлы риза булмады, бирмәде кызын. «Тамагы туя белмәгән каганга бердәнбер кызымны мин ничек итеп бирим! Заманалар үзгәрде. Әнә, теләсә, яу белән килсен, без каршы алырбыз. Без хәзер әзер!» диеп, куып чыгарган иде каган илчеләрен. Йосыф каганның Ибраһимгә каршы сүзе дә, явы да күренмәде. Аңлаган булса кирәк каган үз хәлен.
Болгарда берничә мәчет, ләкин Җәмигъ мәчет иң олысы булып тора. Әлеге мәчет өстеннән күккә карап дүрт манара калка. Мәчет бинасы затлы таштан төзелгән. Манарлар үзәгендә түгәрәк гөмбәзе урнашкан. Шуның өстендә ярым ай. Искиткеч матур корылма. Әлеге мәчет бинасы үз эченә күп мөселманны сыйдыра. Тышкы мәйданы тагын да киңрәк. Мәчет янәшәсендәге урамнарга шакмаклап тигез таш түшәлгән. Мәчетнең үз гөлбакчасы бар.
Мәчетнең эче үтә дә якты. Бинаның идәненә әрмән хәтфәләре җәелгән. Минбәрдә имам утырган. Мәчет тутыры кеше. Карты да, яше дә бар. Карт абыйлар алгарак утырганнар, ә яшьләр күбрәк арттарак урын алган. Бина эче шурфәле булып, шурфәсендә дә кешеләр утыра. Урам якта да мөселманнар шактый. Тулаем һәр җомга саен Җәмигъ мәчет үзенә шактый күп мөселманны җыя. Мәчетнең имамы Мәрҗәни хәзрәтне бик ихтирам итә халык. Ул хәзрәт кенә түгел, галим, мөгаллим, укытучы да. Мисырда, Мәдинәдә һәм Бохарада укып кайткан шәхес. Үз туган теленнән кала, гарәп, төрек һәм урыс телләрен су урынына эчә. Мәчеттә вәгазьне болгар телендә алып бара. Киң гыйлемле, туры сүзле хәзрәт. Оста вәгазьче, ипле нәсыйхәтче дә. Үзе дә, гаиләсе дә болгарлылар өчен үрнәк.
Мәчеткә иң әүвәл Аудан белән Боян кереп, алдагы рәтләрнең берсенә утырдылар. Менә азан әйтелә дигәндә, Ибраһим хан керде. Хәтфәдә утыручы яшьләр ханга юл бирергә ашыктылар. Хан иң алдагы рәткә берничә яраны белән үтте дә һәм нәкъ хәзрәтнең каршысына утырды. Ханның уң ягында Нуретдин вәзир, сул ягында улы Хәсән урын алды. Алга яшел түбәтәй кигән, күңелгә ятышлы бер мөәзин егет чыкты. Моңлы азан яңгырады. Шул вакытта, мәчеттә булучылар гына түгел, ә бөтен Болгар каласы ишетте бу азанны.
Мәрҗәни хәзрәт хөтбәсен «Әгүзү билләһи минәш шәйтанир раҗим. Бисмилләһир рахмәнир рахим… Әммә бәгд» диеп башлады. Вәгазендә аңлашырлык итеп мәрхәмәтлелек һәм ватанпәрвәрлек турында сөйләде. «Аллаһ яхшылык кылучыларны сөя» дигән Коръән аятенә басым ясады. «Ватанны ярату — иманнан» дигән хәдисне китерде. Ахырдан дога кылдылар. Догада киләсе сүзләр яңгырады:
— Йә Раббыбыз Аллаһ, игеннәребезгә муллык, хәерле яңгырларыңны һәм бәрәкәт бир! Йә Раббыбыз Аллаһ, эшләребезгә фатихаңны бир! Йә Раббыбыз Аллаһ, ватаныбыз Болгар ханлыгына тынычлык һәм иминлек насыйп ит! Халыкларын бердәмлектән аерма. Ханлыкның көчен арттыр! Йә Аллаһ, Ибраһим ханны ышанычлы терәкләре белән куәтлә. Гадел ханыбызга саулык-сәламәтлек, озын хәерле гомер насыйп ит. Йә Аллаһ, мәкерле шайтанны безнең Идел Йортыбызга якын да китермә! Явыз дошманнардан өстен чыгарга яугирләребезгә көч-куәт һәм ныклы иман бир! Безләрне чын мөэмин-мөселманнардан әйлә! Бирахмәтикә йә-әрхамиррахимин. Әмин.
Мәрҗәни хәзрәт бу доганы шундый көчле укыды ки, хәтта Ибраһим ханның күзләреннән җиңелчә яшь тамчылары чыкты. Мәчеттә утыручыларның бик сирәге генә белә иде, нинди ерткыч илбасарларның тиздән Болгар иленә ташланачакларын.
Җомга тәмам булгач, Ибраһим хан Мәрҗәни хәзрәт янына килеп:
— Хәзрәт, илебез иминлеге өчен шушы көннән башлап тагын да күбрәк дога кылырсыз инде, — дип аркасыннан тотып әйтте.
Аудан белән Боян мәчеттән чыккач, мәчет коймасына терәлеп баскан ике, үзләре кебек, пәһлеванны күрделәр. Берсе ару белмәс Газзал батыр булып чыкты. Якынрак килсәләр, икенчесе Нарат батыр икән.
— Әссәламүгаләйкүм, малайлар! — дип эндәште Нарат.
— Вәгаләйкүм әссәлам, яу батырлары! — дип җаваплады Аудан.
— Хәхәәәй!.. — диеп Газзалнең күкерәгенә дусларча сукты Боян. Дүрт батыр да дәррәү елмаештылар.
Газзал озынча буйлы, әйткәнебезчә, дәү гәүдәле батыр. Яшенә килгәндә, алар Нарат белән икесе дә яшь. Нарат гади киенә, кием, ашау һәм йоклау мәсьәләсендә үзен бик кайгыртмый да, һаман сугышчыларны уйлый. Ә Газзал, аннан аермалы буларак, яугирләрчә яхшы киенгән. Үзенә бераз затлылык та хас. Наратның чүмәлә хәтле гәүдәсе дошман өчен дә, дуслар өчен дә тәэсирлекләр. Үзенә бераз сәерлек хас. Батырлыгы һәм кыюлыгы белән генә түгел, шаяру-мәзәкләре белән шәхесен таныткан. Барча яугирләрне үз авызына карата алган батыр. Наратның билбауы да билбау түгел, ә чыбыркы. Үлеп атлар ярата. Ауданның шуңа шәһит булганы бар: берзаман Нарат батыр качкын ат артыннан җәяүләп чабып чыгып, тегене куып тотып, барган уңайга атның муенына сикереп, ике аягы белән туктаткан. Наратның кылычы да иң юаны. Менә шундый пәһлеван батыр ул. Газзал исә ару белмәс батыр булып танылган. Хизәр үзәнлегендә берүзе кырык башкисәрне кыйнаган иде бервакыт. Тауларда яшәп, чыныгып үскән егет. Газзал батырның өстәмә үзенчәлеге, ул алга китеп фикерли белә иде.
— Сез кайда йөрдегез моңынчы? — диеп сорады Боян.
— Без, кичә килгәннән бирле, каланың Көнчыгышында йөрдек. Кирмәннәрне әйләндек. Каравыллар йортында төн кундык, — диде Газзал.
Дүрт батыр арасында иң карты Боян батыр. Сакал-мыеклары да ак, ләкин көче ун таза яугирнекенә тора. Сәрдар Боянны гаскәрдә меңбашы итеп билгеләгән. Меңбашы димәк мең гаскәригә баш. Боян моңарчы Көньяк чикләрне саклый иде. Читтә Хизәр каганатында үскән батыр. Ләкин асылы болгарлы. Ул хизәрлеләрнең бар нечкәлекләрен дә белә. Шуңадыр каганат белән чиктәшлек иткән урыннарны бик уңышлы саклады.
Ниһаять, дүрт батыр да бер урынга җыелдылар. Мәчет манзарасында, һәммәсен дә бер итеп кушсаң, эскертне хәтерләткән, дүрт гайрәтле пәһлеван басып торды. Болар янында нинди дошман куркыныч була алсын иде?!
— Киез тирмәләр янында яшәве ул шундый күңелле икән, — дип сүзен дәвам итте Нарат, — һөнәрчеләр төне буе йокламыйча нәрсәдер җырлап чыктылар. Шулар янына төштем. Тирмәләренә кердем. Ишектән кергәндә, сак кына тирмәләрен ишмәдем. Ә аларның миңа исләре дә китмәде. Үзләре кунакчыл булып чыкты, миңа болгар хәлвәсен тәкъдим иттеләр.
— Белеп кергәнсең, Нарат, хәлвәфрүшләр тирмәсенә, эзләп кенә йөрисең, — дип әйтеп куйды Аудан. Батырлар авыз тутырып көлештеләр.
— Гайбәт сөйлиләр, — дип сүзеннән тукталмады Нарат, — кемнедер чәйниләр болар. Артыгысын сөйләшәләр инде. Имеш, базар рәисенең кешеләре еш тикшерә икән боларны. Имеш, кибетчекләре тирәсендә шымчылар йөри икән. Янәсе каныкканнар икән боларга. Моннан соң да шундый күп әйбер сөйләштек, тормыш турында сүз алып бардык. Шундый кызык үзләре. Китәм дигәндә генә хәлвәфрүш абыйның икенче бүлмәдән килеп кергән кызын күрдем, — монда Нарат уйланып калды. — Э-э-э-э. Ай кызының үзе мәллә син мин әйтәм, исемең ничек дим. Теге кызый оялып кына Туйбикә ди. Мин Нарат батыр мин әйтәм. Ә, синең турында ишетеп беләм, ди. Әтисе авызын җырып утыра. Мин чыгып киттем. Китеп бардым да, ләкин истә калдырдым мин ул киез тирмәне. Хәлвәләре дә тел йотырлык тәмле иде.
— Ә-ә-ә, аңлашыла, аңлашыла, Нарат, — дип көлергә тотынды Боян, — хәлвәфрүш кызын ошаттың. Кара аны, егет, гыйшык уты бик дәһшәтле. Ул сиңа яуда дошман эчендә яну гына түгел, аның эссесе күңелне яндыра, йокысыз төннәреңне арттыра.
Батырлар дәррәү ихахайлап көлделәр. Нарат «юк ла инде, юк ла инде» дип әйтергә маташса да, алар аның тел асылын аңлаганнар иде инде. Димәк Нарат бу хәлвәфрүшләр тирмәсе янына әле тагын күп тапкыр киләчәк.
— Калага ничек килеп җиттегез соң? — дип сорады Аудан, Газзалга карап.
— «Канатлы» атларда чаптырып!.. — дип шаярып җавап бирде Газзал. — Нарат һаман әйдә бу авылга тукталып алыйк, әйдә теге авылга кереп чыгыйк, дип туктатырга тырышып бара. Ә мин һаман калага тизрәк барып җитәргә кирәк дип алга куалыйм. Ахыр чиктә, Наратныкы өстен чыгып, Идел ярында урнашкан бер урынга тукталдык. Текә ярлы, биек кыялы урын. Су коенырга дип төшсәк, кыя битенә урнашкан бер мәгарәгә тап булдык. Наратның тәкъдиме белән кызыксынып кердек шул мәгарәгә. Эче, дөрестән дә, тирән икән. Астан урыны-урыны белән тар чоңгыллар ярып үтә. Мәгарә эче дөм караңгы. Нарат кына вакыт-вакыт шырпы сызып бара. Өстән җир асты сулары тып-тып тама. Сулда-уңда ташлар ялтырап ала. Дүрт аяклап хәрәкәт иттек Нарат белән. Иркен урыннары да, бик тар урыннары да булды. Үзебезне белештерми эчкәрәк үттек. Борыным ниндидер тере хайван исен сизде. Кинәт, каршымда караңгылык хәрәкәт итеп алган сыман булды. Әстәгафируллаһ! Нәрсә бу мин әйтәм? Наратка әйтәм, шырпыны сыз. Нарат шырпыны сызырга өлгермәде, каршымда ике ялтыраган күз пәйда булды. Нәкъ миңа карап тора. Тизрәк сыз инде, Нарат, мин әйтәм. Нәрсә әкрен кыланасың соң? Шырпыны сызып җибәрсә-ә-ә-ә, каршыбызда кешегә ошаган бер җан иясе тора! Таш өстенә кулларын куеп чүгәләп утырган. Гәүдә-сыны кешенеке, ә тән төсе гомумән икенче, сорылы-каралы. Җон баскан. Чырае котны алырдай ямьсез. Тайдык Нарат мин әйтәм, Мәгари бу. Әкрен генә артка атла! Өстебезгә сикермәсен! Шулай икәү әкрен генә көчхәл белән мәгарәдән чыктык. Ике ялтыравыклы күз безне мәгарә ишегенә тикле озатып барды. Аннары юкка чыкты. Ууууф! Бүтән мин шуның ише җиргә керәмме соң?! Котым алынды дип торам.
Нарат елмаеп тора.
— Мин сиңа әйттем бит, Мәгариләр ул дип. Син шуны көтмәдең мени? Кайсыбер тау куышлыкларында Мәгариләр дигән җир асты халыклары яши. Алар яктылыктан курка. Ләкин мин аларның кешеләргә зыян салганнарын ишеткәнем юк әле, — диде ул.
Аудан белән Боян боларны авыз ачып тыңлап тордылар. Мәчеттән кешеләр таралып беткән. Хан да күренми, мөгаен, икенче ишектән чыгып, кайтып киткәндер. Мәчеттән нурлы йөзле хәзрәт чыгып килә. Батырларны күреп, ул болар янына килә башлады. Батырлар җитдиләнделәр, хәзрәткә ихтирам күрсәтергә ашкындылар.
— Әссәламүгаләйкүм вә рәхматуллаһи, егетләр! Ничек хәлләрегез? — дип ягымлы итеп сорады хәзрәт. Батырлар хәзрәтне кара-каршы сәламләделәр. Елмаешып ике куллап күрештеләр.
— Әлхәмдүлилләһ, бик әйбәт, үзегез ничек? — дип сорашты батырлар. Мәрҗәни хәзрәт урта яшенә карамастан, үзен бик тере һәм төз тота. Күңелгә ятышлы итеп киенгән, бөтен барлыгыннан гыйлем исе бөрки.
— Аллаһка шөкер, бик шәп! — дип җавап бирде хәзрәт.
— Әйдәгез мәчеттә чәй эчеп чыгабыз, сез юл кешеләре, яугирләр, мәтрүшкәле-баллы чәй эчеп хәл дә алырсыз, сезнең белән сөйләшеп тә аласым килә.
Батырлар берсүзсез ризалашып, хәзрәт белән мәчеткә кереп киттеләр.
Имам бүлмәсендә, өстәл артында алты кеше утыра. Хәзрәт, дүрт батыр һәм хәзрәтнең кечкенә малае. Табында бал, мәтрүшкәле хуш исле чәй, савыт белән җир җиләге. Каен җиләге дә бар. Уртада киселгән арыш ипие тора. Ипи янында хәлвә. Хәлвә янында тәлинкә белән кыстыбыйлар.
— Күргәнегезчә, шундый гади табын, ләкин бәрәкәте зур, әлхәмдүлилләһ. Бу минем малаем Илһам. Кыстыбыйларны, ипине хәләл җефетем пешерде. Җиләкләрне Касыйм тавыннан үзебез җыйдык. Авыз итегез! — дип сөйләнде хәзрәт. Аннары батырлар турында сораша башлады. Тормышлары, рухи үсешләре, диндарлыклары белән кызыксынды. Бик җылы рухта, тәмле чәй артында сөйләшеп утырдылар.
Сүз уңаеннан хәзрәт батырларга әл-Кагкаг дигән мөселман сугышчысы турында сөйләде.
— Бу дөньяда һәр кешенең үз сәләте бар. «Кеше нәрсә өчен туды, шул әйбер аңа җиңеләйтеләчәк» дигән Мөхәммәд пәйгамбәр. Сәхабәләр дә чыгарма түгел иде. Әл-Кагкаг ибн Амр Ат-Тамими шулар рәтендә. Үзенең сугыш эшен яхшы белүе, яу кырында сирәк очрый торган ныклылыгы һәм кыюлыгы белән билгеле. Хәлиф вакытында Әбү Бәкер әйткән булган: «Әл-Кагкаг булган гаскәр җиңелмәс» дигән. Чыннан да шулай булып чыга. Хәлифтән терәк сорагач, Әбү Бәкер Әс-Сиддыйк Хәлид ибн Әл-Вәлидкә ярдәмгә аның берүзен җибәрә. Әл-Кагкаг хәлиткеч Ярмүк һәм Кәдиссия сугышларында катнаша. Бер сугышта, гаскәр башлыгы Хәлиднең үзен дә үлем тырнагыннан коткара. Гомәр аның турында: «Кагкагның тавышы мең ир-ат тавышыннан да көчлерәк» дип әйткән. Ягъни ул тавышы белән генә дә мең дошманны куркыта алган. Әл-Кагкаг Пәйгамбәребез белән сөйләшкәндә: «Мин үзем белән Аллаһыга һәм Аның илчесенә күндәмлекне һәм Ватанымны саклар өчен атымны алдым» дип әйтә.
Батырлар Мәрҗәни хәзрәтне зур кызыксыну белән тыңлап утырдылар. Һәммәсе шушы сүзләрдән үзенә киләчәккә нәсыйхәт алды.
Мәчеттән чыккач, Газзал әйтте:
— Мин бүген төнлә, Нарат хәлвәфрүшләр тирмәсендә ятканда, каравыллар белән сөйләштем. Сез ишетмәдегезме, Кошчак сәрдар гаскәр җыя башлаган. Көньяк ачыклыкка җайдаклар килә икән.
— Ишетмәдем. Күрмәдем дә! — дип аптырады Боян.
— Эш нидә икән? — диде Газзал.
— Хан безне җитди бер мәсьәлә буенча җыйса кирәк. Безне яки яңа яу, яки зур илбасар дошман көтә, — дип әйтте Аудан.
— Хан сараенда кайсыгыз булды әле? — дип сорады Нарат.
— Берегез дә булмаса, әйдәгез, безгә алайса хәзер үк шунда бару хәерлерәк булыр.
Батырлар Хан сараеның капкасы аша үттеләр. Капка ишегендә ике сакчы тора. Болар батырларны яхшы таныганга, эчкә керү мәсьәләсе белән авырлык булмады. Хан сарае бинасына ваклы таш җәелгән бер юл алып бара. Каршыда катлы-катлы таш бина тора. Сул якта Хан бакчасы башланып китә. Уң якта Хан чатыры, ашханәсе, мунчасы урын алган. Биредә агач корылмалар да күп. Мунча артында калкулыклы урынга урнашкан Ак пулат күренә. Пулат гөмбәзле итеп төзелгән. Түшәме ярым түгәрәк рәвештә. Тәрәзәләре а́рка рәвешендә. Сарай буйлап күп кенә яшь хезмәтчеләр, яугирләр, сакчылар һәм ханның яраннары йөри иде.
Дүрт батыр бер хезмәтчедән ханның кайда икәнлеген сорадылар. Сарайга кереп киткәнен белгәч, батырлар баскычтан менеп, сарай бинасы эченә үттеләр һәм кунаклар бүлмәсенә килеп чыктылар. Бүлмә эче зур, иркен, ә түшәме биек икән. Диварларына шамаилләр, гарәп хәрефләре эленгән. Як-якта яшел кәнәфиләр, агач урындыклар тора. Почмак буйлап бүлмә гөлләре тезелгән. Биредә күзне сокландырырлык ясмин, яран гөле, гөлчәчәк һәм кыяклы үсемлекләр үсә.
Кинәт зал ишеге ачылып китте һәм кунак бүлмәсенә озын гәүдәле Ибраһим хан чыкты. Күз төпләренә ниндидер ямансулык кергән, ләкин елмая иде.
— Ниһаять, ниһаять, килде минем батырлар! Дүртесе дә монда, Аллаһка мәдхия. Сезне күргәч күңелемә өмет кергәндәй булды. Килгәндә юлда авырлыклар очрамадымы? Ничек килеп җиттегез? — дип әйтте хан, ике кулы белән Ауданның җилкәсеннән тотып.
— Әйбәт, әйбәт, — диеште батырлар. Аудан батыр:
— Хан, сезнең хәбәрне ишеткәч, борчылдык, эш нидә? Нинди куркыныч бар? — дип сорады.
— Иртәгә иртә белән мин сезгә барысын да хәбәр итәрмен. Әлегә халык арасында борчу күтәрмәскә булдым. Тылсымчы да шулай киңәш итте. Иртәгә ул да киләчәк. Бүген минем сарайда кунак булыгыз, ял итегез. Иртәгә иртүк Ак пулатта җыелабыз, — диде дә, борылып, кире үзенең залына кереп китте.
Батырлар сарайдан чыктылар. Аудан үзе генә Хан бакчасы буйлап китте. Аңлашылганча, Аудан батыр форсаттан файдаланып бер кешене эзләде.
Монда бакчачы кызлар гөлчәчәкләргә су сибеп йөриләр. Күктә кояш көлеп тора һәм ул да инде әкренләп кичкә таба авышып килә иде.
Бакча үзәгендә түбәле бер бисәдкә урнашкан. Эскәмиясендә капланын сыйпап хан кызы утырган. Каплан, йорт мәчесе кебек рәхәтләнеп, башын кызның итәгенә куйган. Бу капланны кызына әтисе бүләк иткән иде. Әфрикәдән китерелгән булса кирәк. Бу хайван соңгы вакытта Айзирәккә шуның хәтле ияләнде, хәтта гел аның артыннан йөри торган булды. Ул үзенең тугры хуҗасын хәтта өстендә утыртып йөртә алган.
Аудан кызны күреп башта каушап калды. Нәкъ хур кызының үзе утыра бит бисәдкә эчендә. Соңгы айны аны уйламаган көне булмаган иде. Йөрәгендә гыйшык уты уйнады. Хәзер шул кыз аннан ерак түгел җирдә, эскәмия өстендә. Янына барып сүз башларга кирәк, танышырга кирәк дигән ныклы нияткә килде батыр. Кыюлыгын эшкә җигеп, бисәдкә янына якын барды.
Танышу өчен Аудан моңарчы күрелмәгән яңа алым кулланды. Ага-Базардагы чарме-и булгхар белән бәйле булган гашыйк ирнең яман тәҗрибәсен дә исеннән чыгармады ул. Батыр, бисәдкә алдында пәйда булып, тиз генә:
— Хәзер киләм! — дип кызга әйтте дә, үзе китеп барды. Айзирәк бераз аптырап калды. Берничә минут узгач, Аудан яңадан килеп чыкты. Бу юлы кулына кызыл чәчәк тоткан. Килде дә бисәдкә эченә кереп, кыз каршындагы эскәмиягә утырды.
— Мин Аудан батыр булам. Ә сезнең исемегезне белергә буламы, туташ? — дип сорады.
Шулчак кызның итәгендә яткан каплан, сикереп торып, Ауданның өстенә сикерә язды. Батыр чак кына бисәдкә эченнән чыгып сызды. Каплан артыннан куа китте. Аудан йөгереп килеп куаклыкка сикерде. Айзирәк, энҗе тешләрен күрсәтеп, авыз тутырып көлергә тотынды.
— Хихи-хихи-хи… Арбуга, Арбуга, кил яныма, кил! — дип капланын кире алды.
— Колчура (хәрби тоткын) мәллә син? Арбуга үзеңне өзгәләп бетерә иде бит. Ярый котыла алдың, — дип авыз тутырып көлде Айзирәк. — Минем исемем синең өчен табышмак булсын. Минем хан кызы икәнлегемне генә истә калдыр, — диеп борылып китмәкче иде, ләкин куаклык эченнән йөгереп чыккан Аудан, аның каршына, җен пәйда булгандай, яңадан килеп басты.
— Минем мәхәббәтем бу капланның сиңа карата мәхәббәтеннән көчлерәк! — диеп кулындагы чәчәген кызга сузды. — Хан кызы икәнлегеңне беләм, әмма гүзәл исемеңне белмим? — диде, мышный-мышный.
— Хм-м, сәер, — диде Айзирәк. Бераз уйлап торды да, чәчәкне барыбер алды. Ул Аудан батырны белми түгел, әлбәттә, белә иде. Әтисенең сөйләмнәреннән ул аны бик яхшы күз алдына китерә иде.
— Ишеткәнем бар синең турыда. Гомумән, кемнең генә ишеткәне юктыр инде. Хан кызына танышу тәкъдим итеп мөрәҗәгать итергә ничек җөрьәт итәсең? Әтидән курыкмыйсыңмы?
— Юк, курыкмыйм. Мин әтиеңне хөрмәт итәм, — дип җавап бирде Аудан.
— Җүләр дә инде, ә куркырга кирәк, — дип ишеттерде Айзирәк. Кире борылды да, горур гына үз дәрәҗәсен белеп китеп барды. Аудан, читкә тибелгән кирәксез хезмәтче шикелле, хәрәкәтсез басып калды. Шушы вакытта егет, авызыннан имезлеге тартып алынган нарасый, бичара нәүмиз малай хәленә төште.
Нишләргә инде хәзер? Хәер, беренче адымны ясады батыр, өстеннән авыр таулар төшкән кебек булды, ләкин нәтиҗәсез адым иде бу. Хан кызы исемен әйтмәсә дә, шулай да, чәчәкне алды бит әле. Нәрсә уйлый микән ул батыр турында? Әллә әтисе янына барасымы? Эшне җиренә җиткермәсәм Аудан булмам мин дип уйлады батыр.
Өч батыр каланың үзәк бер җирендә урнашкан Кәрвансарайга керделәр. Кәрвансарайның янәшәсендә белем йорты Мәдрәсә бинасы калкып тора. Ишекләре галәмәт зур. Биредә гыйлем алалар. Мәдрәсәнең ихатасында кулларына китап тоткан күп кенә шәкертләр йөри. Бисәдкәдә ике остаз сөйләшеп утыра иде. Батырлар Кәрвансарайның ашханәсенә үттеләр. Монда нәкъ алар өчен мул табын әзерләнгән. Өстәл тутыры ризык, тәм-том. Үзәккә ике бәлеш утыртканнар. Берсе җимешләрдән гөбәдиянеке, икенчесе итнеке. Дүрт тәлинкә белән сарык итеннән шурпа тора. Кырыйда сөтле чәй, чүлмәк белән кымыз һәм катык. Алар янында агач кашыклар. Тоз, ипи, яшелчәләр һәммәсе дә үз урынында. Өстәмә кәрҗин белән бөккәннәр дә бар. «Искиткеч!» дип сөенеште батырлар. Мондый бәйрәмне гади яугир буларак көн дә күрмәссең. Боян, Газзал, Нарат өчесе дә табын артына утырышып, кичке ашны ашарга керештеләр. Валлаһи, сүзсез дә, мул ашый болар. Ачлар кебек кыланмасалар да, рәхәтләнеп туйганчы ризыкландылар. Моннан соң «Әйдә, мунчага!» диеп, Идел ярына таба киттеләр.
Бичара Аудан гел дә чарасыз калган. Башын аска иеп, ул дусларын эзләп китергә булды. Әһ, шалканбаш! Хан кызыннан нәрсә көттең? Түрә кызлары алар шундый… Ләкин, Аудан, Хан төрбәсе яныннан узып барганда, кинәт, аның башына кыз янына кабаттан бару дигән фикер сукты. Үҗәтлеге өстен чыгып, кире борылды да, хан кызын эзләп китте.
Хан коесы алачыгыннан эзләп тапты хан кызын Аудан. Һич тә икеләнмичә, кызның янына килеп утырды. Айзирәкнең бу адымга исе китмичә булдыра алмады.
— Син китмәдең мени әле? — дип сорады.
— Юк, хур кызының үзен очраткач, тиз генә җибәрмәм, — диде Аудан, гади кыяфәт чыгарып.
— Синеңчә, бай кызы хәерче малайга карый алырмы? — диде Айзирәк.
— Эш байлыкта мени, алтын-көмеш кешегә бәхет китерсә, байлар дөньяда иң бәхетле кешеләр булыр иде. Тупас бай белән дуслашканчы, гади батыр белән дуслашу хәерле түгелме? — дип җавап бирде Аудан.
— Дөрес әйтәсең… — диде Айзирәк. Һәм, дәрвишләр шикелле, уйланып калды. Моннан соң:
— Ә синдә коры көч кенә түгел, ә акыл һәм үз-хөрмәт тә бар икән, егет, — дип өстәде.
Бу вакытта шунсы ачыкланды: Айзирәк бит икән үзе дә Аудан батырга битараф булмаган. Ауданның Айзирәкне күрүенә бер ай булса, Айзирәкнең Ауданны күрүенә бер ел. Батыр Хан сараена килгән саен күзәтеп йөрде ул аны. Кызның егеткә гыйшык тотуында бер ел, әмма кыз, чын туташлар шикелле, эчендәге хисләрен беркемгә дә чишмәде. Танышырга уңайлы форсат эзләде Айзирәк һәм менә бүген ул мөмкинлек килеп тә чыкты. Аудан үзе килде. Ләкин моңа хәтле кызый егетне бераз сынатып алырга уйлаган иде. Шушы мизгелдә аның күзләре Ауданга карарга оялып, башы аска иелде. Айзирәк авызын матур итеп елмайды. Аның елмаюы егетнең күңеленә икенче кат җан биргәндәй булды. Хәзер инде кызның үзенең күңелендә дә гыйшык уты дөрләп кабынды. Кабынмаслык иде дә, каршында күптән күзләгән батыр егет утырып тора иде. Тышкы кыяфәтенә килгәндә, матур вә пөхтә киенгән, күңелгә ятышлы рәвеше. Әтисенең дусты.
Айзирәк белән Аудан гөлбакча буйлап икәүләп сөйләшеп киттеләр. Юктан гына чыкты бу әңгәмә, ләкин яшьләрнең хисләрен ачыклап, куәтләп кенә җибәрде. Бакча тутыры хезмәтчеләр йөри. Ашханәдән тәмле шурпа исе чыккан. Армут агачлары өстендә песнәкләр сайрап утыра иде.
Егет күберәк кызны тыңлады, ә тегесе исә тыйнак кына сөйләп барды. Куаклар тирәле зәңгәр төсле төнге күбәләкләр очып узды. Алар, хәятне яратып, бер-берсе белән уйнадылар. Хан бакчасы шактый гына зур булса да, Айзирәк белән Аудан аны берничә кат әйләнеп чыгарга өлгерделәр. Болар сөйләшә-сөйләшә, чынлап та, төн җитте. Күктә сибелгән бихисап йолдызлар ике гашыйкка карап тордылар сыман. Ботактагы актүшләр бер-берсенә җылы хисләрен аңлаттылар. Ата песнәк ана песнәкне кочагына алды. Каладагы янган төнге утлар да сихри бер бизәк булып күренделәр. Аудан күбрәк хәрби хезмәттә, урманда булган кызыклы вакыйгаларын, Айзирәк исә үзенең күңелле тормышын сөйләде. Хан кызы булып яшәү ничек, шуның белән бүлеште. Менә бит ул, ике язмыш кушылу мизгеле!.. Бу вакыйгага сөенеч белдергәндәй итеп бакчадагы барча чәчәкләр, яфраклар һәм үсемлекләр дәррәү килеп кул чаптылар. Икесе өчен дә рәхәт мизгелләр иде бу. Хан бакчасы бүгенге кичтә вакытлыча җәннәт бакчасына әверелде.
— Синең тормыштагы максатың нинди? — дип кызыксынды Айзирәк.
— Болгар Йортының тулы тынычлыгын саклау. Хәләл җефетем белән, ханлыгыбызда җимерелмәс иминлек урнаштырачак уллар тәрбияләп үстерү. Аллаһының рәхмәтенә лаек булу, — дип җаваплады Аудан.
— Һм… Ә хәләл җефетене кем итеп күрәсең? — дип сорарга җөрьәт итте кыз, ниндидер шәхси сыйфатлар турында белергә теләп.
— Хан кызы итеп күрәм! — дип җавап бирде батыр. Кыз елмаеп куйды. Бераз сүзсез бардылар. — Әһ, мин синең кебек кызны гомерем буе эзләдем… — дип өстәде.
— Нәрсә булган әле синең гомереңә? Син бит яшь, булса егерме алты яшь булыр үзеңә.
— Егерме сигез, — дип дөресләде Аудан. — Минем яшь күренүемнең сәбәбе сәламәт яшәү рәвешендә! — дип шаяртты.
Ике яшь парның да йөрәкләре янды бу вакытны. Ауданның күңеле гарасатларны хәтерләтсә, Айзирәкнеке диңгез өермәләрен хәтерләтте. Шаярулар исә бу киеренкелекне бушандырып тордылар. Айзирәк кенә, үзенең затлы нәселдән икәнен онытмыйча, рәвешен горур тотты. Аудан исә шаян малай шикелле теленә килгән һәр сүзне әйтеп барды. Чит кешеләр белән бик сөйләшми иде бит әле ул, кем аны бу рәвешле күп сөйләшергә дәртләндерде? Әлбәттә, хан кызы Айзирәк аңа шулай йогынты ясады. Алар үзләре генә ялгызы бер җиргә дә тукталмадылар. Хан ихатасында һәрвакыт хезмәтчеләр йөри иде.
— Алайса, шуны бел, Аудан, мин дә синең шикелле батыр егетне хыялымда гел көттем, — диде Айзирәк. Аудан бу сүзләрне ишетүгә күптән инде җиденче кат күктә йөзде.
Икесе дә бакча буйлап тәртипле генә әйләнеп йөрделәр. Аудан батыр Айзирәккә тиеп тә карамады. Янәшәдәге билгеле бер араны саклап бардылар. Әдәп-әхлак чикләреннән чыкмадылар. Ахырдан сарай янына килеп җиткәч, Аудан сорады:
— Син, кояшның үзе шикелле, бик гүзәл кыз. Без шактый сөйләшеп йөрдек, инде тиздән иртә җитәчәк. Тик бер мөһим әйбер калган. Исемеңне әйт инде, ниһаять?
Икесе дә көлештеләр.
— Айзирәк, — дип җавап бирде кыз. — Синең өчен гади Айзирәк булырмын. Хуш, очрашканчыга кадәр, батыр егет, — дип кулын болгап, сарайга кызу-кызу кереп китте. «Бүген минем өчен иң бәхетле көн булды» дип уйлады ул үз эченнән. Батырның да бу мизгелләр шатлыгыннан башы әйләнде.
Сарай баскычыннан уң якта, шәүлә эчендә, кылычына таянган бер баһадир ир басып тора. Караңгылык булганга, кыяфәте күренми. Теләсә, күптән инде Ауданның маңгаена ук утырта алган булыр иде. Ләкин теләми, димәк. Аудан батыр кызның әтисенә кирәк әле.
Олы Җыен
Иртә белән Ак пулат янына кешеләр җыелды. Әмирләр, олугбәкләр, дүрт батыр, Кошчак сәрдар һәм Ибраһим хан пулат эченә керделәр. Пулатның иң олы залына үтеп, түгәрәк өстәл артына тезелешеп утырдылар. Иң биек урындыкта Ибраһим хан урын алды. Уң ягында Кошчак сәрдар, ә сул ягындагы урындык буш иде. Ул кемнедер көткән шикелле итте. Ханның уң ягында кырыс карашлы, акыллы рәвешле дәү ир утырган. Бөтен болгар иминлеге өчен җаваплы, урта яшендәге бу ир Кошчак сәрдар булды, ул Ибраһимга борылып:
— Хан, башлыйк! — дип эндәште.
Бераз уйланып торгач, Ибраһим хан сүзен башлады:
— Хөрмәтле әмирләр, батырлар, сәрдарлар, олугбәкләр, озак сузырга вакыт калмады, сезгә шуны хәбәр итәм: Быргыз хан астындагы тумут гаскәрләре Көнчыгыш Ауропага яу хәрәкәтенә чыгалар, иң беренче һөҗүмне безгә ясыячаклар! — диде. Аның сүзләре җыен вәкилләре өчен, аяз күктә яшенле яңгыр кебек, тәэсир итте. — Без ун ел буе Ерак Көнчыгышта хәтәр илбасарның оешып килгәнен сизмәгәнбез. Алар Төньяк Кытайны һәм Харәзмны басып алганнар. Бохара шәһәрен явызларча җимергәннәр. Тиздән безнең җирлеккә килеп җитәчәкләр. Көнчыгыш Ауропаны басып алу эшен Быргыз ханның ерткыч эте Субедей багатур алып бара, ди. Әлегә аның җитәкчелегендәге гаскәрләр бер җиңелүгә дә очрамаган. Урта Азиялеләр нинди җиңелмәс илбасарлар бу дип шаккатканнар. Кемнәрдер Кыямәт көне җитте мәллә дип акылларыннан язганнар. Үзләренә каршылык күрсәткән барча падишаһларны, ханнарны изеп җәзалап баралар икән. Бу турыда миңа Кытайга йөрүче сәүдәгәрләр хәбәр итте. Моңа инаныр өчен бездән илчеләр Тумут иленә һәм җимерек Бохарага барып кайттылар. Шик юк, безне бәрелеш көтә, туганнар!
Хан шушы хәбәре белән җыен әһелләрен тирән хафага төшерде. Нишләп алар алдан ук белмәделәр бу хакта? Бу хәбәргә ничек карарга? Әлеге дошман чынлап та шундый коточкыч мени? Болгар ханлыгын нинди язмыш көтә? Әмирләрнең үзләрен нишләтәчәкләр? Халык нишләр?!
Урам якта кинәт ябалак чинаган тавыш ишелде. Пулат эченә, ашыга-ашыга, озын халатлы очлы эшләпәле бер сәер адәм керде. Олы шәүләсе пулат өстәле яссылыгында чалынды. Халаты куе яшел, эшләпәсе соры төстә иде. Билендә озынча нечкә кылычы, сул кулына посых тоткан. Биленә күшәк ураган.
— Хәл син уйлаганча гына түгел, Ибраһим хан, — дип башлады ул сүзен, килеп кергән уңайга, — тумутлылар моңарчы күрелмәгән дошманны уятканнар, Быргыз хан белән җанкисәр Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр дә килә!
Җыен вәкилләре аһ итте.
— Ничек?! Бу мөмкин мени? — дип кычкырды Кошчак сәрдар.
— Мөмкин. Зөлкарнәйн диварыннан түгел, ә тауның кайсыдыр тишегеннән чыкканнар. Бөтенесе дә түгел, бер өлеше чыккан, ди. Ләкин тулаем ханлыкны юк итәргә шунсы да җитә. Көнбатышка яуга тумутлылар белән янәшә барачаклар. Безгә каршы ике дәһшәтле дошман берләште, әфәнделәр! — диде. Моннан соң ханның сул ягына үз урынына утырды.
Җыен әһелләренең хафаларын тылсымчы Тарвил өч мәртәбә арттырды.
— Хәзер нишлибез инде? — диеште, борчылып утырган әмирләр. Олугбәкләрнең куркудан куллары калтырады, кайсыберләренең йөзләре агарды.
— Нәрсә тәкъдим итәсең, Тарвил? — дип сорады, берни күпме тынлыктан соң, хан тылсымчыдан.
— Хәлебез мөшкел булса да, өмет юк түгел, бар… — дия башлаган иде Тарвил.
— Әкият сөйләмә, тылсымчы, безнең нинди мөмкинлек булсын?! — дип кырт кистерде Шаһгали вәзир. — Сез үзегезнең нәрсә сөйләгәнегезне үзегез аңламыйсыз мәллә? Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрнең нинди икәнлекләрен күз алдына китермисез мәллә? Сугыш кына тәкъдим итә күрмә, тылсымчы! Үзебез дә үләчәкбез, гаиләләребезне дә кол итәчәкләр. Нәрсәгә андый җүләр каһарманлык? Шәһәрләребезне яндырып көл итәчәкләр. Хәйләле юлны эзләгез. Минем фикерем шундыйрак. Без бу сугышта җиңәчәк түгел. Байлык тәкъдим итегез, тумутлыларның канат астына керегез, тугрылык вәгъдә итегез, өне тыгылсын Быргыз ханның. Ләкин бәрелешкә генә кермик! Каршылык күрсәтмик.
Шаһгали вәзирнең сүзләре, үзеннән кала, беркемгә дә ошамады бугай.
— Уйлый белмәгән кешеләр өчен әйтәм, — дип тотынды Хәсән, — Быргыз хан алдан ук Субедейне Болгар ханлыгын җимерер өчен җибәргән. Сугышсыз да Ибраһим ханны үтерәчәкләр. Безне дә. Безгә, каршылык күрсәтмәгән очракта да, шундый ук кара язмыш яный. Тумутлылар канаты астына ризалашып керү үзе коллык, үзе мескенлек бит инде ул. Син чит илгә дә китә алырсың, ләкин болгар халкын кем уйлар? Нишләп без ханлыгыбызны, мөмкинлек була торып, аннары чыгып булмас авыр баткаклыкка төшерик? — аннары бераз тынычланып, — иң хәерлесе, Тарвил тылсымчының сүзен тыңла! — дип әйтте, туры бәреп.
Шаһгалинең хан улына бик нык ачуы килеп, тешләрен шыгырдатты. Ләкин шуннан ары бер сүз дә әйтмәде. Тарвил тылсымчы сүзен дәвам итте:
— Безгә, һичшиксез, дошманга каршы чыгарга кирәк. Илбасарлар алдында хәйлә эзләү урынына, без аңа каршы үз тарафдарларыбызны эзлик. Хәсән әйтүенчә, безнең бүтән чара юк. Бу көн кебек ачык, Ибраһим хан. Ә сугышны җиңәргә мөмкинлегебез бар. Гаскәрләрне дошманга каршы күтәрергә кирәк!
— Батырлар нәрсә ди? — дип сорады хан, Ауданга карап.
— Мин сугыш яклы! — диде Аудан. — Илебез хакына, илбасарга каршы, ныклы киртә булып басыйк! Ятып калганчы атып кал, диләр. Быргыз ханга таш булсын! Өне алынсын әле дошманның! Соңгы тамчы каныма хәтле сугышырга әзермен!
— Без кардәшебез фикерендә! — диде калган өч батыр да.
— Нәрсә әйтерсең, сәрдар? — дип сорады Ибраһим хан, Кошчак сәрдарга борылып.
— Сугышыйк, хан! Җитәр бездән хизәрлеләр тарафыннан ничәмә еллар буе бил чүгеп яшәү дә. Болгар ханлыгы җитәрлек дәрәҗәдә аякка басты. Иркен сулый башлагач кына, шушы чираттагы дошман алдында кол булабыз дип баш иикме? Шул көйлеш башларыбызны чапсыннар өчен мескенлек күрсәтикме? Җитәр! Явыз илбасарларга каршы үзебезнең көчләрне куыйыйк. Мин, Кошчак сәрдар, тумутлыларга һәм Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләргә каршы сугышу яклы!
Сәрдарның үтемле сүзләре җыен әһелләренә кыюлык өстәде. Хәзер инде олугбәкләр дә рухланып киттеләр.
— Сугышабыз! Сугышабыз, туганнар! — дип югары тавыш белән башлады Ибраһим хан. — Күрсәтәбез явыз дошманга кемлегебезне! Әллә шунда ун берләшмә төзеп килсеннәр. Безнең бүтән чара юк. Аллаһ безнең яклы! Җиңәрбез, Аллаһ теләсә! — дип әйтеп, өстәл сукты.
Ханның туры сүзеннән соң икенчеләй уйларга урын калмады. Ул, торып басып, хәзер инде фәрман рәвешендә, дәвам итте:
— Кошчак сәрдар! Олы гаскәр туплый башла! Көнчыгыш һәм Көньяк чикләрне ныгытырга кереш! Шушы вакыттан башлап, күршеләр белән булган һәртөрле низаг-бәхәсләрне туктатыйк. Әмирләрем, һәр вилаятьтән унышар мең гаскәр җыеп килегез! Болгарда кулына корал тота алган һәр ир-ат сугышка чыксын. Игълан шундый! Зур газаватка (газават — Ватанны саклау изге сугышы) әзерләник, кардәшләр!
Сәрдар торып басып:
— Болай алганда, әгәр бөтен болгарлыларны чакырсак, без йөз меңлек олы гаскәр туплый алабыз, хан. Гаскәрнең уннан берен даими оста яугирләр тәшкил итәчәк. Киенү, кораллар, атлар мәсьәләсен бүгеннән үк хәл итә башлыйк! Хәзерге вакыттан башлап, ханлыкның бөтен акчасын сугышка әзерләнүгә кертергә туры киләчәк. Болгарларны гына түгел, без күрше арьян, башкорт халыкларын да ярдәмгә чакырырбыз. Алангасарлар да безгә шактый булышырлар иде. Бу дошман бөтенебезгә дә яный. Мин инде сез килер алдыннан ук Болгарның якын тирәдәге даими гаскәрләрен Көньяк ачыклыкта җыйдым. Анда дүрт меңлек яугир. Бүген үк аларны Көнчыгышка Тубылгытауга җибәрәм. Мин ханлыкны саклау сугышының хәйлә ысулларын уйлый башлыйм, — диде Кошчак.
— Болар гына җитмәячәк, сәрдар, — диде тылсымчы, — Көнбатышка таба ике йөз меңлек гаскәр килә. Тумутлылар буйсындырылган халыкларны да үз гаскәрләренә кушканнар. Өстәвенә Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр дә алар белән.
Барча җыен вәкилләре дә тылсымчыга карады. Тарвил сүзен дәвам итте:
— Сез безнең серле урманнарда кемнәр яшәгәнен оныттыгыз мени?.. Елан-Тау итәгендә кемнең йөргәнен дә белмисезме? Ниһаять, Сурәҗ-Тавы эчендә нинди көчнең тереклек иткәнен дә ишеткәнегез юкмы?
Тылсымчы бераз елмаеп куйды.
— Син шүрәлеләр, Барыс һәм Зилант аҗдаһа турында әйтәсеңме? — диде Кошчак сәрдар. — Кит әле, булмаганны, алар ярдәмгә килер дисеңме? Безнең өчен сугышка керерләрме?
— Ха-ха-ха-ха-ха… — дип көләргә тотынды Шаһгали. — Хәзер, безгә очып ярдәмгә киләләр ди шулар. Алардан үзең сакланып йөр инде син, ә кеше көлдереп сугышка чакырма.
— Әйе, — диде Тарвил, Шаһгалинең сүзләренә игътибар да итмичә, — мин соңгы көннәрдә аларга алып бара торган юлларны карап йөрдем. Соңга калуымның сәбәбе шунда. Аларны эзләп сәфәргә чыгарга кирәк! Үзләрен тапкач, мин алар белән сөйләшеп карыйм. Мәсьәлә бөтенебезгә дә кагыла. Безнең чакыруга җавап биреп, килешерләр дип уйлыйм. Уйлап карагыз, алар белән без дошманнан ничек күпкә өстен булачакбыз.
— Тәкъдим яхшы! — диде Ибраһим хан. Тарвил тылсымчы торып басып:
— Хан, мине дүрт батыр белән кичектермичә сәфәргә җибәр! Сурәҗ-Тавын эзләп Төньякка барабыз. Сәфәребез нәтиҗәсез булса да, сугыш вакытына кайтып җитәргә вәгъдә бирәм. Бөтен тылсымымны шушы ханлыкны саклау эшенә кулланачакмын.
— Сезне юлда нәрсәләр көтәргә мөмкинлеген күз алдына китерәсеңме, Тарвил? Шүрәлеләр белән кискен эш итәргә ярамый. Аҗдаһа Зилант белән бигрәк тә. Башкача исән кайтмавыгыз да бар. Миңа дүрт батырымны һәм тылсымчыны югалту зур фаҗига булачак.
— Аңлыйм, хан. Тырышырбыз.
— Батырлар сине уңайсыз хәлдә калдырмаслар, тылсымчы. Ышан минем сүзгә, — диде Ибраһим хан. Сәфәрегез уңышлы булсын! — дип өстәде. Аннары яңадан тылсымчыга карап әйтте:
— Әгәр син дигәнчә барып чыкса, бу олы гаскәребезне без «Бөек тарафдарлык» диеп атарбыз. Бөек тарафдарлык явыз дошманны җиңми булдыра алмас.
Шушы вакытта Ак пулат эчендә кинәт кенә шәмдәлләр сүнеп китте. Кисәк искән җил пулат ишеген каты итеп дөбердәтте. Урамнан көчле итеп яшен яшнәгән тавыш ишетелде. Бина эче караңгыланып алды. Җыен вәкилләре бер-берсенә аптырашып карап тордылар. Берничә минут салкын тынлыктан соң, Ибраһим хан:
— Эшкә тотыныйк! — дип югары тавыш белән әйтте. Җыен таралышты. Ак пулаттан йөзләре уйга баткан, әмма ныклы ниятле ирләр атлап чыктылар.
Сәфәргә
Тылсымчы Тарвил үз янына Хәсән белән Ибраһим ханны, Кошчак сәрдарны һәм дүрт батырны чакырып алды.
— Ханлыгыбыз өчен хәлиткеч вакытлар килеп җитте, кардәшләр. Сез вәзгыятьне иң яхшы аңлаучы кешеләр. Ахыры ничек була безгә билгесез. Мин сезнең ханлык саклау сугышына күтәрелүегезне хуплыйм. Мин, моңарчы берничә фәнни-тылсыми ачыш ясап, сезгә файдасы булачак әйберләр уйлап тапкан идем, — тылсымчы пулат диварына терәлеп торган серле капчыгын алга сузып, — рөхсәт итегез, сезгә бүләкләр өләшергә.
— Менә бу еракны якында итеп күрсәтә торган пыяла сиңа, Кошчак сәрдар. Синең авыр вазыйфаңны әлеге пыяла бермә-бер җиңеләйтер. Ерактагы дошманны вакытында күрә алырсың. Ләкин бу пыяланың көче синең күзеңә ташланган офык белән чикләнә. Аннан артыгын күрә алмассың.
— Менә бу күренми торган уклар атучы җәя сиңа, Газзал.
Синең кебек мәргәнгә юлыңда бик кирәге чыгар.
— Менә бу янында Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрне сизсә, сиңа һәм дусларыңа гына ишетелерлек тавыш чыгаручы хәнҗәр синеке, Нарат батыр. Тавышы чыксын өчен сиңа аны ярым ачык рәвештә йөртергә кирәк. Кисәтүче тавышы дошманнарыңа ишетелмәс. Бу хәнҗәрнең хикмәте аның Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрне үтә дә сөймәвендә. Шуларга ыргытсаң, һичшиксез, максатына барып кадалыр.
— Менә бу кирәк чакта өч тапкыр зурая ала торган корыч калканны сиңа бирәм, Боян батыр. Син аны үзеңә буйсындыра алмассың, ләкин ул сиңа иң-иң кирәк чакта гына үзе өч мәртәбә зураер. Яныңа шашып килүче дошман синең якка юл таба алмыйча гаҗиз булыр. Калкан сине һәм дусларыңны яхшы саклар.
— Аудан батыр, син үз бүләгеңне сәфәрдә очратырсың…
— Ибраһим хан һәм Хәсән, сезгә туры килә торган бүләкне таба алмадым. Сез ил өчен үзегез бүләкләр. Батырның кирәкле әйберсе корал, калкан һәм ат булса, ханнарныкы исә ул тугры таянычлар һәм акыллы вәзирләр. Халкын уйлаучы гадел ханнарга минем хөрмәтем зур. Үз корсагын гына уйлаучы тәкәббер ханнарга ярдәм итмим. Мин сезнең тугры хезмәтчегез. Дошманнар белән сугышка шүрәлеләр һәм Зилантны алып килә алсам, шул иң зур файдам булыр.
Ибраһим хан борын астыннан гына елмаеп куйды. Имәндә икән чикләвек! Бу тылсымчының капчык төбендә тагын нәрсәләр бар микән? Менә гыйлем ничек файда китерә. Әх! Сугышны гына җиңә күрик, тылсымчыкай. Берәр нәрсә уйлап тап инде.
Моннан соң Тарвил тылсымчы бүкән өстенә карта чыгарып җәйде.
— Менә, кардәшләр, карагыз, Төньякка барабыз. Безнең юл Идел яры буйлап бара, аннары Казан каласын үтәбез, аннары Елан-Тауны узабыз. Елан-Тауда Барыс. Моннан соңра Төньяк үзәнлекне гизәбез. Арьян халыклары буйлап үтәбез. Шунда Мәрданны очратып, аның белән сөйләшеп карармын.
— Мин, Мәрданга хат язып, сезнең аркылы җибәрәм алайса, — диде Ибраһим хан.
— Арьян халыкларын узып, Басан урманнарына барабыз, — дип сүзен дәвам итте Тарвил. — Басан урманнарына керәбез, андагы максат шүрәлеләр белән очрашу. Нәтиҗәгә ирешелсә, карурманны чыгып, тагын да Төньякка Сурәҗ-Тауны эзләп китәбез. Анда алып баручы юл бозлыклар белән тоташ дип беләм. Гомумән, аждаһа Зилант суык җирдә тереклек итә. Сурәҗ-Тавын таба алсак, аждаһа белән әңгәмәгә керү юлын ничек тә табарбыз әле.
Тылсымчы шул ук вакыт бу аталган урыннарны картада бармагы белән күрсәтеп тә барды. Бөтенесе дә аңладылар, сәфәр җиңел түгел иде. Маҗаралы сәяхәтнең ерак чакрымнарга сузылганы һәм юл буе хәвеф-хатәрләр белән тулганы билгеле булды.
Кошчак сәрдар, җыеннан соң, кичектермичә Көньяк аланга барды. Аланда дүрт меңлек кечкенә гаскәрне тезеп бастырдылар. Сәрдар гаскәр каршына чыгып кыска сүз тотты. Гаскәрләргә Тубылгытауга барырга кушты.
— Әти, соң, соң, нәрсә була инде хәзер?.. — дип эндәште борчуга төшкән Айзирәк, хәбәрне ишеткәч.
— Курыкма, кызым, сугыш була. Сугыш безнең өчен гади әйбер. Мин гаскәр җыям. Сәрдар үзеннән килгәнне эшли. Аллаһ ярдәменнән ташламас, — дип тынычландырырга тырышты Ибраһим кызын. — Авыр заманнар килә, кызым, сүз дә юк. Бу сынаулардан ныклы иманыбыз һәм тәвәкәллегебез генә коткарып чыгар. Аерылышуга да, мине югалтуга да әзер бул. Гомумән, һәрнәрсәгә әзер бул.
— Әтием! — дип Ибраһимның кочагына егылды Айзирәк. Күзеннән энҗе тамчы яшьләре чыкты. Табигатьнең нечкә тәрбиясе астында, әтисенең итәгеннән төшмичә үскән кыз бу хәбәрләр килер дип уйлаган идеме?
— Елама, елама, балакаем, үтәр, Аллаһ теләсә, үтәр! Безгә ныклык күрсәтергә вакыт, кызым. Иң беренче тәвәккәллек хан йортыннан башланырга тиеш түгелме?
Айзирәк күз яшьләрен сөртте.
— Ярый, ярый, әтием. Ханлык хакына мин барсына да риза. Без Ходайның кашка тәкәсе түгел, без дә халык. Бергә булганда түзәрбез. Түзәрбез, Алла бирса!
— Сиңа шуны нәсыйхәт итәм, кызым, ничек кенә булмасын, халыкка якын бул. Авыр вакытта халыкны тынычландыручы да, кайгы вакытта юатучы да син булырга тиеш. Син әтиеңнең кызы. Иманыңа һәм илеңә тугрылыкны сакла. Намусыңны сатма.
Болгар каласы инде кичәге тыныч һәм күңелле мәгыйшәтне (мәгыйшәт — тормыш, яшәеш) хәтерләтми иде. Тирмәләрдә һәм агач йортларда яшәүче һәр кеше хәзер борчуда, хафада булып, киләчәкне уйлады. Газиз аналарның куллары эчкерсез догага күтәрелде. Һәммә кеше дә сугышның җитдилеген һәм авырлыгын аңлады. Һәрбер ата кеше болгар халкы өчен үзендә олы җаваплылык тойды. Халык Ибраһим ханның сүзен көтте. Болгар ханлыгының төрле почмакларына юлчабарлар чаптырылды.
Тылсымчы батырлар белән тиз арада кирәк-яракларны җыеп, бөтенесе бергә Төньяк капкасына чыктылар. Айзирәк тә әтисе белән килгән иде. Аудан Айзирәкне читкә дәшеп алып:
— Саубул, мин китәм, сөеклем, очрашканчыга кадәр!..
— Берүк үзеңне сакла, исән-сау кайта күр! Авыр вакытларда бирешмә, безне уйла. Мин күңелем белән һәрвакыт синең янәшәңдә булырмын. Син вәгъдә бирәсең бит исән-сау кайтам дип? Вәгъдә бирәсең бит, Аудан?
— Вәгъдә бирәм, күңел кошым, вәгъдә бирәм!
— Сөекле Ауданым, безнең танышканга бер генә көн, ләкин мин сиңа карата шундый тирән хисләр белән якынаеп өлгердем. Соңгы көннәрне йоклый алмадым. Язмыш безне аера гына күрмәсен.
— Аллаһ теләсә, әйләнеп кайтырмын. Менә күрерсең, безне әле бәхетле тормыш көтә. Сәфәрдә юлымда һәрвакыт сине уйлармын. Син минем өчен рухландыручы фәрештәм булырсың.
Айзирәк Ауданга якынаеп колагына:
— Мин сине көтәчәкмен! — дип пышылдады. Моннан соң әтисе янына китте. Аудан мең төрле уйларга батып калды.
— Саубулыгыз, хәерле юл сезгә! — дип озаттылар, батырларны карап торучы кешеләр. Бөтен болгар халкы кушылып, аларны озаткан сыман булды. Аудан Айзирәкне генә күрде. Айзирәк кул болгап торды.
Батырлар һәм тылсымчы, капканы чыгып, күздән югалдылар. Тылсымчы үзенең шанлы Тулпар атында, батырлар исә үзләренең тугры айгырлары өстендә атладылар.
Ибраһим белән Айзирәк кире борылып сарайга таба китте.
Бераз тын баргач, Ибраһим кызына:
— Тормышыңны Аудан батыр белән бәйлисең киләмени, кызым? — дип сорады.
— Әйе, әтием, бик бик тә! Син моңа ничек карыйсың? — дип ягымлы гына сорады Айзирәк, соңга калынып бирелгән сорау икәнен аңлап.
— Һм-м… Әлегә берничек тә карамыйм. Син беләсең бит инде, Айзирәк, ничек син минем өчен кадерле балам икәнлегеңне. Алдан вәгъдә бирешеп, тормышыңны җимереп куя күрмә. Безне нәрсә көткәнен аңлыйсың. Сәфәрдән уңышлы гына әйләнеп кайтсыннар әле. Аннары фикеремне белерсең.
Атта барган Газзал ярсып көлде:
— Ха-ха-ха-ха-ха! Менә Ауданның сере нидә булган. Хан кызы Айзирәк ошаткан бит үзен. Менә хәзер аңлашылды. Максатның зурысын алгансың, Аудан иптәш. Түрә кызлары үтә дә горур була алар. Сәфәребез хәерле булсын инде!
— Әмин! — дип кабатлады, алда баручы тылсымчы. Артларында киң колачлы Болгар каласы күренеп калды.
Таныштыру өлеше тәмам…