Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт сабые янып үлгәч, сигез бала анасын тоткарладылар

Янгын чыккан вакытта 5 һәм 6 яшьлек ике малай, 3 яшьлек игезәкләр - кыз белән малай өйдә үзләре генә була.

news_top_970_100
Дүрт сабые янып үлгәч, сигез бала анасын тоткарладылар
https://perm.sledcom.ru

Пермь өлкәсенең Чусовой районындагы Утес бистәсендә 23 апрельдә янгында дүрт бала һәлак булды. «Ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Дүрт нәни баласын саксызлык аркасында үтерүдә шикләнеп, 1988 елда туган хатын-кызны тоткарладылар. Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 23 апрельдә Утес бистәсендә 6, 5 һәм 3 яшьлек абыйлы-сеңелле балалар шәхси йортта үзләре генә була. Шул чакта янгын чыга, балалар котыла алмый, алар барысы да үлә.

Хәзерге вакытта балаларның анасын тоткарлаганнар. Якын арада аңа гаепләү белдереләчәк, чикләү чарасы билгеләнәчәк, тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

33 яшьлек Натальяның сигез баласы булган, ул беркайда да эшләмәгән, балалар акчасына яшәгән. Хатын кияүдә түгел, ялгыз ана булып санала, махсус хисапта да тора. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Наталья

Опека бу хатынның дүрт баласын гаиләдән алгач, ул тагын дүрт бала таба. Берничә ел элек аны олы балаларына ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Һәлак булган балалар — 5 һәм 6 яшьлек ике малай, 3 яшьлек игезәк кыз һәм малай.

Янгынны ике сәгать сүндерәләр. Наталья каядыр киткән була, ул кайткач кына балаларының үлүен белә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100