news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дүрт бала һәм аларның анасы янып үлгән

Тикшерүне Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин контрольдә тота

news_top
Дүрт бала һәм аларның анасы янып үлгән
https://37.mchs.gov.ru

Иваново өлкәсендәге Юрьевец шәһәрендә 13 февральдә күп балалы бер гаилә янгында һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

Биредә дүрт нәни бала һәм аларның анасы үлә. Якынча белешмә буенча, балаларга 1,4,5 һәм 10 яшь була.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буеча, 2021 елның февраленнән башлап әлеге гаилә профилактика хисабында тора. Мәрхүмә хатын ана булу вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Бүген билгеле булганча, әлеге гаилә белән профилактика эшләрен башкару һәм контрольдә тотуны гамәлгә ашырмаган ике кеше тоткарланган.

Профилактика системасы оешмасында тентү уздырганнар. Әлеге фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, тикшерүне Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин контрольдә тота, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар