Дүрт бала анасы югалган
Ике ай элек югалган 29 яшьлек ананы балигъ булмаган дүрт баласы өйдә көтә.
Уфа хатыны Галина Пономарева сәер генә югалган. Ул ике ай инде туганнары белән элемтәгә чыкмый. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
"Бу - бик сәер хәл. Өйдә аны дүрт баласы көтә. Ул балаларын ташлап китә алмас иде", - дип яза хатынның туганнары социаль челтәрләрдә. Хокук саклау органнары да хатынны әлегә таба алмаган.
Галина кибеттә сатучы булып эшли. Очрашып йөри торган егете була. Хатын бу ир-ат белән бергә яшәп торуы да ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.
Баштарак Галина элемтәгә чыккан. Тик соңыннан ул бөтенләй дә югалган. 10 сентябрьдә хатын банк картасын кабат ясату өчен мөрәҗәгать иткән. Тик карта әзер булгач, килеп алмаган.
Хәзерге вакытта дүрт бала анасын туганнары һәм полиция эзли.