Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт айлык баланың баш миендә тешләр үскән

Дүрт айлык баланың баш миендә тешләр үскән

news_top_970_100
Дүрт айлык баланың баш миендә тешләр үскән
Америкада бер сабый баланың баш миендә берничә чып-чын теш үскән. Бу турыда Daily Star басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

Дүрт айлык баланың баш миендә тумыштан килгән шеш бар дип диагноз куйганнар. Шул шешне алу өчен, табиблар операция ясый. Баланың башын ачкач, табиблар баш миендә үскән берничә теш күреп ала.

Табиблар сүзләренчә, бу - тарихта беренче очрак. Әлеге патология шеш аркасында килеп чыккан булуы да ихтимал. Галимнәр шешнең әлеге төре нәкъ менә тешләрдәге кебек үк күзәнәкләрдән тора дип тә фаразлый.

Нейрохирург фикеренчә, бу мөмкин хәл түгел. Шундый кече яшьтә балада тешләр формалаша алмый.

Хәзер сабый баланың хәле стабильләшкән, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый. Аның баш миеннән алынган тешләрне белгечләр өйрәнә, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100