Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөрләп яна торган мунча эчендә калган ир-атны коткаручылар алып чыккан

Мунча урынында кисәүләр генә торып калган.

news_top_970_100
Дөрләп яна торган мунча эчендә калган ир-атны коткаручылар алып чыккан

Түбән Новгородта янгын сүндерүчеләр дөрләп яна торган мунчаны сүндерәләр. Янгын хәрабәләре арасында бер ир-ат табыла, ул исән була. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Новгород буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл 7 августта Семенов шәһәрендә була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, мунча яну турында 8.59 сәгатьтә билгеле була. Коткаручылар урынга килгәндә мунча дөрләп яна. Коткаручылар ачыклаганча, ут якындагы корылмаларга күчү куркынычы булмый. Шаһитлар мунча эчендә ир-ат булу ихтималы турында әйтә. Шуннан соң коткаручылар махсус кием киеп, эчкә керәләр. 9.07 сәгатьтә коткаручылар әлеге корылма эчендәге ир-атны саф һавага алып чыгалар. Ул 1968 елда туган кеше.

Ведомство сайтындагы видео кадрларыннан күренгәнчә, мунчаны тулысынча ялкын чолгап алган. Корылма эчтән дә, тыштан да яна. Хәрабәләр арасыннан алып чыккан ир-атның сулыш алуын белгәч, бар да бик гаҗәпләнә. 

Коткаручылар аңа беренче ярдәм күрсәтә, аннары ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар. Аның тәне пешкән. Бу ир-атны Семенов Үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр.

9.10 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндереп бетерәләр. Мунча урынында кисәүләр генә калган. Якынча версия буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100