Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Дәресләрем музыкасыз, ирләрсез, видеокамераларсыз якты, җылы атмосферада үтә". Мөслимә эшмәкәрләр бизнеслары турында сөйли

Мөселман эшмәкәрләр берлегенең иртәнге ашына җыелган мөселман эшмәкәрләре үз бизнеслары һәм проблемалары хакында сөйләде.

news_top_970_100
"Дәресләрем музыкасыз, ирләрсез, видеокамераларсыз якты, җылы атмосферада үтә". Мөслимә эшмәкәрләр бизнеслары турында сөйли

Мөселман эшмәкәрләре ассоцияциясе башкарма директорының ярдәмчесе Илнур Нуриев берләшмәнең эшчәнлеге турында сөйләде.

- Безнең төп максат - мөселман эшмәкәрләрен Россия күләмендә берләштерү, аларга үзенә күрә бер платформа ясау. Алар, бер-берсе белән аралашып, эшләрен алга таба дәвам итә. Шул максаттан бизнес иртәнге ашларын уздырабыз, эшмәкәрләр үзләре турында сөйли ала. 

Ислам динендә сәүдә итү берничек тә тыелмаган. Бары тик сәүдә эшендә риба, рибачылык булмаска һәм анда хәләл элементлар гына булырга тиеш. 

Элек спикерны чакырып, ул билгеле бер темага сөйли дә, аннан соң фикер алыша идек. Хәзер кешеләр, импровизацион сәхнәгә чыгып, билгеле бер вакыт эчендә үзләре турында сөйли, аннары сорауларга җавап бирә.

Берләшмәнең төп максаты - кешеләргә төп асылыбызны күрсәтү. Берләшмәдә үткәрелгән очрашуларга төрле өлкәдә эшләүче кешеләр килә.

- Эшмәкәрләргә аралашу мәйданчыгыннан башка тагын нәрсә бирәсез?

- Теләгән кеше берләшмәнең сайтына кереп теркәлә. Аралашу төркемебез, төрле сессияләрдә катнашу мөмкинлеге бар. Әйтик, face to face дигән сессия бар: эшмәкәрләр билгеле бер форматта аралашып, үзләренең продуктлары белән таныштыра. Тагын master mind бар: ун эшмәкәр бер өстәлгә утырып, һәрбер кеше билгеле бер вакыт эчендә үзенең бизнестагы билгеле бер моң-зарын сөйли. Калган 9 кеше киңәш бирә, тегесе чыгу юлларын теркәп бара.

Ләйсән Баһавиевадан фейс-фитнесс - җыерчыкларны бетерү өчен күнекмәләренә өйрәтү

- Мин йөзегездәге, акча янчыгыгыздагы, тормышыгыздагы, бизнесыгыздагы киеренкелекне бетерәм, - ди Ләйсән үз эшчәнлеге турында.

- Фейс-фитнесс күнегүләргә өйрәтү мәйданчыгы гына түгел. Ул бизнес та. Фейс-фитнесска килүемнең сәбәбе бик гади: тиздән бишенче дистәнене ваклаячагымны аңладым, көзгедәге чагылышым канәгәтьләндерми башлады. Йөземне яшь итеп саклап калу өчен ниндидер кискен чаралар күрергә кирәклеген аңладым.

Ләкин үзем фармацевт булганга, инъекцияләр кулланмаска булдым. Альтернатив ысул - фейс-фитнесс таптым. Ул бик кыйммәтле, аңа өйрәнү дә шактый кыйммәт. Аны Интернеттан гына дөрес эшләргә өйрәнеп булмый. Чөнки кулларны дөрес куярга кирәк.

Мин өйрәнү юлларын эзли башладым, ләкин алар 300 меңнән артык булып чыкты. Нәрсә дә булса сорасаң, Аллаһ аны чишү юлын бирә. Чишү юлы миңа бер компания рәвешендә килде. Мин анда эчке кием алырга килгән идем. Шунда мин фейс-фитнесс таптым. Ул оешмада ике юнәлеш бар: берсе - матур, уңайлы эчке кием, икенчесе - Швейцария косметикасы белән берлектә ясалучы фейс-фитнесс комплексы.

Хатын-кызларның 40 яшьтән соң күчеш чоры башлана. Күп кенә хатын-кызлар, балалары үсеп җиткәнгәдерме, алга таба нәрсә эшләргә, хәзер нәрсәгә ирештем дип уйлый. Мин дә шулар рәтендә идем. Җитәкче урыннарда, косметик компанияләрдә эшләү тәҗрибәсе ярдәм итте. 

Минем төп критерий - эшләгән эшем файда китерсен иде. Икенчесе - социаль җаваплылык. Минем эшчәнлегем ниндидер социаль проблемаларны чишәргә ярдәм итсен иде дип теләдем, - дип сөйләде героебыз.

Ислам бухгалтеры Кадрия Гарипова

Кадрия Гарипова төзелеш компаниясендә баш бухгалтер булып күп еллар эшләгән. Аның кул астында 6 бухгалтер булган. 1 ел элек бер декрет ялында булгач, кабат ул оешмага әйләнеп кайтмаган. Ул бухгалтер хезмәте буенча үз оешмасын ача. Үз янына элек эшләгән директорларны җыя.

- Хәзерге вакытта 100ләп оешма белән эшлибез, әмма күләм артыннан кумыйбыз. Эш сыйфатын кайгыртабыз, минем өчен бухгалтерларның эш белән артык өелмәве мөһим. Кайбер оешмаларда бер кеше 50 оешмага хезмәт күрсәтүчеләр дә бар.

Без барлык юнәлешләрдә дә хезмәт күрсәтәбез. Хәрәмне - ломбардларны, алкоголь белән бәйле оешмаларны алмыйбыз. Яңа бизнес ачарга ярдәм итәбез. Кирәгенән артык түләмәс өчен нинди салым түләү формасын сайларга икәнлеген аңлатабыз. Кешеләрне эшкә алу, кадрларны тәртипкә китерү буенча ярдәм итәбез. Хәзерге вакытта бик күп тикшерүләр булып тора.

Оешмабызда намаз укырга, тәһарәт алырга урын бар. Мин үзем коллективыбызда мөселман кызлары эшләвен теләр идем. Кызганыч, минем штатта мөселман бухгалтерлар юк. Нигездә, оешмаларның директорлары ир-атлар. Ләкин алар көн дәвамында ир-ат директорлар белән элемтәдә булырга тиеш, шуңа күрә бездә тоткарланмыйлар. Соңгы елда 2 кеше китте, шулкадәр авыр булыр дип уйламаган идек диләр. 

Казанда директорлар хатын-кызлар булган оешмаларда бухгалтер булып мөселман кызлары эшли.

Мәдрәсәгә укырга килгәч, укытучыларыма эшем буенча бик күп сораулар бирдем. Акчаны кәгазь акчага алыштыручы оешмалар белән эшләргә ярыймы дип сорадым. Ярыймы-юкмы икәнен тәгаен әйтүче булмады, андый очракта җаваплылык миндә икәнен генә әйттеләр.

Минем эшем миңа бик ошый. Хәзер 10 елдан соң бухгалтер профессиясе юкка чыгачак диючеләр бар. 10 ел ул бик зур срок. Автоматлаштырылган бухгалтериягә күчкән оешмалар бар, алар минем өчен конкурент түгел. Чөнки ул бик кечкенә, патент оешмаларда кулланыла. Аны бизнесменнар үзләре дә эшли ала. Алдагы 10 елда бухгалтерия булыр, Алла бирсә. 

Шундый очраклар була. Бер клиент килде, аңа 2 ел дәвамында өйдән утырып бер хатын бухгалтер хезмәте күрсәткән. Ике елдан соң шул хатын база белән бергә юкка чыккан. Базаны кайтару өчен 50 мең сум акча сораган. Ул хатынны тапмаганнар, аны инде берничә җитәкче эзләгән булып чыккан. Бу хатынның Казанныкы икенлеге генә билгеле.

Гөлчәчәк Гәрәева балет мәктәбе җитәкчесе

Гөлчәчәк Гәрәева 7 яшеннән бию белән шөгыльләнә башлаган. Хореография мәктәбенә йөри башлый, балет, халык биюләре белән шөгыльләнә. Яулыкны 1,5 ел элек бәйли. Хәзер аңа 23 яшь. Үзенә төрле шөгыльләр эзләп караган, ләкин кире биюгә әйләнеп кайткан. Мөселман кызларына да хәләл балет өйрәтергә тели ул. Сентябьрдән хатын-кызларга һәм кечкенә кызларга балет дәресләре бирергә тели.

Гөлчәчәк Гәрәеваның шәхси архивыннан

- Мин дәүләт ансамблендә дә эшләп алдым, чит илләргә гастрольләргә дә йөрдем. Хәзер 1 ел балет белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дәресләр бирәм. Балетка йөрүче иң өлкән хатын-кызга 45 яшь.

Минем дәресләрем музыкасыз, ирләрсез, видеокамераларсыз якты, җылы атмосферада үтә.

Балет ул сәламәтлекне яхшырта. Үзеңне сындырмыйча, алтын урталыкны тотарга кирәк. Хатын-кызларга үзләренең гәүдәсе белән эшләү мөһим, чөнки аларның бала табасы да бар. Аларга сәламәт, нык гәүдә кирәк.

Профессиональ балериналарның сәламәтлекләре таушалган була, чөнки аякларына бик зур йөкләнеш була, сызлаудан интегәләр. Мин үзем 21 яшемдә балеттан киттем. Чөнки әгәр алга таба да бию белән шөгыльләнсәм, 40 яшькә аякларым авыру булыр иде.

Балет белән шөгыльләнү өчен чикләүләр юк. Ләкин пуантыга басу өчен әзерлек кирәк. Балетны барлык хатын-кызларга да киңәш итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100