Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәрес әзерләгәндә һәм имтиханга кергәндә нинди догалар укырга кирәк?

Дәрес әзерләгәндә һәм имтиханга кергәндә укыла торган дога.

news_top_970_100
Дәрес әзерләгәндә һәм имтиханга кергәндә нинди догалар укырга кирәк?
Дәрес әзерләүне тәһарәт алып башлау әйбәттер. Нинди генә дәрес булса да, "Бисмилләһ" белән башлау кирәк. Аннан соң шушы догалар укылыр:
 
رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِينَ . رَبِّ اشْرَحْ لِى صَدْرِى
 
وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِى يَفْقَهُوا قَوْلِى يَاحَافِظُ . يَا رَقِيبُ . 
 
يَا نَاصِرُ يَا اللهُ . رَبِّ يَسِّرْ وَلَا تُعَسِّرْ رَبِّ تَمِّمْ بِالْخَيْرِ .
 
"Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхыйкънии бис-саалихиин. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каулии, йәә Хәәфизу йәә Гаакыйбү йәә Нәәсыйру йәә Аллаһ. Рабби йәссир вә ләә түгассир рабби тәммим бил-хайир."
 
(Раббым! Гыйлемемне һәм зиһенемне арттыр. Мине изге колларыңнан әйлә. Раббым! Күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт һәм телемдәге төенне чиш ки, әйткән сүземне аңласыннар. Әй, Саклаучы, Күзәтүче, Ярдәм итүче Раббым! Җиңеләйт, авырайтма, Раббым! Эшемне хәере белән тәмамла.)
 
Имтиханга кергәндә өч, биш, я җиде мәртәбә "Аятел-Көрси" укылыр.

Имтиханга кергәндә укыла торган догалар тупланмасын да укыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100