Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәрес вакытында балалар өстенә түшәм ишелеп төшкән

Бер ел чамасы элек мәктәптә 30 миллион сумлык ремонт ясалган булган.

news_top_970_100
Дәрес вакытында балалар өстенә түшәм ишелеп төшкән

Мәскәү янындагы Ступино шәһәрендәге 2нче урта мәктәптә балалар өстенә түшәм ишелү очрагы турында «Лента» сайты хәбәр итте.

Башлангыч версия буенча, үлүчеләр һәм имгәнүчеләр юк. «Шулай да, бу мәктәптә капиталь ремонт 2017 елның февралендә тәмамланган булган. Ремонт өчен 30 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән», — дип әйткән Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий "Москва" агентлыгына.

Рәсми вәкил сүзләре буенча, хәзер мәктәптә тикшерү төркеме эшли, очракның сәбәпләре ачыклана.

Җирле депутат Николай Кузнецов «Вконтакте» челтәрендә түшәм ишелгән урыннан фотолар куйды. Аның сүзләре буенча, түшәм дәрес вакытында балалар өстенә ишелеп төшкән. Депутат Тикшерү комитетына мәктәп җитәкчелеге, район түрәләре, ремонт ясаучы подрядчыларга шикаять итеп, депутат хаты җибәрәчәген хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100