Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дөрес җирләнмәгән». Чаллыда 89 яшьлек әбине кабереннән казып алмакчы булганнар

Әбине моргка илтмичә генә соңгы юлга озатканнар. Бер елдан соң тикшерү органнары мәетне эксгумацияләүне сорап судка мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
«Дөрес җирләнмәгән». Чаллыда 89 яшьлек әбине кабереннән казып алмакчы булганнар
Салават Камалетдинов

Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче 89 яшьлек хатын-кызның мәетен эксгумацияләүне сорап Чаллы судына мөрәҗәгать иткән. Биредә шәхесе ачыкланмаган кешегә карата үтерү турында җинаять эше ачылган. Әлеге мөрәҗәгать шуңа нигезләнгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Чаллыда яшәүче 89 яшьлек әби 2020 елның 15 июлендә шәһәрдәге фатирларның берсендә үлгән. Аның мәетен моргка илтмәгәннәр, үлемне документлар белән рәсмиләштермәгәннәр. 

Әбинең мәетен Әлмәт районындагы авылга алып кайтып киткәннәр. Шулай итеп бу хатын-кыз судмедэкспертиза уздырмыйча гына җирләнгән. Тикшерүчеләрдә шул сәбәпле сораулар туган.

Прокурор ярдәмчесе һәм әбинең туганы тикшерүче үтенечен канәгатьләндермәүне сораган.

Суд җинаять эшен ачу турында карарда да, тикшерүченең мөрәҗәгатендә дә мәетне эксгумацияләү өчен нигезле сәбәпләр күрсәтелмәгән дип нәтиҗә ясый. Әбинең үлеме сәбәпләрен ашыгыч ярдәм табибларын сораштыру, ашыгыч ярдәм чакыру картасын өйрәнү яки башка төрле тикшерү гамәлләрен башкару юлы белән ачыкларга мөмкин диелә.

Үлем фактын билгеләү тәртибен бозу гына мәетне эксгумацияләү һәм мәрхүмнең якын туганнарының гаилә тормышын хөрмәт итү хокукына тыгылу өчен сәбәп була алмый. Шуңа күрә суд тикшерүченең үтенечен канәгатьләндерүне кире каккан. Суд карары үз көченә кермәгән әле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100