Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяның кайсы иле Яңа елны беренче булып каршы ала?

Дөньяның кайсы иле Яңа елны беренче булып каршы ала?

news_top_970_100
Дөньяның кайсы иле Яңа елны беренче булып каршы ала?
Тын океандагы Кирибати утрау-дәүләтендә яшәүчеләр Яңа елны беренче булып каршы ала.

Безнең вакыт белән 13.00 сәгать булганда, анда 1 гыйнвар башланды.

Кирибати 33 утрау һәм утраучыктан тора. Ул утраулар бик зур мәйданда - 3,5 млн квадрат километрда урнашкан. Аларның егермесендә генә кеше яши. Шуңа күрә бу дәүләттә Яңа елны өч тапкыр каршыларга мөмкин. 

Кирибатида нибары 103000 кеше яши. Халык инглиз һәм җирле кирибати телендә сөйләшә.

Кирибати дәүләтеннән берничә километр читтәрәк сәгать поясы уза. Анда әле 30 декабрь. 

Безнең илдә Яңа елны беренче булып Камчатка һәм Чукоткада каршы алалар. Анда 15.00 сәгатьтә инде Яңа ел курантлары суга.

2019 елны соңгы булып каршылаучылар - моряклар. Алар 12 нче көнбатыш сәгать поясында (Кирибати дәүләтенең көнбатыш өлешендә) йөзә. Алар диңгез юлларын контрольдә тоту максатыннан навигация алып бара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100