Дөньядагы иң зур фонтан кайда урнашкан?
Согуд Гарәбстанындагы фонтан 120 метрга, һава торышы яхшы булганда 312 метрга кадәр сиптерә, бу вакытта һавада 18 тонна су була.
Кешеләр Борынгы Мисыр һәм Месопотамия вакытында ук фонтаннар ясый башлаган. Ул чакта су насослары булмый әле, шуңа күрә фонтанга су табигый чыганаклардан — чишмәдән һәм елгалардан килә, ул каты итеп сиптерми дә. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Фонтан салкынча һава барлыкка китерә, өйдә бакчага су сиптерә, матурлык өчен дә ясала.
Технологияләр камилләшә барган саен, фонтаннар да матуррак, биегрәк була.
400 ел элек 25 метр биеклектәге фонтан могҗиза саналса, 1886 елда Женевада (Швейцария) 90 метрлы фонтан ясыйлар. 1951 елда бу фонтанны яңарталар һәм ул кешелек тарихында иң зур фонтанга әверелә. Биредә 500 литр су секунд саен 140 метр биеклеккә сәгатенә 200 километр тизлек белән ургыла.
1985 елда Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә кимендә 120 метрга, һава торышы яхшы булганда 312 метрга кадәр сиптерә торган фонтан ясыйлар. (Эйфель манарасының биеклеге 300 метр.) Бу вакытта һавада 18 тонна су була. Фәхдә фонтаны дип атлаган бу могҗиза дөньяда әле дә иң биеге булып тора.
Казандагы иң зур фонтан Түбән Кабан күлендә эшли. Йөзә торган фонтандагы су агымы 32 метр биеклеккә җитә.