news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дөньядагы иң яхшы диета нинди?

Дөньядагы иң яхшы диета нинди?

news_top
Дөньядагы иң яхшы диета нинди?
U.S. News & World Report журналы АКШ диетологлары дөньяның иң яхшы диетасы дип атаган туклану рационын тәкъдим итә. 

Дөньядагы 40 популяр туклану рәвешен тикшереп, диетологлар урта диңгез диетасын иң яхшысы дип атаган. 

Бу туклану рәвеше симертми, йөрәк-кан тамыры системасы авыруларын булдырмый, диабетны кисәтә. Бу диета арзан һәм анда организм өчен кирәкле элементлар бар.

Урта диңгез тибы буенча туклангану чи яшелчә һәм җиләк-җимеш,чикләвек куллануны күз алдында тота. Бу туклану рәвешенең нигезе - бөртекле культуралардан әзерләгән макарон, кузаклы культуралар, ипи. Ит аз кулланыла, күбрәк балык ашыйсы.

Иң яхшы диеталар исемлегендә икенче урында - DASH. Бу төр туклану организмны сәламәтләндерү, кан басымын нормага китерү, ашказаны-эчәк системасын чистарту өчен кулланыла. DASH диетасы вакытында тоздан тулысынча яки өлешчә баш тартасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар