news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дөньядагы иң кыйммәтле картинаны Башкортстан рәссамы карандаш очына ясаган

«Крик» картинасының төп героен карандаш сөрмәсе очына төшергәннәр.

news_top
Дөньядагы иң кыйммәтле картинаны Башкортстан рәссамы карандаш очына ясаган
https://pixabay.com

«Башкортстан» телеканалы дөньядагы иң кыйммәтле картина турында хәбәр итә. Норвегия эксперссионисты Эдвард Мункның данлыклы «Крик» картинасын карандаш сөрмәсе очына ясаганнар.

Әлеге сурәтнең авторы Салават Фидаи миниатюр сурәтләр ясавы белән танылган. Ул «Крик» картинасының төп героен төсле карандаш сөрмәсе очына төшергән.

Бөтен дөньядан социаль челтәр кулланучылар сурәткә гаҗәпләнә, геройны төгәл сурәтләүгә шакката, диелә хәбәрдә.

«Крик» (норв. Skrik) — 1893-1910 елларда ясалган. Анда борчулы кеше канлы-кызыл күк фонында сурәтләнгән. Ул дөньядагы иң кыйммәтле картиналар исемлегенә кертелгән. Нью-Йорке Sotheby’s сатуларында бу сурәт өчен 119 млн 922 мең 500 доллар түләгәннәр. 2012 елда сәнгать әсәрләре өчен абсолют рекорд булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар