РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, Наби Таджима исемле әби 117 яшендә дөньядан киткән. Ул 1900 елда туган. Аның 160 дәвамчысы бар.
Җиде ай элек Ямайкада Вайолет Браун үлгәннән соң, Таджима әби планетада иң карт кеше булып калган иде.
Ямайка әбисе дә 117 яшькә кадәр яшәгән.
Хәзерге вакытта дөньяда иң карт кеше булып тагын Япония әбисе калды. Аңа 116 яшь.