Дөньядагы иң бай кешеләр бер көндә 18 миллиард доллар акчасын ничек югалткан?

Дөньяда иң байлар саналган тугыз бизнесмен бер көндә 18 миллиард доллар чамасы акча югалткан. Бу турыда Forbesбасмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Аларның байлыгы шулай кисәк кенә кимү Америкада фондлар индексы төшү белән аңлатыла. Dow Jones индексы 2019 елда максималь күләмдә кимегән.
Forbes исемлеге лидеры Джефф Безос 3,5 миллиард доллар, Facebook башлыгы Марк Цукерберг — 3,2 миллиард, LVMH компаниясе гендиректоры Бернар Арно өч миллиард чамасы акчасын югалткан.
Басма мәгълүматы буенча, акцияләрнең бәясе төшү Forbes унлыгына кергән бер бизнесменга — Нью-Йорк шәһәренең элеккеге мэры Майкл Блумбергка гына кагылмаган.
Август башында финанс базарларында бәяләр төшү иң бай 500 бизнесменның 118 миллиарды югалуга китергән. Bloomberg басмасы акцияләр бәясе кискен төшү Кытай белән АКШ арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре кискен бозылу белән бәйле дип хәбәр итә.