Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяда танылган банкка нигез салучы эшмәкәрне төрмәгә утыртырга җыеналар

АКШ хакимияте Олег Тиньков табышын киметеп күрсәткән дип шикләнә.

news_top_970_100

Эшмәкәр Олег Тиньков «Тинькофф банк»ка нигез салган. Әлеге банк февраль азагында Россия премьер-лигасының төп спонсоры булды. Тиньковны алты елга төрмәгә утыртулары ихтимал. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

АКШның эчке табышлар хезмәте фикеренчә, Россия эшмәкәре Америка гражданины булган вакытында салым декларациясендә табышын киметеп күрсәткән.

Тиньковка карата чыгарылган гаепләү карарында күрсәтелгәнчә, Тиньков Америка гражданлыгыннан баш тарткан вакытта 1 млрд доллар чамасы табышын яшергән булуы ихтимал. Бу турыда ВВС яңалыклар хезмәте хәбәр итте.

Бу атнада Олег Тиньков рекордлы күләмдә залог түләгән. Ул Лондон судына 20 млн фунт стерлинг акча керткән. Биредә Тиньков АКШка экстрадицияләү турында чыгарылган карар буенча бәхәсләшә.

26 февральдә Россия премьер-лигасы һәм «Тинькофф Банк» титулы партнерлык турында килешү төзеде.

«Около спорта» телеграм-каналы белешмәсе буенча, спонсор белән лига арасындагы контракт суммасы бер тулы сезон өчен 375 млн сум булган. Килешү 2021/2022 еллар сезоны азагына кадәр төзелгән. Шулай итеп, «Тинькофф Банк» Россия футболына өч тулы булмаган сезон эчендә 1 млрд сум акча кертергә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100