Дөньяда нинди төсле күзләр иң сирәк очрый?
Күпләр зәңгәр күзләр сирәк дип саный, тик бу алай түгел.
Яшел күзле кешеләр сирәк очрый. Күзнең төсе өчен аерым ген җавап бирә. Баланың күз төсе яралгы вакытта ук билгеле була. Генетиклар күзләрнең сигез төп төсен аерып йөртә: зәңгәр, күк төсе, соры, яшел, гәрәбәсыман (янтарный), зәйтүн җимеше төсле (оливковый), караңгы-соры, кара. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Җирдә караңгы-соры күзле кешеләр иң еш очрый, бу дөньяның төрле почмакларында да шулай. Балтыйк буе илләре һәм төньяк Европада гына зәңгәр күзле, сары чәчле кешеләр күбрәк очрый.
Күк төсле күзләр ешлыгы икенче урында.
Җирдә иң сирәк очрый торган күзләр - яшел төсле. Статистика буенча, Җир шарында кешеләрнең 2 процентының гына күзләре яшел була. Аларның күбесе - хатын-кызлар.
Күз төсенә меланин пигменты йогынты ясый. Яшел төстә ул иң азы була.
Фәнни дәлиле булмаса да, яшел күзле кешеләр сирәк очрауның фаразлары бар. Шуларның берсе буенча, урта гасырларда инквизиция вакытында яшел күзле, җирән чәчле кызларны һәм хатын-кызларны убыр дип санап, үтереп барганнар.
Яшел күзле кызлар табигый булмаган сәләткә ия булуына инквизиция генә түгел, Европа халыклары (славяннар, германнар, франклар) да ышанган, диелә хәбәрдә.