Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяда кешеләр кайчан үлеп бетәчәк?

Галимнәр сүзләренчә, дөньядагы илләр кичекмәстән глобаль җылынуга каршы эшләр башларга тиеш.

news_top_970_100
Дөньяда кешеләр кайчан үлеп бетәчәк?
https://pixabay.com

Канада һәм Британия галимнәре кешелек дөньясы үлеп бетү сценариен төзегән. Глобаль җылынуның бер сценарие буенча, Җирдә биш йөз елдан тереклек яши апмаячак. Бу турыда РИА Новости яза. 

Тикшеренүчеләр БМОның климатик стратегияләр турында документын өйрәнгән. Аның буенча дөньядагы илләр кичекмәстән глобаль уртача температурага артуга каршы эшләр башларга тиеш. 

Белгечләр планетадагы үзгәрешләрнең өч моделен төзегән. Аларның иң начары буенча, кеше төр буларак юкка чыгачак. 

«Глобаль җылынуны туктамасалар, биш йөз елдан соң Җир шулкадәр нык үзгәрәчәк, без яшәү, тарихи һәм географик яктан ныгыган мәдәниятне саклау өчен көрәшәчәкбез», — диелә The Conversation басмасындагы статьяда.

Бу теория буенча, җылыну аркасында, Җирнең бер өлешендә яшәп булмаячак, уңдырышлы туфрак җитмәү сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының кайберләре (шул исәптән бодай һәм бәрәңге) дефицитка әвереләчәк.

Галимнәр фаҗига булдырмас өчен дөнья күләмендә тырышлыкны берләштерергә кирәк дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100