news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дөньяда иң зур мөселман иле кайсысы?

Дөньяда иң зур мөселман иле кайсысы?

news_top
Дөньяда иң зур мөселман иле кайсысы?

Индонезия — дөньяда иң зур мөселман ил. Биредәге халыкның якынча 88 проценты Ислам динен тота. Бу турыда мәгълүмат "Википедия"дә китерелгән.

2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Индонезиядә 237 556 363 кеше яши. Шулай итеп ул — Көньяк-Көнчыгыш Азиядә халык иң күп яши торган ил. Индонезия халык саны буенча дөньяда дүртенче урында тора. Халыкның 88 проценты ислам динен тоту Индонезиягә дөньяда иң эре мөселман иле статусын бирә.

  • Ислам — халык саны буенча дөньяда икенче дин. Планетада 1,8 млрд мөселман кешесе яши. Бу Җирдәге халыкның 24,1 проценты дигән сүз

Мөселманнар күпчелеге Индонезиянең көнбатыш өлешендә, Ява һәм Суматра утрауларында яши. Көнчыгыш өлкәләрдә мөселманнар саны кимрәк. Илдәге мөселманнарның күпчелеге сөнниләр. Шулай ук миллион чамасы шигыйлар да бар. Алар илнең башкаласы Джакарта шәһәре тирәсендә төпләнгән. Исламың ике тармагы — сөнниләр белән шигыйләр үзара килешеп яшәсен өчен Сөнни-шигый дини советы оештырылган.

Көнбатыш Һиндстанның мөселман сәүдәгәрләре Индонезиянең көнбатыш утрауларына уникенче гасырда ук килеп йри башлый. Сигезенче гасырда ук гарәп сәүдәгәрләре дә килгән дигән мәгълүмат бар. Шул вакытларда Индонезия халкы мөселман диненә күпләп күчкән.

Европа илләре колонизациясе дә, никадәр генә парадокс булмасын, ислам таралуга китерә. Мөселман сәүдәгәрләр эре портларны ташлап китәргә мәҗбүр була. Алар ерактарак төбәкләргә тарала. Шулай итеп ислам дине дә илнең читтәге почмакларына кадәр барып җитә.

Индонезия ирекле ил булып формалашкач, ислам тагын да ныгый. Соңгы дистә елларда эчке миграция нәтиҗәсендә ислам тагын да киңрәк тарала. Көнчыгыш төбәкләрдә дә мөселманнар саны арта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар