Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дөньяда иң тәмле әйбер». Римма Ибраһимованың кызы Ләйсән каз каклаган

Каклаган каз яратучы инстадуслары да үз рецептларын тәкъдим иткән.

news_top_970_100
«Дөньяда иң тәмле әйбер». Римма Ибраһимованың кызы Ләйсән  каз каклаган
https://www.instagram.com/leysan_taisheva/

«Үләм шул каклаган каз ашап, чәй белән ашап утырырга әзер. Ә сез казны язга әзерлисезме?», дип язган Ләйсән.

Каклаган каз яратучылар шундый күп икән. Рецептлар белән дә уртаклашканнар. Бер дә каз каклап карамаган кешеләр дә «хәзер өлгерәмме» дип кызыксынган.

Гөлназ Сәфәрова «каян алдың?! Миңа да кирәк», дип язган.

«Каклау өчен каз һәм күп итеп тоз кирәк. Азык кәгазенә, аннары чүпрәккә төреп караңгы урынга элеп куябыз. Бетте китте», дип рецепты белән бүлешкән Ләйсән.

«Мин дә икене тозлап куйдым. Суйган көнне үк башта сарымсак белән ышкыдым эчен тышын, аннары борчак белән тозны бутап эченә тутырдым. Тышкы ягын да тоз белән яхшылап ышкыдым. Азык кәгазенә төрдем, аннан сөлгегә төреп бәйләп асып куйдым. Язга әзер була, тәмле итеп ашарга язсын»;

«Бала чагымны искә төшердем. Мәрхүм әбием ел да шулай тозлап, каклап, чормага элеп куя торган иде. Ләкин язга кадәр тормый иде ул безнең. Без сиздермичә генә, әкренләп, шул эленгән җирдән кимереп бетерә идек»;

«Мин 1 мартта тоз белән борчакны катыштырып эченә тутырам. Тышкы ягын тоз белән ышкыйм. Көннәр җылыткач, тозын бушатып юам. Иске мендәр тышына яки берәр чүпрәккә төреп, кояшка элеп киптерәм. Казның майлары эреп, кара төскә кергәч, ашыйбыз. Артык тозлы да булмый»;

«Дөньяда иң тәмле әйбер беренче урында — каклаган каз»;

«Сентябрь ахырында 14 каз каклап куйдым, барысын да сатып бетердем. Бик тәмле булып какланганнар иде, берсен ашап карадык. Ике ай житэ какланырга. Ел саен шулай эшлим», кебек комментарийлар калдырган каклаган каз яратучылар.

Ләйсәннең инстадуслары арасында бер каз яратмаучы да бар: «Ашый алмыйм, шундый тәмсез ул минем өчен», дип язган ул.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100