Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяда иң кечкенә сабый - алма зурлыгындагы кыз бала туган

Дөньяда иң кечкенә сабый - алма зурлыгындагы кыз бала туган

news_top_970_100
Дөньяда иң кечкенә сабый - алма зурлыгындагы кыз бала туган
Американың Сан-Диего шәһәрендәге Sharp Mary Birch хастаханәсе табиблары бер зур алма зурлыгындагы яңа туган сабыйны исән килеш алып кала алган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Вакытыннан алдан туган кыз бала 245 грамм авырлыкта булган. Бу бала дөньяда иң кечкенә яңа туган сабый дип исәпләнә ала. 

"Айова университеты иң кечкенә балаларның рәсми исемлеген төзегән. Шушы исемлек буенча, 245 грамм булып туган бала дөньяда иң кечкенәсе булып исәпләнә ала", дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Кыз бала 2018 елда йөклелекнең 23 нче атнасында дөньяга килә. Табиблар яралгының үсмәвен, ә анасына куркыныч янавын ачыклый. Йөклелек авыр булу сәбәпле, сабыйны вакытыннан алданрак таптыралар. 

Табиблар сабыйны биш ай дәвамында дәвалап үстерә. Хәзер аңа куркыныч янамый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100