Дөньяда иң каты матдә булган алмазны ничек кисәләр?
Алмаз минералын кисә алырдай әйбер табигатьтә юк.
Мәктәптә укыган һәр бала алмаз дигән минерал — дөньяда иң каты материал икәнен беләдер. Шулай да алмазны матурлап эшкәртеп, аннан бриллиант ясыйлар. Ләкин алмазны кисү өчен аннан да катырак әйбер кирәк, ә ул табигатьтә юк. Фактлар сайтында алмаз эшкәртү турында аңлатканнар.
Алмазның катылыгы аңа йогынты ясый торган көчнең юнәлеше белән билгеләнә. Алмазга «баса» торган почмакка бәйле рәвештә, минералның катылыгы да төрле булачак. Алмазны эшкәрткәндә беренче эш итеп тәэсир итү, ягъни кисә торган әйберне кую почмагын билгелиләр. Һәм алмазны эшкәртү өчен башка алмаз кулланалар!
Шулай итеп, тәҗрибәле зәркәнчеләр беренче эш итеп алмаз минералының структурасын һәм төзелешен өйрәнә, аннары алмаз тузаны сибелгән диск ярдәмендә кисәләр. Минералның катылыгы азрак булган юнәлешләр буенча эшкәртәләр, юкса аны берничек тә кисеп булмый.
Алмазны эшкәртү шулай катлаулы булу сәбәпле, аның башлангыч авырлыгының яртысы диярлек эшкәрткәндә югалып бетә. Бер алмаз икенчесен бик акырын кисә, шуңа күрә эшкәртү сәгатьләр буена дәвам итәргә дә мөмкин.
Заманча технологияләр буенча эшкәрткәндә, алмазны лазер ярдәмендә кисәләр, ләкин шомарту эшен барыбер икенче алмаз ярдәмендә башкаралар, диелә хәбәрдә.