Дөньяда иң чибәр кияүдәге хатын Россиядә яши
29 яшьлек Ксения - күп балалы әни, Миланда модель булып эшләгән.
Санкт-Петербургта яшәүче күп балалы Ксения Давыдова дөньяда иң матур кияүдәге хатын титулын яулады. Mrs. Top of the WORLD 2021 халыкара конкурсы финалы 13 ноябрьдә онлайн-форматта булды. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
29 яшьлек Ксения финансист, мода кадәр Миланда модель булып эшләгән. Бәйге Латвиядә узган. «Анда кияүдәге, кияүдә булмаган хатын-кызлар, хәтта үсмер кызлар да җыела. Чикләр ябык булу сәбәпле, быел онлайн булды. Онлайн бәйгедә ачылу өчен әзерләнү дә катлаулырак», — ди Ксения.
«Таҗ бар. Ләкин аны бераз көтәргә кирәк. Таҗны почта аша җибәрәчәкләр. Бик көтәм, киеп карыйсым килә», — дип сөйли җиңүче.