news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дөньяда иң бай хатын кем?

Маккензи Скотт исемле хатынның байлыгы 68 млрд доллар тәшкил итә.

news_top
Дөньяда иң бай хатын кем?
https://pixabay.com

Amazon копорациясе башлыгы Джефф Безосның элеккеге хатыны Маккензи Скотт дөньяда иң бай хатын-кыз булып танылды. Аның байлыгы 68 млрд доллар булган. Ул - дөньяда иң бай кешеләрнең гомуми рейтингында уникенче урында. Бу турыда Bloomberg рейтингына сылтама белән РИА Новости язды.

Джефф Безос һәм Маккензи Скотт 2019 елда аерылышты. Хатынга Amazon компаниясенең 38 млрд долларлык 4 проценты эләккән.

Bloomberg рейтингы буенча, Безосның милеге 207 млрд доллар тәшкил итә.

Безос хатыныннан соң икенче урында L’Oreal хуҗасы Франсуаза Беттанкур-Майерс. Аның байлыгы 66,8 млрд доллар тәшкил итә. Ул гомуми рейтингта унөченче урында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар