Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөнья халыклары турында ниләр беләсез?

Дөньяның барлык кыйтгаларындагы 90 илдә аборигеннарның 370 миллионга якын вәкиле гомер кичерә. Алар төрле расаларга карый һәм биш меңгә якын төркемне берләштерә, һәркайсының – үз теле. Төп халыклар үзләре яши торган илдәге мәдәнияттән аерылып торучы һәм бәйсез уникаль культурага ия.

news_top_970_100
Дөнья халыклары турында ниләр беләсез?
Әлеге халыклар, җирләре колонистлар тарафыннан оккупацияләнгәннән соң, тулысынча изоляциядә калган. Башка илләрдән экспансионистик, икътисади яки сәяси максатларны күздә тотып килгән кешеләрдән аермалы буларак, аларның үзләре яшәгән территорияләргә тарихи хокукы бар.


фото: wikipedia

Африканың Мурси кабиләсе вәкиле

Аборигеннар Җир шарындагы барлык халыкның 5 процентын тәшкил итә, алар меңләгән телдә сөйләшә. Дөньяда беркем дә, беркайчан да ишетмәгән берничә йөз җирле кабилә бар, алар хакында әле бүгенге көндә дә бернинди мәгълүмат юк. Моның сәбәбе – аларның башка халыклар ирешкән цивилизацияле үсеш дәрәҗәсенә ирешә алмавында. Өстәвенә, яшәгән урыннарын калдырып киткәннән соң, әлеге халыкларның кайберләре үзенчәлеген югалткан, аларга туган телләрен куллануны тыялар, балыкчылык һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр.

Кайбер дәүләтләрдә аборигеннар Хөкүмәтнең даими эзәрлекләвеннән, үзләрен танырга теләмәүдән һәм раса ягыннан дискриминацияләүдән интегә. Мисал өчен, Австралия һәм Америка Кушма Штатлары кебек илләр аларга шәхесне билгеләү һәм гражданлык алуга хокукын раслау өчен туу турында таныклык бирүдән баш тарта, үз телләрен куллану хокукыннан тулысынча мәхрүм итә. Кайбер дәүләтләр төп халыкларны яшәгән җирләреннән кысрыклап чыгара һәм әлеге җирләрне чит ил инвесторларына сатып җибәрә.

Төп халыклар кемнәр алар?

Безнең күпләребез Америка аборигеннары, әлеге материк ачылганга кадәр шунда яшәгән индеецлар тарихын белә. Төрле фильмнар, сериаллар һәм программалардан агылган пропаганда нәтиҗәсендә, күп кенә кешеләр аларның АКШта раса ягыннан дискриминацияләүгә дучар ителүеннән хәбәрдар. Әмма индеецлар - дөньядагы бердәнбер төп халык түгел (без бу хакта югарыда телгә алып үттек инде). Алар Җир шарындагы барлык халыкның 5 процентын тәшкил итә һәм 90 илдә гомер кичерә.


фото: РИА Новости, Лариса Саенко

Ни өчен индеецларны "кызыл тәнлеләр" дип атаганнар

Австралия аборигеннары

Австралия аборигеннарының 50 мең еллык тарихы бар, хәзерге вакытта алар ил халкының бары тик 3 процентын (500 меңгә якын) гына тәшкил итә. Карап торышка алар Африка мигрантларын хәтерләтә, әмма ныклабрак күз салсаң, Африка халкыннан бик нык ерылып торуын күрәсең. Аларның тәннәре кара төстә, ә менә йөзләре зур, киң, борыннары кечкенә, африкалылардан аермалы буларак, чәчләре бөдрә түгел.


фото: flickr.com, Marc

Австралия аборигеннары. Брисбен, Австралия

Австралия аборигеннары – үзләренең гореф-гадәтләрен һәм динен башлангыч рәвешендә саклап калган, төп халыклар арасында андыйлар бик аз. Аларның кайберләре үзләрен азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан аучылык белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Элекке заманнарда Австралия аборигеннарын күпләп юк иткәннәр, һәм әле бүген дә алар ак тәнле австралиялеләр тарафыннан этник эзәрлекләү һәм раса ягыннан дискриминацияләүдән газап чигә. Австралиядә яшәүчеләрнең кайберләре илдә аборигеннар юк дип уйлый.

Амазиглар

«Амазиг» - «ирекле, намуслы кеше» дигәнне аңлата. Амазиглар дип бәрбәрләрне атыйлар, әлеге латин сүзе «кыргыйлар» һәм «вәхшиләр» дигән мәгънәне белдерә. Римлылар Урда диңгез бассейнындагы илләргә яу белән килгәч, барлык чит кабиләләрне һәм амазигларны шулай дип атаган.

Кайберәүләр амазиглар Европада яшәгән дип саный. Ә менә лингвистик һәм башка мәгълүматлар аларның галлар нәселеннән яки Төньяк Африкага иң беренче булып күчеп утырган кешеләргә катнашы булуын дәлилли.



Амазиглар Мароккода

Шул ук вакытта башка тикшеренүчеләр, археологик ачышлар һәм борынгы сәнгать әйберләренә ишарәләп, Африканың кайбер төбәкләрендә тарихта беренче кешеләр яшәвен дәлилләгән фактларга юлыгуын әйтә. Амазиглар Төньяк Африкага күченеп килмәгән, анда элек-электән яшәгән һәм алар Төньяк Африка төбәкләренең төп халкы санала. Шуларның иң мөһиме – Төньяк-Көнбатыш Африкадагы гарәп илләре һәм Мисыр чүленең көнбатыш районнары.

Б.э.к. йөз еллар элек амазиглар патшалыклар һәм империяләр төзегән. Тарихтан билгеле булганча, алар Борынгы Мисыр фиргавеннәренә каршы сугышкан, үз телләре булган. Ул, конкрет бер төбәккә бәйле рәвештә, берничә диалектка бүленгән.

Амазигларга гарәп теле зур йогынты ясаган, телләре сөйләм теле белән чикләнә, тәүге тапкыр ул моннан берничә ел элек кенә теркәлгән. Моннан тыш, амазигларның күбесе гарәп җәмгыятенә интеграцияләнү аркасында үзенчәлекләрен югалткан һәм туган телләрен оныткан. Шуңа да карамастан, амазиглар традицияләр һәм гореф-гадәтләр рәвешендә мәдәни аермалыкларын саклап калган.

Канада аборигеннары

Канада аборигеннарын «беренче халыклар» дип саныйлар, алар инуитлар (ягъни эскимослар) һәм индеецларны берләштерә. Инуитлар Җир шарының төньягында яши. Инуит сүзе «чи ризык ашый торган кешеләр» дигәнне аңлата, Америкадагы башка аборигеннар, аларга мыскыллы мөнәсәбәт белдереп, шулай дип атаган. Инуитлар Төньяк-Көнчыгыш Себердә аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнә, тире һәм аю мехыннан тегелгән кием кия. Изоляциядә яшәгәнлектән, алар озак вакытлар үзләрен дөньядагы бердәнбер кешеләр дип уйлаган.


фото: AFP 2017, Andre Forget
Яшь инуитлар. Икалуит шәһәре, Канаданың төньягы

Канада аборигеннары үзләрен Канада гражданнары дип түгел, ә аның союздашлары дип атый. Ни өчен дигәндә, европалылар тарафыннан колониягә әверелдергәнгә кадәр алар илнең төп халкы саналган. Канада аборигеннары үз тамырларын тулысынча саклап калган, аларның мәдәнияте европалылар культурасыннан тамырдан аерылып тора һәм ул Канада мәдәниятенә бәйле түгел. Бу исә икътисади һәм социаль күзлектән аларга бик кыйммәткә төшкән һәм Канада җәмгыятеннән изоляцияләнүенә китергән.

Канада аборигеннарының тормыш дәрәҗәсе ил гражданнары белән чагыштырганда шактый түбән булса да, Канада Хөкүмәте составындагы ике министр – төп халык вәкиле. Бу – Канада хакимиятенең илнең төп халкына зур игътибар бирүе хакында сөйли.

Езидлар

Без әлегә кадәр езидларны Гыйрактагы бер дини оешма дип кенә белә идек, аларны беркем дә төп халык сыйфатында карамады. Езидлар – Гыйрак һәм Сүриядә яши торган этник төркем. Нигездә, алар Мосул һәм Гыйрактагы Синджар таулары тирәсендә гомер кичерә, зур булмаган төркемнәре шулай ук Төркия, Сүрия, Германия, Грузия һәм Әрмәнстанда көн итә.

Раса күзлегеннән караганда, үз әйләнәсендәге ассирия һәм гарәп мәдәнияте йогынтысында булуга да карамастан, алар һинд-европа төркеменә керә. Ирләрнең кием-салымы – гарәпләр, хатын-кызларныкы ассириялеләрнең киеменә охшаган.


фото: РИА Новости, Сара Нуреддин

Езидлар Гыйрактагы Лалеш гыйбадәтханәсе территориясендә

Езидлар үзләренең халкы һәм дине җирдә Адәм белән Хава заманыннан бирле яши дип саный. Тикшеренүчеләр фаразлавынча, езидизм Месопотамиядәге борынгы Вавилон диненә барып тоташа. Башка галимнәр исә езидларның дине исламның бозылган версиясе дип саный. Шулай ук диннәре зәрдәштилек һәм манихейлык кебек борынгы диннәрнең катнашмасы яки митраизм диненең дәвамы булып тора дип санаучылар да бар.

Езидлар курманджи һәм гарәп (бу аеруча Мосул янында һәм Сүриядә яшәүчеләргә хас) телендә сөйләшә. Барлык дини йолаларны да курманджи (көрд телләренең берсе) телендә үтиләр. Борынгы дини китапларына килгәндә, ул ассирия телендә язылган. Элекке заманнарда аларның үз телләре булган, әмма вакытлар узу белән, көрд һәм гарәпләр белән кушылу нәтиҗәсендә, ул яшәүдән туктаган.

Төп халыкларның исемлеге моның белән генә төгәлләнми әле: югарыда телгә алынганча, аларның саны 370 миллионга җитә. 9 августта, төп халыкларга теләктәшлек күрсәтү йөзеннән, Бөтендөнья аборигеннар көне билгеләп үтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100