Дөнья чемпионы Елизавета Туктамышева ирләр өчен журналга ярымшәрә килеш төшкән
Удмуртиядә туып үскән фигуралы шуучы төшкән басма 18+ категориясендә.
Удмуртиянең Глазов шәһәрендә туган фигуралы шуучы Елизавета Туктамышеваның ярымшәрә фотолары «Максим» журналында чыкты. Бу турыда Удмуртия басмасы язды.
18+ категориясендәге ир-атлар өчен басманың сайтында хәбәр ителгәнчә, спортчылар аларга кунакка еш килми. Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионнары бигрәк тә.
Елизавета тышлыкта үтә күренмәле киемнән, эчтәге фотоларда аның бюстгалтеры да юк.
Бу сурәтләр спортчының бик шәп формада икәнен күрсәтә, диелә бу хәбәрдә.
- Елизавета Туктамышеваны бозда стриптиз бии дип гаеплиләр, дип язган идек.