Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөнья чемпионаты вакытында Казанда тәкъдим ителгән 10 экскурсия: тәмле-турлар, Казан түбәләре, төнге шәһәр маҗаралары һ.б

Татар милли ашлары тәмле-турына ничек эләгергә, экскурсияне фитнес-тренировка белән берләштереп буламы, төнге Казанда ниләр карарга? “Татар-информ” агентлыгы туристларга гына түгел, Татарстан башкаласында яшәүчеләр өчен дә кызыклы булачак экскурсияләр турында сөйли.

news_top_970_100
Дөнья чемпионаты вакытында Казанда тәкъдим ителгән 10 экскурсия: тәмле-турлар, Казан түбәләре, төнге шәһәр маҗаралары һ.б

Тәмле-турлар

“Татар ашлары серләре”

Мастер-класслы, 1,5 сәгатьлек милли төшке аш җыелма экскурсиясе барлык теләүчеләр өчен даими - һәр якшәмбе көнне 15:30 сәгатьтә уздырыла.

“Татар ашлары серләре” – бу җыелма тур, бер генә катнашучы булса да, ул уздырыла.

Төшке аш вакытында катнашучылар татар милли ризыкларын - нигездә бу өчпочмак һәм токмач - әзерләү алымнарын гына түгел, аларның тарихын, килеп чыгышын да өйрәнәчәкләр. Моннан тыш, туристлар кайбер ризыкларны һәм десертларны үз куллары белән ясарга өйрәнә алачак. Чакырылгын шеф-повар татар милли кухнясы турында сөйләячәк, әлеге ризыкларны пешерү ысулларын да күрсәтәчәк. Тәмле экскурсия катнашучылары өч төрле ризыктан торган төшке аш ашаячак.

“Татарча чәй эчү”

Татарның иң күркәм гореф-гадәте - баллы ризыклар белән чәй эчү: әлеге экскурсиядә катнашучылар татарларда чәй эчүнең ничек кабул ителгәнен һәм татарларның ни өчен башка халыкларга караганда озаграк чәй эчүен беләчәкләр.

Интерактив программаның бер өлеше Каюм Насыйри музеена бару булачак, анда файдалы чәй рецептлары, милли йолалар һәм ризыклар турында сөйләячәкләр. Шунда ук баллы ризыклар белән чәй эчү булачак. Экскурсия 1,5 сәгать дәвам итә. “Татарча чәй эчү” - төркем җыелмаган очракта уздырылмый.

“Тәм-томнар Казаны”

Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәге автобуста 4,5 сәгатьлек тәмле экскурсия тәкъдим итә. Ул “Туган авылым” рестораны биләмәләрендә “Тегермән” интерактив комплексында булуны үз эченә ала. Анда катнашучыларга татар киеме тарихын сөйләячәкләр һәм хан киемнәрен киеп карау мөмкинлеге булачак. Шушында ук өчпочмакка куелган бердәнбер һәйкәл янында фотога төшеп булачак.

“Тәм-том Казаны” кысаларында Иске татар бистәсендә милли ризыклар һәм баллы камыр ашлары пешерү буенча мастер-класс булачак, шунда ук әлеге ризыкларны татып карап булачак. Моннан тыш, гастроэкскурсиягә “Чәк-чәк музеенда чәй эчү интерактив программасы керә. Экскурсия һәр шимбә көнне уза, бер кеше өчен 1850 сум тора.

Спорт экскурсияләре:

“Казан – спорт башкаласы”

Өч сәгатьлек экскурсия шәһәрдәге иң зур спорт корылмаларын карауны үз эченә ала. Алар арасында: “Ак Барс” көрәш сарае, “Баскет-холл”, Теннис академиясе, Универсиада Авылы, Спорт сарае, Үзәк стадион, “Татнефть арена”, Су спорты төрләре сарае, Гимнастика үзәге, “Форсаж” картинг үзәге, “Казан” халыкара ат спорты комплексы, Чирәм хоккей үзәге һәм Бокс үзәге. Шулай ук, әлеге экскурсия кысаларында Harley-Davidsonның Казандагы өнен карау мөмкинлеге дә булачак.

Өстәмә акча түләп, башкаладагы кайбер спорт объектларының эченә дә кереп булачак.

Эскурсияләр Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында, мундиальне кабул итмәгән объектлар буенча гына узачак.

“Казан буйлап йөгер!”

Йөгереш экскурсияләре – Европада экскурсияләрнең шактый популяр форматы.

Эскурсия маршруты берничә вариантта булырга мөмкин. Классика: Казан Кремленнән күнекмәләр ясап аның диварлары яныннан йөгерүче туристлар үзәк урам – Бауманга таба юл алачак. Алга таба Болак, Иске татар бистәсе, Г. Камал театры һәм Меңьеллык паркы маршруты буйлап барачаклар. Биш сәгатьлек экскурсия “Туган авылым” ресторан комплексында төгәлләнәчәк. Маршрутның гомуми озынлыгы якынча 7 км ны тәшкил итә.

Туристлар төркеменә маршрут барышында аккредитацияләнгән экскурсовод тәкъдим ителәчәк. Эксурсиядән тыш, аның программасында татарча чәй эчү, татар милли киемнәрен киеп фотога төшү һәм истәлекле значок бирү каралган.

“Экскурс”. Велосипед экскурсияләре

“Казан йөрәге” дип аталган маршрут иң куркынычсызы һәм истәлекле урыннарга иң бае. “Гадәттә, ул махсус билгеләнгән велоюл буйлап уза, юл булмаган урыннарда – тротуарлардан. Шуңа күрә маршрут төрле яшьтәге кешеләр өчен дә кулай. Бу безнең шәһәрне күрү һәм аның тарихын ишетү өчен иң җиңел чара”, - дип сөйләде проект авторларының берсе Тимур Вәлиев. 8 километрга сузылган экскурсия 3 сәгать дәвам итәчәк һәм төрле физик әзерлектәге кешеләр өчен дә каралган.

Зөя юнәлешендәге икенче велосипед маршруты ял көне маҗаралары буларак тәкъдим ителә. Бу шактый озакка сузылган маршрут, ләкин шул ук вакытта төрле физик әзерлектәге кешеләр өчен дә үтемле, дип аңлата Тимур. Бауман урамындагы велосипед прокаты пунктыннан туристлар үзәк вокзалга, ә аннан электричкада “Зөя” станциясенә, алга таба велосипедта утрауга кадәр барачаклар. Велоэкскурсиянең ике якка озынлыгы 40 чакрым. Маршрутка Мизиново авылындагы кибеткә керү, Зөя елгасы култыгы ярында пикник оештыру һәм Зөя буйлап экскурсия кергән.

Төнге экскурсияләр:

“Төнге шәһәр утлары”

Маршрутка төнлә үзгәрә торган популяр объектлар кергән. Болар – Казан Кремле, Миллениум күпере, Курчак театры, “Казан” гаилә үзәге, шулай ук, Европада иң зур медиа-фасадлы “Казан-Арена” стадионы.

“Казан утларын кабыза”

Өч сәгатьлек маршрутка Казан Кремле, “Пирамида” мәдәни-спорт комплексы, Казан циркы, Игенчеләр сарае, Ирек мәйданы, “Казан” милли-мәдәни үзәге, Кабан күле, Болак, Казан Ревьерасы һәм “Казан гранд отеленең” күзәтү мәйданчыгы керә.

“Экскурсия фотографиягә төшерергә яратучылар һәм фотомодельләр күңеленә хуш киләчәк, шулай ук төнге тормышны һәм кичке ялны яратучыларга да ошаячак”, - дип хәбәр ителә туристик компания сайтында.

“Караңгы Казан”

Шәһәрнең серле урыннарына төнге сакчы белән сәяхәт итү. Экскурсия туристлар өчен генә түгел, ә шәһәр халкы өчен дә уздырылачак. Ул шәһәрдәге гадәти урыннарга яңа күзлектән карарга ярдәм итә.

Серле маршрут кояш баеган вакытта башлана һәм тәүлекнең караңгы вакытында төгәлләнәчәк. Гомуми вакыты 3 сәгать, шушы вакыт эчендә төркем автобуста “серле урыннарда” йөриячәк. Мондый экскурсия яшьләр өчен уздырыла. Алар тарихи экскурстан тыш, интерактив уен да катнашачаклар. Уен барышында табышмаклар чишәргә, сакчы белән бергә әфсен укып калдырырга кирәк булачак. Чын утлы туп тоткан сакчы шәһәр риваятьләре экскурсиясе программасы өчен җаваплы.


Түбәләр буйлап экскурсия:

“Карлсон”

Экскурсия бары тик ачык түбәләрдә генә уза, бу шәһәр халкына комачауламас өчен эшләнә. Түбәләр күп түгел, ләкин алар һәрдаим үзгәреп тора, шул сәбәпле, экскурсия программасы да үзгәрә. Экскурсиядә Казан һәм “руфер” тарихлары турында сөйләячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100