news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәниф Шәрәфетдинов «Күңел радиосы» тамашачыларына үз теләген җиткерде

11 февральдә «Күңел радиосы»на кунакка моңлы тавышлы җырчы Дәниф Шәрәфетдинов килде.

news_top
Дәниф Шәрәфетдинов «Күңел радиосы» тамашачыларына үз теләген җиткерде

Дәниф Шәрәфетдинов радио тыңлаучыларга үз теләкләрен җиткерде. Зур авырлыклар күргән кеше буларак, җырчы башта рәхмәт сүзләрен әйтте. «Хөрмәтле «Күңел радиосы», сезгә бик зур рәхмәт. Радио тыңлаучыларга, якташларыма һәм туганнарга безне тыңлап утырганга бик зур рәхмәт әйтәсем килә.

Туган һәрбер таңга сөенә белергә кирәк. Аллаһы боерса, иртәнге таңны сөенеп йокыгыздан уянсагыз, көнегез дә уңышлы булыр. Күңелегез тыныч булсын! Күңелегез тыныч булса, якыннарыгыз да сезнең тыныч күңелегезне күреп сөенерләр. Сәламәтлек сезгә, иншалла!» — ди җырчы.

«Ходай сабырлык бирсен, терелеп, дөнья ямен төеп яшәргә язсын», — дип теләп калган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар