news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәлия чәчәге бүлбеләрен язга кадәр ничек сакларга?

Күпләр бакчада дәлия - георгин чәчәкләре үсеп утырганны яратадыр.

news_top
Дәлия чәчәге бүлбеләрен язга кадәр ничек сакларга?
https://pixabay.com

Күп еллык чәчәкләрнең бүлбеләрен кыш көне саклауның гади ысулы бар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Көз көнендә бархатцы чәчәкләреннән төнәтмә ясагыз. Чиләкнең яртысына чәчәк тутырыгыз да, тугыз литр кайнар су салыгыз. Төнәтмә суынгач, караңгы-көрән эремә барлыкка килә. Шуңа обой ябыштыра торган келәй (200 грамм) салыгыз. Келәйнең күгәреккә каршы матдәсе булган составлысын алыгыз. Кисель кебек сыеклык барлыкка килә.

Шушы төнәтмә бүлбе һәм суганчаларны микроблардан, авырулардан, кибүдән саклый.

Бүлбеләрне келәйле эремәгә тыгып алыгыз да газета өстенә куеп киптерегез. Кипкәч, газета битләренә төреп, аерым савытларга тутырып куегыз. Бүлбеләрне өйдә салкынча урында, җылытылган балконда яки гаражда, базда саклыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар