Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт телекомпаниясендә эшләүче 27 яшьлек журналистны үтергәннәр

Ир-атның мәетен 24 июльдә Түбән Новгородтагы Казан яр буенда тапканнар.

news_top_970_100
Дәүләт телекомпаниясендә эшләүче 27 яшьлек журналистны үтергәннәр
Түбән Новгородта журналист Денис Суворовны үтергәннәр. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитетына сылтама белән, РИА Новости хәбәр итте.

27 яшьлек ир-атның мәетен 23 июльдә Түбән Новгородтагы Казан яр буенда тапканнар. Бу кешене үтергәннәр дип фаразлыйлар. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Һәлак булган Денис Суворов "Түбән Новгород" дәүләт телерадиокомпаниясе журналисты булган. Телеканал сайтында Суворов фаҗигале һәлак булды, дип хәбәр ителә. Канал сайты матәм игълан итеп, бу көннәрдә аклы-каралы төсләрдә чыга.

Мәрхүм Денис Суворов "Вести-Приволжье", "10 минут с Политехом" тапшыруларын алып барган, интернет-портал редакторы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100