Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Дәүләт сезгә бала табарга кушмады". Түрә хатынның балалар турындагы фикере Интернетта гауга чыгарды

"Дәүләт сезгә берни тиеш түгел", ди түрә.

news_top_970_100
"Дәүләт сезгә бала табарга кушмады". Түрә хатынның балалар турындагы фикере Интернетта гауга чыгарды
Свердловск өлкәсенең яшьләр сәясәте буенча департаменты җитәкчесе Ольга Глацких дәүләт яшьләргә берни дә бирергә тиеш түгел дип белдерде. Аның бу сүзләрен, видеога яздырып алганнар. Ролик интернетта таралгач, бу түрәне эшеннән алырга дигән фикерләр яңгырый башлады.

Ольга Глацкихның хезмәт хакын да белгәннәр. Былтыр ул 1,5 млн сум акча эшләгән, былтыр еллык табышы 4 млн сум булган. Аның 900 һәм 500 квадрат метрлы ике җир кишәрлеге, 116 кв м йорты, гаражы бар. Аның шулай ук 90 һәм 12 квадрат метрлы фатирларда өлешләре бар. 

Глацкихның Mercedes-Benz ML 350 һәм 2121 автомобильләре бар. 

Балалар проектларын финанслауга нинди акча бирелә дигән сорауга ул "Дәүләт сезгә берни дә тиеш түгел. Сезгә дәүләт бала табарга кушмады. Балалар әти-әниләренең карамагында булырга тиеш", - дип җавап биргән.

Өлкә губернаторы шәхси аккаунтында бу инцидентны тикшерергә вакыт сораган һәм халыктан гафу үтенгән. Ул бу сүзләрнең ялгыш әйтелгәнме, әллә уйлапмы икәнен ачыкларга теләвен язган.  



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100