Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Киңәшчесеннән "Ихлас күңелдән": Минтимер Шәймиевнең китабы тәкъдим ителде

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиевның эшчәнлеге, тормышына багышланган "Ихлас күңелдән" басмасы Казан Кремлендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. "Интертат" басманың үзенчәлеге һәм Минтимер Шәрип улы хакында дөнькүләм белгечләрнең нинди фикердә булуы хакында мәгълүматлар туплады.

news_top_970_100
Дәүләт Киңәшчесеннән "Ихлас күңелдән": Минтимер Шәймиевнең китабы тәкъдим ителде

Минтимер Шәймиевның "Ихлас күңелдән" китабы хакында 5 факт:

1. "Ихлас күңелдән"- "От души-для души" басмасы өч телдә - татарча, русча һәм инглизчә. Моның сәбәбе - Минтимер Шәрип улы Шәймиевның ЮНЕСКО илчесе буларак эшчәнлеген яктырту. Сүз уңаеннан, Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның 11 нче илчесе санала.

2. Басмада Минтимер Шәрип улы Шәймиевның кыскача биографиясе, 1990-2018 еллардагы эшчәнлеге, мәкаләләре, интервьюлары белән танышырга мөмкин.

3. Китап "Яңарыш" фонды инициативасы белән, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Идел-пресс" нәшрияте ярдәмендә чыгарылган. Тиражы 1 мең данә.

4. Китап өч өлештән гыйбарәт. Кереш өлештә Россиянең тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча коммиссия рәисе Сергей Лавров язмасы урнаштырылган.

Беренче өлеш башында Россия Президенты Владимир Путин, икенче өлеш башында Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, өченче өлештә ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуленың мәкаләләре урнаштырылган. Һәр бүлек фотосурәтләр белән тәмамлана.

5. Проектның авторы һәм җитәкчесе Нурсөя Шәйдуллина. Инглиз теленә тәрҗемә итүче һәм инглиз телле өлешнең мөхәррире - Татьяна Казаченко. Сәнгати бизәлеш - Розалина Мөсәбирова.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан: 

- Бу китап Шәймиевның ни кадәрле "тирән" кеше булуын күрсәтә. Бу - атеистлык чоры, яңарышның тулы бер пластын узып зирәкләнгән, зур тормыш юлы үтеп, тәҗрибә туплаган кешенең дәлиле. Китапны төрлечә атап булыр иде. Әмма ул "Ихлас күңелдән" дип атала. Моны рухның үз формаларын ала дияргә була. Мәдәниятнең тирән асылын аңлавыгыз, мәдәни байлыкларны саклавыгыз, матди мәдәни байлыкларны гына түгел, ә шундый шедеврлар тудыруга ярдәм иткән рухны саклаган өчен Сезгә рәхмәт.

Берләшкән Дәүләтләр бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе, Россиянең ЮНЕСКОда даими вәкиле Элеонора Митрофанова:

- Хәзерге көндә Татарстанның фәнни яктан нигезләнергә тиешле һәм методологик база таләп итә торган берничә юнәлештә зур тәҗрибәсе бар. Бу тәҗрибәне Россиянең башка төбәкләрендә, алай гына да түгел, дөнья күләмендә файдаланырга мөмкин булыр иде. Төгәлрәк әйткәндә, сүзем мәдәниара багланышлар хакында. Без матур сүзләрне күп сөйлибез. Сез моңа ничек ирешәсез? Ни рәвешле? Моның өчен нәрсә эшлисез? Шул "ничек"не күбрәк тираж белән чыгарып, булган тәҗрибә дөнькүләмендә яхшы нигез булыр иде.

"Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева:

- Бу китапны кулга алганнан соң, аның матди байлыкларга басым ясалган чорда барлыкка килүе хакында уйланасың. Бу басма күңел кебек кыйммәтләргә дә әле урын булуын, җитди, дәүләт күләм мәсьәләләргә финанс яктан нәтиҗәлелек, сәяси технологияләр аша гына түгел, ә басма исемендә күрсәтелгәнчә, чын күңелдән карарга мөмкин булуын да күрсәтә.

Бахрейнның мәдәният һәм борынгы корылмалар эшләре буенча Идарә киңәшчесе Мөнир Бушенаки:

Моннан 20 еллар элек күрешкәннән соң, Минтимер Шәймиев белән безнең үзара аралашуыбыз башланды. Лидерларда кешелек сыйфаты булу, кешеләргә кешечә караш булу бик мөһим.

Президент Минтимер Шәймиев үз халкының мирасын сакларга кирәклеген аңлый торган сирәк кеше. Берсендә ул: "Күп илләрдә газап чиккән кешеләрне күргәнем бар, минем Татарстанымның халкы алай җафалануын теләмим", дигзн иде.

Үзгәртеп корулардан соң, Россия ИКОМОСка еллык кертемнәр ясарлык хәлдә түгел иде. Минтимер Шәймиев ярдәме белән Татарстан гына түгел, Россия дә 2006 елдан ИКОМОС әгъзасы булып санала.

Профессор, ИКОМОС белгече, Демокрит исемендәге Фракия университетының политехник мәктәбе архитектура инженериясе кафедрасы докторы Алекивиадис Препис (Греция):

- Мин сезнең республикада беренче тапкыр 2014 елда булдым. Дөресен әйтим, ул чагында Татарстан хакында мин бер нәрсә дә белми идем. ИКОМОС белгече буарак, мин сезнең һәйкәлләрегез белән танышу мөмкинлегенә ия булдым һәм аларның нинди кыйммәтле булуларына шаккаттым. Алар Россия өчен генә түгел, ә дөнья күләмендә кыйммәтле.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов:

- Документаль материаллар аша авторлар Минтимер Шәрип улының кешелеклелек сыйфатларын, аның холкының үзенчәлекләрен һәм аны зирәк кеше буларак ачып бирә алган. Китапның беренче өлеше 20 елга артка кайтырга һәм республиканың эчке сәясәте ничек төзелә башлавын, хәтта, хәзерге республика икътисадына ничек нигез салына башлавын аңларга ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100