Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт эшлеклесе белән биегән кичәне Айгөл Бариева "кадерле мизгелләр" дип атады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе белән биеп төшкән клипны Айгөлгә видеоархивтан табып биргәннәр.

news_top_970_100
Дәүләт эшлеклесе белән биегән кичәне Айгөл Бариева "кадерле мизгелләр" дип атады
Җырчы Айгөл Бариева Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә, кар бөртекләренә уралып биюен инстаграмына урнаштырган.

Казан циркында узган Яңа 2012 нче ел концертыннан өзекне Айгөлгә архивтан табып биргәннәр. Ул ТНВ каналында чыккан булган.

Фәрит Мөхәммәтшин белән Айгөл Бариева классикага әверелгән "Әле дә син әле дөньяда" җырын башкара. (Җырның сүзләрен Ш.Биккол, көен Б.Абдуллин язган.)

Тамашачылар арасында Илһам Шакиров та бар. 

Видеоны караган инстачылар "матур дуэт булган" дип соклана. Ә Айгөл Бариева исә үз тормышындагы әлеге тарихи вакыйганы "бик истәлекле һәм кадерле мизгелләр" дип бәяли. 

 


Айгөл үзе бу видеоны 2012 елда youtube каналында да куйган булган.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле җомга иртәләре!Менә шундый кадерле истәлек җибәрде әле @zilya_mirgalieva !@farid.muhametshin белән тарихи мизгелләр..."Әле дә син бар әле дөньяда"диярдәй кешеләрегез яныгызда булсын!Кушылып җырлап,көнебезне матур җыр белән башлап җибәрик #эледэсинбарэледоньяда #биккадерлеистэлек #буиндетарих #аллагашөкер #всеклучшему #булгына #дышулюблюживу #яратканэшем #иҗаттаяшим #меңрәхмәтРаббыма

Публикация от Aigul Barieva Бул гына (@aigul_barieva)



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100