Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Думасы Конституциягә төзәтмәләрне кабул итте

Россиякүләм тавыш бирү Президент төзәтмәләрне хуплаганнан соң булачак.

news_top_970_100
Дәүләт Думасы Конституциягә төзәтмәләрне кабул итте
pixabay.com/ru

Дәүләт Думасы депутатлары өченче, ахыргы, укылышта Конституциягә төзәтмәләр кабул итте. 383 депутат хуплап тавыш биргән, каршы тавыш бирүчеләр булмаган, 43 депутат тавыш бирмәгән (барысы да КПРФ фракциясеннән). Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

Икенче укылыш кичә, 10 мартта узды. Дәүләт Думасы «Бердәм Россия» депутаты Валентина Терешкова тәкъдим иткән төзәтмәне кабул итте. Бу төзәтмә Россия Президенты Владимир Путинга киләсе президент сайлауларында катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Путин кичә Дәүләт Думасы утырышында чыгыш ясады һәм бу төзәтмәне хуплавын, әмма аны Конституция суды бәяләргә тиешлеген белдерде.

Хәзер Конституция төзәтмәләрен Федерация Советы һәм төбәк парламентлары хупларга тиеш. Формаль яктан аларның моңа бер ел вакыты бар, ләкин алар Россиякүләм тавыш бирү көне белән чикләнгән, шуннан соң төзәтмәләр гамәлгә керәчәк. Тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән. Матбугат чараларында хәбәр ителгәнчә, президент төзәтмәләрне Кырымны Россия кушкан көндә - 18 мартта имзаларга планлаштыра. Тавыш бирү Президент төзәтмәләрне хуплаганнан соң булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100