news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Думасы иске автомобильләрдә йөрүне тыярга тели

Дәүләт Думасы иске автомобильләрдә йөрүне тыярга тели

news_top
Дәүләт Думасы иске автомобильләрдә йөрүне тыярга тели
Дәүләт Думасының сәнәгать буенча комитеты эксплуатация срогын узган автомобильләрдә йөрүне тыю тәкъдиме белән чыкты, дип яза "Газета.Ру." Тәкъдим сәнәгать һәм транспорт министрлыгына җибәргән. Автомобиль җитештерүчеләр бу тәкъдимне хуплаган. 

Әлегә моның кайсы автомобильләргә кагыла икәне тәгаен билгеле түгел. Төгәл билгеле бер генә категория бар. Балаларны ташый торган автобуслар ун елдан артыграк хезмәт итмәгән булырга тиеш. Канун 2020 елда гамәлгә керә. 

Россиядәге 60,5 млн транспорт чарасының 20,9 миллионы 15 елдан озаграк хезмәт иткән, 10 миллионы 10 елдан артыграк йөргән. 

Транспорт министрлыгы Мәскәү һәм Санкт-Петербургта экологик зоналар оештырмакчы була. Анда иске автомобильләрдә керү тыелачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар