Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Думасы депутаты россиялеләрнең кредит бурычларын кичерергә тәкъдим итте

Депутат барлык микрофинанслау оешмаларын һәм коллекторлык агентлыкларын ябу фикере белән чыкты.

news_top_970_100
Дәүләт Думасы депутаты россиялеләрнең кредит бурычларын кичерергә тәкъдим итте
https://pixabay.com/ru/

Дәүләт Думасы депутаты, ЛДП лидеры Владимир Жириновский үзенең Twitter битендә микрофинанслау оешмаларын һәм коллекторлык агентлыкларын ябу буенча фикере белән уртаклашты. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Без Россиядә барлык микрофинаслау оешмаларын һәм коллекторлык агентлыкларын ябуны хуплаячакбыз. Алар гражданнарны бөтенләй кабалага керттеләр. Шуның белән бергә аларның җыелган барлык 40 млрд сумлык бурычларын да кичерергә кирәк», дип саный сәясәтче.

Ләкин россиялеләр бу хәлнең тормышка ашасына шик белдергән. «Чынлап карасаң бурычлар белән манипуляция ясарга түгел, ә кредитлар буенча ставкаларны киметергә кирәк. Билгеле бер сумманы алгансың икән, процентын арттырмыйча, тиенен-тиенгә түләү файдалырак булачак», — дип язган Twitter кулланучы.

МФО эшчәнлеген туктату буенча сүзләр күптәннән бара инде. Ләкин күп кенә экспертлар һәм заем бирүчеләр кредит системасын ничек бар, шулай калдырырга кирәк дип саный. Шуның өстенә алар дәүләт тарафыннан алып барыла торган әлеге эшчәнлекне җайга салуны дәвам итәргә кирәклеген дә ассызыклый.

Элегрәк кредит тарихы милли бюросы (НБКИ) белдергәнчә, россиялеләрнең кредит алу буенча тәкъдимнәрен хуплау ике ел эчендә минимум дәрәҗәсенә төшкән. Үткән елда банклар кредит алучыларның бары тик 40 процентының гына теләкләрен канәгатьләндергән, дип хәбәр итә «Российская газета».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100