Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләкәндә тол хатын һәм аның ике нәни баласы янып үлгән

Дәүләкәндә тол хатын һәм аның ике нәни баласы янып үлгән

news_top_970_100
Дәүләкәндә тол хатын һәм аның ике нәни баласы янып үлгән
7 майга каршы төндә Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендәге Октябрь урамында шәхси йорт янган. Йорт хәрабәләрен актарганда бер хатын-кыз һәм ике бала мәете табылган. Янгында 30 яшьлек хатын - йорт хуҗасы һәм аның 6 һәм 10 яшьлек ике баласы һәлак булган.

"Башинформ" агентлыгы мәрхүмә хатынның танышлары белән аралашкан. "Соңгы вакытта бу хатын салгалый иде. Ләкин ул балаларын ташламады, аларны тәрбияләде. Шулай да бу гаилә опека органнарында хисапта торды", - дигән агентлык әңгәмәдәше.

"Балалар чиста-пөхтә йөрде. Ул аракы белән бик каты мавыкмады. Ләкин фаҗига буласы кичтә хатын салган. Өйдә түгел, башка урында эчкән. Ике ел элек ул тол калды. Соңрак аның бергә яши торган ире барлыкка килде. Алар гел талашып тордылар", - дигән вакыйга белән таныш кеше.

7 майга каршы төндә башта веранда яна башлаган, өйгә төтен тулган. Кроватьта ятучы балалар, аларның анасы ис газы белән агуланган. Җил янгынны мунчага күчергән. Мунча түбәсе дә янып беткән. Бу йортта ике гаилә яши иде. Аның икенче өлешенә зыян килмәгән, ут бу якка күчмәгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фаҗига урынын тикшергәч, янгын ут төртү аркасында килеп чыгуы ачыклана. Веранданың берничә урынында ут төртү эзләре табыла. Мәрхүмә хатын белән аралашкан кешеләрне өйрәнгәч, Дәүләкәндә яшәүче 29 яшьлек ир-аттан шикләнәләр. Полиция хезмәткәрләре шушы ир-атны кулга алган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу ир-ат 7 майда йорт хуҗасына үпкәли. Ул бу йортка килә, тик хатын аңа ишек ачмый, өйгә кертми. Шуңа үч итеп, ир верандага берничә урыннан ут төртә. Өй эчендә калган хатын һәм аның ике баласы чыга алмыйча, һәлак булалар.

Тоткарланган ир-ат гаебен таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100