news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәүләкәндә үчле егет элеккеге сөйгән кызының бөтен гаиләсен үтермәкче булган

18 яшьлек егет сөйгән кызының анасы, 12 һәм 7 яшьлек ике бала йоклап яткан өйгә ут төртә.

news_top
Дәүләкәндә үчле егет элеккеге сөйгән кызының бөтен гаиләсен үтермәкче булган
https://pixabay.com

Башкортстанда яшәүче 18 яшьлек егет элеккеге сөйгән кызының гаиләсен үтерә язган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Дәүләкән районы суды 18 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ул «үтерергә маташу», «чит кеше милеген алдан уйлап юк итәргә маташу» маддәләре буенча гаепле дип табылган.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, егет сөйгән кызы белән талаша. Кыз аның белән аерылышуын әйтә. Шуннан соң егет үч алырга карар кыла. 

Былтыр августта төнлә белән егет кыз яши торган йорт ишегалдына керә. Кызның анасы, аның 12 яшьлек улы, 7 яшьлек оныгы йоклап ятуын белеп алгач, егет йортның янкормасына ут төртә. Аннары ул җинаять урыныннан качып китә.

Бәхеткә, әни кеше уяна һәм гаиләсен коткарып кала. 

Егет гаебен таный. Суд аны биш елга гомуми режимлы колониягә хөкем итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар